|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ГАЗИЗОВ МӘХМҮТМәхмүт Мөхәммәт улы Газизов 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. 1963–1969 елларда туган төбәге мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белеме фәннәре укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли. Татарстанда КамАЗ төзелеше башлангач, 1970 елда М.Газизов, гаиләсе белән Чаллыга күчеп килеп, шоферлар тулай торагында тәрбияче, төзелеш мәйданнарында геодезист, мастер, тимерчелек заводында гади эшче һәм башка хезмәт вазифаларын башкара. Тырыш хезмәт уңышлары өчен М.Газизов «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы билге белән бүләкләнә. |
Иң күп укылган
|