|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ГАЗИЗОВ МӘХМҮТМәхмут Минәхмәт улы Газизов 1940 елның 8 февраленда Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. 1963—1969 елларда Лениногорск районы мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белеме фәннәре укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли. М. Газизовның әдәби иҗат эше урта мәктәптә һәм институтта укыганда башлана, шул елларда район һәм өлкә газеталарында беренче шигырьләре басыла. 1969 елда яшь шагыйрьнең «Миләш сиртмә» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. |
Иң күп укылган
|