поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЙНЕТДИНОВ ХӘЙДӘР

(1952–2000)

Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдинов (Хәйдәр) 1952 елның 27 ноябрендә Татарстанның Зәй районы Дүрт Мунча авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң (1970), бер ел колхозда эшли, аннары, Казанга килеп, 1971–1976 елларда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге университетның татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1976–1987 елларда ул «Ялкын» журналында өлкән редактор, бүлек редакторы, җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1989 елда Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. 1989–1991 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасының бүлек мөдире, 1991 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә (ДТРК) өлкән редактор, алып баручы булып эшли.

Х.Гайнетдинов – әдәбиятка җитмешенче еллар башында килгән яңа буын татар шагыйрьләреннән берсе. Шигъри әсәрләре белән ул республика көндәлек матбугатында 1974 елдан бирле катнаша, 1982 елда Татарстан китап нәшриятында лирик шигырьләре һәм бер поэмасы («Иске кара урман») тупланган «Ут теле» исемле тәүге җыентыгы дөнья күрә. Авторның поэтик иҗаты үзенең күтәренке, оптимистик рухы, тормышта кешелеклелек, матурлык, шатлык тантанасын сурәтләве, ил-халыкның һәртөрле бәла-казаларны җиңеп якты киләчәккә таба горур атлап баруын раславы белән игътибарны җәлеп итә.

Ул укучыларга хикәя, очерклары һәм газета-журналларда басылган әдәби тәрҗемәләре белән дә билгеле.

2000 елның 23 июлендә вафат була, туган авылы зиратына җирләнә.

Х.Гайнетдинов – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ут теле: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 80 б. – 7000 д.
Яшел алма: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 206 б. – 7400 д.
Солдат абый: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 64 б. – 10000 д.
Су кызы: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 175 б. – 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мингалим Р. Көтелгән кешеләр килә // Соц. Татарстан. – 1982. – 11 июль.
Камалов Б. Имтихан тапшырганда // Татарстан яшьләре. – 1982. – 2 окт.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»