1937 елның җәендә дөрләп янучы өй тирәсендә: “Бишектәге балалары янып үлә бит, коткарыгыз!” – дип борчылып бер әби йөгереп йөри. Авыл халкы – колхоз эшендә. Сабыйны авыл аркылы узып баручы юлчы коткара. Мөслим районының Югары Табын авылы сабые, бүген галим булып танылган Васил Гайфуллин була бу.
Кечкенәдән белемгә омтылучан, тырыш булып үсә Васил. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, районның иң көчле мәктәпләренең берсе булып саналган Түбән Табын мәктәбенә китә. Аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам итә.
Педучилищены тәмамлагач, үз районы Ташлыяр мәктәбенә эшкә кайта. Белем арттыру теләге аны педагогия институтының физика-математика факультетына илтә. Кулына диплом алгач кире туган ягына әйләнеп кайта. Ул район мәгариф бүлеге башлыгы булып эшләгән елларда район ТР Мәгариф министрлыгының эксперименталь базасына әйләнә. 1971 елда Васил Гайфуллин Герцен исемендәге Ленинград пединститутына укырга керә. Укырга керсә дә, аны эштән җибәрмиләр. Янәсе, рононы башка кешегә тапшырып булмый. Мәгариф министры Мәхмүтовка мөрәҗәгать итәргә туры килә хәтта. Ә 1990 елда инде үзе мәгариф министры булырга өлгерә. Татар мәктәпләре ачу, аларның санын ишәйтү, милли мәгарифне торгызуда аның өлеше бик зур. 1990 нчы елларда Казанда татар балаларының нибары 0,1 проценты гына туган телендә белем ала иде, 1997 елда бу сан 42 процентка күтәрелде. Шул елларда 5-10 сыйныфка кадәр татар халкы тарихы дәреслекләре гамәлгә керде. 1997 елдан республиканың беренче милли уку йорты ректоры итеп билгеләнә. Татар дәүләт гуманитар институты иде бу.
Укучылар өчен дәреслекләр язуны да безнең республикада Васил Гайфуллин башлап җибәрде. Галимнәр тәрбияләүдә дә нәтиҗәле эшли Васил Габдуллович. Бүген ул Казан (Идел буе) федераль университетында укыта. Ул чын мәгънәсендә, әлеге уку йортының горурлыгы.
Рамил Минһаҗев.
"Ватаным Татарстан"
Гайфуллин, Васил Габдулла улы. Физика : татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нчы с-фы өчен д-лек / В. Г. Гайфуллин, Р. Ә. Исламшин. - Казан : Мәгариф, 2006. - 152 б. - ISBN 5-7761-0411-6 : Б. ц.
Физика : татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нчы с-фы өчен д-лек / В. Г. Гайфуллин, Р. Ә. Исламшин. - Казан : Мәгариф, 2007. - 199 б. - Б. ц.
Физика : татар урта гомуми белем бирү мәкт. 10 нчы с-фы өчен д-лек / В. Г. Гайфуллин, Р. Ә. Исламшин. - Казан : Мәгариф, 2009. - 200 б. - Б. ц.
Физика : татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нчы с-фы өчен д-лек / В. Г. Гайфуллин, Р. Ә. Исламшин. - Казан : Мәгариф, 2010. - 310 б. - Б. ц.
Физика : татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен уку әсбабы / В. Г. Гайфуллин, Ә. С. Габидуллин, Р. Ә. Исламшин. - Казан : Мәгариф, 2005. - 232 б. - ISBN 5-7761-0637-0 : Б. ц. Профессиональная направленность в обучении физике : монография / В. Г. Гайфуллин. - Казань : Изд-во ТГГПУ, 2008. - 200 с. - Б. ц.