Укучыбыз! Сине «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсы җиңүчеләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Исеңдәдер, Казан дәүләт энергетика университеты студенты Сөмбел Гайфетдинова (Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылы) «Шигърият» номинациясендә II урынны (18-21 яшьлекләр арасында) яулаган иде. Җиңүе белән тагын бер кат котлап, без рәхәтләнеп бу мәйданны аның ихтыярына тапшырабыз.
* * *
Яктылыкта – ачыш, караңгыда – каргыш,
Тар сукмактан тәкъдиремә кайтып барыш.
Яшәү белән, үлем белән биреш-алыш.
Тагын ялгыш. Һәм – яңарыш.
Тигез сулыш.
Тез канатып егылгачтын күккә очыш.
Тырыш, тырыш:
Акыл белән, хисләр белән кабат сугыш!
Йөрәгеңнән канат коеп яса очыш!
Кичә белән бүгенгедә – ярты адым...
Ашык-пошык фикер йөртеп тагын калдым...
Бирдем – алдым.
Һәр әйткәнне сандыгыма тирән салдым.
Мең еладым.
Яктылыкта сукырайдым һәм... югалдым.
Мин югалдым.
* * *
Безнең күңел кош шикелле –
Канатлы һәм оча белә.
Безнең күңел күбәләктәй
Матурлыкны коча белә.
Күңелебез кояш төсле
Якты итеп яна ала.
Һич көтмәгән җирдән беркөн
Болыт белән дә каплана.
Җырлап куя, елап куя,
Үз кирәген сырлап куя.
Тик кайвакыт кирәкмәскә
Үзен-үзе кимерә дә,
Авырттырып тырнап куя.
Күңелле иртә
Атлап түгел, очып барам бүген,
Канатларым – хыял күгендә.
Сыешалмый хисләр касәсенә,
Үзем түгел бугай үзем дә.
Гел елмаям, гел көләсе килә,
Бер җилбәзәк төсле кыланам.
Исәрнең дә исе китәр иде –
Үз-үземнән хәтта оялам.
Әйткән сүзләр тонык томан төсле
Эленәләр аксыл һавага.
Тыңласам да, ишетүем шикле –
Әверелдем сабый балага.
Акылым үз урынында минем,
Зиһенне дә әле җуймадым.
Йөрәк тулы – яңа хисләр генә:
Мин
бүген
елмаеп
уяндым.
***
Ялгыш кына күкне елаттылар,
Хәзер әнә елый сулкылдап,
Берөзлексез әнә уйный-уйный
Ут-камчылар куя елкылдап.
Күп елау ул – җебегәнлек түгел! –
Күңел пәрдәләре сүтелгән...
Ул буйсынмый атлап бара бүген
Язмыш-тормыш дигән күпердән.
Ялгыш кына күкләр тамчы коя,
Рәнҗемичә үтеп китәрме? –
Җан ярасын кузгатканга, безне
Каргар микән?
Гафу итәрме?
* * *
Ул һаман да уникедә әле,
Буе үскән, акыл – калышкан.
Иләс-миләс күңел сазлыгында
Төплелек юк тормыш-алышка.
Әнисенең күлмәк итәгеннән
Аерыла алмый интегә.
«Ир-ат мин!» – дип башын күтәрсә дә,
Атлавында хәтта сөрлегә.
Ихтыяры чыпчык тезе хәтле,
Масаюы җитми көченә:
Шаккатамын утыз-кырык яшьтә
Уникедә калган кешегә.
Әниемә
Озатасың мине елмайгандай,
Тик күзеңдә – сагыш агымы.
Еласаң да, йөзең нурлы, әни! –
Иң ягымлым минем, ягымлым!
Әйткәннәрең энҗе төймәләрдәй
Тезеләләр күңел җебенә.
Әрләсәң дә, тавышыңда – җылы,
Син бер генә шундый, бер генә!
Синең йөрәк якты – кояш төсле,
Назың җитә бөтен җиһанга.
Үзең йомшак, үзең шундый көчле,
Мин бәхетле, әни, син барга!
Дөньядагы бар камиллек – синдә,
И ягымлым минем, ягымлым!
Мин кайтырмын сиңа очып кына –
Бик сагындым, әни, сагындым.
* * *
Бүгеннән без яңа тукталышта,
Яңа дулкын, яңа үткәннәр.
Киләчәккә колач җәяр өчен,
Без әзербез инде күптәннән.
Бүгенгедән яңа өмет бездә,
Хисләр хәтта ярдан ташый ла!
Яңалыкка омтылучы йөрәк
Яңа киңлекләргә ашкына.
Алга, алга бара безнең күңел,
Әллә атлап, әллә йөгереп...
Тукталышлар булсын – мизгел генә,
Уйларыбыз булсын – йөгерек!
* * *
Офыктан сызылып таң ата,
Ә күктә – йолдызлар яңгыры.
Эндәшә һәркемне сәфәргә
Галәмнең тылсымлы бер кылы.
Төн-йокы пәрдәсен җимереп
Торалсаң, күңелең куаныр.
Тамчыдан җыелып күл була –
Күңелең тагын да нурланыр.
Якты уй, өметләр – канатлы,
Иманың ныгысын иң элек! –
Колачлап иңләсен дөньяны,
Елмайсын һәркемгә игелек.
* * *
Түгел!
Һәр үскән гөл – яран түгел,
Һәр жәлләгән – саран түгел,
Һәр елаган – мескен түгел,
Еламаган – кискен түгел.
Бөтен бәхет – бәрхет түгел,
Яулаган үр – тәхет түгел,
Һәр елмайган – кояш түгел,
Һәр исемдәш – адаш түгел...
Бар тигезсез чокыр булса,
Алтын булмас, бакыр булса,
Һәр энәле керпе булса,
Һәр әйтелгән көлке булса...
Тормыш яме китәр иде,
Дөнья түзмәс, бетәр иде.
Идел, №10, 2012.