|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ГАЯЗОВ ИХТЫЯРШагыйрь, хикәяче һәм тәрҗемәче Ихтыяр Әхмәт улы Гаязов 1968 елның 26 маенда Үзбәкстан Республикасының Яңа Юл шәһәрендә туа. Балачагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәре белән бәйле. 1985 елда шәһәрнең 110 нчы урта мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт Ригадагы хәрби-сәяси училищеда укып йөри, әмма гаскәри тормышка күңеле ятмыйча, укуын ташлап, Казанга кире кайта. Тиздән аны армиягә алалар. Ике еллык мәҗбүри гаскәри хезмәт мөддәтен ул Белоруссиядә һәм Казакъстанда (Байконурда) уза. |
Иң күп укылган
|