|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ГАЯЗ МАНСУР
(1917–1943)
Шагыйрь Мансур Гаяз (Мансур Гаяз улы Гаязов) 1917 елның 5 октябрендә Мари Республикасының (хәзерге Мари Эл) Бәрәңге районы Бәрәңге авылында дөньяга килә. Бәрәңге педагогия техникумында белем ала, аннары шул ук Бәрәңге авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 1938–1940 елларда армиядә хезмәт итә, Ватан сугышы башлану белән фронтка китеп, фашизм илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, берничә тапкыр яралана, шунда, фронт шартларында, партиягә әгъза итеп алына. Ләкин аңа җиңү көннәрен күрергә насыйп булмый: 1943 елның 19 ноябрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Усково авылы өчен барган бәрелешләрнең берсендә егерме алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була.
Мансур Гаяз – сугыш алды елларында әдәбият мәйданына чыгып, кыска гына вакыт эчендә исемнәрен танытып өлгергән, ләкин, иҗади талантларын ахыргача ача алмыйча, Ватан сугышы фронтларында халыклар азатлыгы өчен гомерләрен биргән зур бер төркем татар әдипләренең берсе. Ул 1936 елда яза башлый. Алты еллык иҗат гомерендә (шуның ике елы фронт шартларында) ул чордашларының җанлы образларын, уй-хисләрен сурәтләгән күп кенә лирик шигырьләр, «Тормышны сөю», «Испанка» исемле ике поэма иҗат итә. Алар сугышка кадәр яшь язучыларның «Алмаш» (1938), «Бәхетле яшьләр» (1939), «Дуслык» (1940) исемле күмәк җыентык һәм альманахларында басылып чыга. Иҗат эшчәнлеген ул сугыш шартларында да алып барырга тырыша: фронт газеталарында ватандарлык хисләре белән сугарылган публицистик шигырьләрен һәм очерк язмаларын бастыра.
1959 елда Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең иҗат мирасыннан сайлап алынган әсәрләрне туплап аерым китап бастырып чыгара. Аның бер төркем шигырьләре шулай ук Ватан сугышында һәлак булган язучыларның әсәрләре тупланган «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961, 1985) исемле күмәк җыентыкларда һәм «Татар поэзиясе антологиясе» (1956, 1992) басмаларында да урын ала.
ТӨП БАСМА КИТАБЫ
Шигырьләр / кереш сүз авт. С.Шакир. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 84 б. – 5000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Синегулов Ә. Җыр – бомба // Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 25–41 б.
Габдрахман Х. Мансурның исән калган шигырьләре // Шәһри Казан. – 2001. – 9 февр.
|
|