(1917-1943)
Мансур Гаяз улы Гаязов 1917 елда хәзерге Мари АССРның Бәрәңге районы Бәрәңге авылында туа. Җиде классны тәмамлаганнан соң, Бәрәңге педагогия техникумында белем ала, аннары Бәрәңге урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1938—1940 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, ә Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, берничә тапкыр яралана, шунда КПСС сафларына член итеп алына. Ләкин коммунист солдатка җиңү көнен күрергә насыйп булмый: 1943 елның 19 ноябрендә Витебск өлкәсенең Ускорово авылы өчен барган каты сугышларда егерме алты яшьлек шагыйрь Мансур Гаяз батырларча һәлак була.
Мансур Гаяз — сугыш алды елларында әдәбият мәйданына килеп, кыска гына вакыт эчендә исемнәрен танытып өлгергән, ләкин, иҗат мөмкинлекләрен тулысынча ача алмыйча, Бөек Ватан сугышы фронтларында халыклар азатлыгы өчен гомерләрен биргән татар әдипләреннән берсе. Ул 1936 елда яза башлый. Алты еллык иҗат гомерендә чордашларының җанлы образларын, аларның уй-хисләрен сурәтләгән күп кенә лирик шигырьләр һәм «Тормышны сөю», «Испанка» кебек поэмаларын яза. Аның иҗатында патриотизм, илне саклау темасы зур урын алып тора. Иҗат эшчәнлеген ул сугыш шартларында да туктатмый: фронт газеталарында аның патриотик рухлы шигырьләре һәм очерклары басыла. Вакытсыз һәлак булган яшь шагыйрьнең сайланма әсәрләре 1959 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Шигырьләр» исемле җыентыгында тупланган.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Мансур Гаязның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
БИБЛИОГРАФИЯ
Шигырьләр. (С. Шакир кереш сүзе).—Казан: Таткитнәшр., 1959.— 84 б., портр. 5000.
АНЫҢ ТУРЫНДА
Мансур Гаяз. — Кит.: Җыр һаман яңгырый: Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган яшь шагыйрьләрнең сайланма әсәрләре/Төз. һәм биогр. белешмәләр авт.: Ә. Кәримуллин һәм Н. Юзиев. Казан, 1956, 112 б. Мансур Гаяз (1917—1943).— Кит.: Алар сафта/Төз. С. Шакир. Казан, 1961, 152—153 б. С и н е г у л о в Ә. Җыр — бомба. — Кит.: Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. Казан, 1969, 25—41 б. Мансур Гаяз хаты. — Сов. әдәбияты, 1964, №5, 23 б. Шакир С. Мансур Гаяз. — Сов әдәбияты, 1951, № 6, 118—121 б. Шакир С. Сөелеп телдә йөрерсең... — Соц. Татарстан, 1967, 12 ноябрь.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)