поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАТАУЛЛИН ГАЙСӘ

(1948–2007)

Язучы-прозаик Гайсә Госман улы Гатауллин 1948 елның 14 февралендә Татарстанның Арча районы Казиле авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1965 елда Казанбаш урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә уку елларында балта остасы һөнәрен үзләштереп, 1966–1970 елларда Казандагы 1 нче төзелеш трестының төзү-монтаж идарәләрендә слесарь һәм балта остасы булып эшли. Бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегендә белем эстәвен дәвам иттерә, өченче курстан көндезге бүлеккә күчеп, 1973 елда институтны уңышлы тәмамлап чыга. Берничә ай Татарстанның Балык Бистәсе районы Корноухово совхозында инженер-механик булып эшләгәннән соң, бер ел гаскәри хезмәттә булып кайта. Г.Гатауллинның шуннан соңгы хезмәт юлы, нигездә, үз белгечлеге буенча дәвам итә: Казан моторлар төзү берләшмәсендә – мастер, Арча нефть базасында һәм Арча юл төзү идарәсендә – механик, «Сельхозтехника»ның Арча бүлегендә инженер һәм районның башка төзү-җитештерү оешмаларында механик һәм инженер вазифаларын башкара. Берара Төньякта, Якутиянең тайга җирләрендә дә булып кайта. Бу якларның табигате, кешеләре, шул җөмләдән төп халкы саналган якут һәм эвенкларның гореф-гадәтләре, көнкүреше турында аның «Еракларга китеп...» дип аталган юлъязмалары – документаль повесте һәм балаларга атап язылган «Тайга сукмаклары буйлап» исемле хикәяләр циклы да бар.

Гайсә Гатауллин яшь укучыларга хикәяләре, әкиятләре, юлъязмалары тупланган өч китабы белән таныш («Этнең койрыгы ник кәкре?», «Тавыш иле һәм батыр Черки», «Очар кошлар кебек»). Ул шигырьләр дә яза. Шигырьләре 2007 елда «Моң» дигән исемле китап булып басылып чыга.

Язучы 2007 елда вафат була. Арча зиратына җирләнә.

Г.Гатауллин – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Этнең койрыгы ник кәкре?: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 38 б. – 15000 д.
Тавыш иле һәм батыр Черки: әкият, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 32 б. – 15000 д.
Очар кошлар кебек: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 96 б. – 12000 д.
Моң: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 159 б. – 1000 д.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»