поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАТАУ МАКС

(1913–1941)

Шагыйрь Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) 1913 елда хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылында игенче гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне туган авылында, җиде сыйныфны Әлмән крәстиян яшьләре мәктәбендә укып тәмамлагач, 1931 елда шул төбәктәге Мартыново авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ләкин матди хәле авыраю сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр булып, шул ук Мартыноводагы ятим балалар йортының мөдире сыйфатында хезмәт юлын башлый. 1934 елда аны Сафакүл район үзәгендәге башлангыч үрнәк мәктәбенә мөдир итеп куялар. Шунда эшләгәндә ул «Колхозчылар тавышы» дигән төбәк газетасында актив языша – шигырьләрен, көндәлек тормыш вакыйгаларына багышланган мәкаләләрен бастыра. Яшь шагыйрь һәм хәбәрченең исеме Чиләбе һәм Свердловск шәһәрләрендә чыга торган «Коммунист» һәм «Социализм юлы» газеталары битләрендә дә күренә башлый. Озакламый аны Чиләбегә «Коммунист» газетасы редакциясенә эшкә чакырып алалар. 1937 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә кабул ителә. 1938 елда «Коммунист» газетасы чыгудан туктагач, Макс Гатау Чиләбедәге татар мәктәпләренең берсендә директор булып эшли, ә 1940 елның көзендә әти-әнисе яшәгән Сафакүлгә кайтып, Ватан сугышы башланганчыга хәтле урындагы татар урта мәктәбендә тарих фәне укыта, бер үк вакытта мәктәпнең директоры вазифаларын да башкара.

1939 елда Казанда Макс Гатауның Урал табигатен, Уралдагы индустриаль төзелеш күренешләрен, күмәк хезмәт тантанасын чагылдырган лирик шигырьләре тупланган «Урал мәхәббәте» исемле кечкенә җыентыгы басылып чыга. Шагыйрь икенче җыентыгын да басмага әзерли, ләкин сугыш башлану сәбәпле китап чыкмый кала.

Макс Гатау 1941 елның июлендә фронтка китә һәм шул ук елның 20 ноябрендә Калинин (хәзерге Тверь) өлкәсендәге Гаврилово авылы янында барган сугышларның берсендә һәлак була.

Макс Гатауның зур булмаган әдәби мирасыннан бер төркем шигырьләр 1961, 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Алар сафта» исемле күмәк җыентыкка һәм ике шигыре («Комбайнчы», «Безнең нәсел») «Татар поэзиясе антологиясе»нең икенче томына (1992) кертелә.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Урал мәхәббәте: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 37 б. – 3150 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Макс Гатау / төз С.Шакир. Алар сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 221–222 б. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»