поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАТАШ РӘДИФ

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин (Рәдиф Гаташ) 1941 елның 30 мартында Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Марс авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1959 елда Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфага барып, Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус әдәбиятлары бүлегенә укырга керә. Ике курс тәмамлагач, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә күчә. 1964 елда университетны тәмамлап, бер ел Татарстанның Мөслим районы Уразмәт урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. 1967—1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый, аннары республика балалар журналы «Ялкын»да, Татарстан китап нәшриятында һәм, 1975 елдан башлап, «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек редакторы хезмәтләрен алып бара. 1971 елдан КПСС члены.

Рәдиф Гатауллинның беренче шигырьләре Уфада «Ленинсе», «Кызыл таң» газеталарында һәм «Йәш көстәр» альманахында басыла. 1961 елдан ул Казан көндәлек матбугатында да күренә башлый. Беренче мөстәкыйль җыентыгы («Гөлләр су сорый») Казанда 1966 елда басылып чыга, аннары бер-бер артлы «Кояшлы утраулар», «Диңгез эзлим», «Юл җырлары» исемле шигырь китаплары дөнья күрә. Яшьлеккә хас романтика, тормышка мәхәббәт, дөнья әдәбияты образлары тәэсирендә туган вариацияләр, ашкынулы хисләр, сөю-мәхәббәт шатлыклары — бу китапларның шигъри эчтәлеген шулар тәшкил итә.
1970 елда басылган «Күңел ташлары» җыентыгыннан соң шагыйрьнең иҗатында тормышчан образга, заман белән бәйле мәсьәләләргә игътибар көчәя. Бер үк вакытта шагыйрьнең язу манерасында да сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килә. Элек традицион шигырь кысаларыннан читкә чыкмаган Р. Гатауллин ирекле шигырьгә ешрак мөрәҗәгать итә башлый («Йолдыз җиле» җыентыгы). Бу эзләнүләр чорында шагыйрьгә тәнкыйть сүзләре ишетергә дә туры килә. Әмма аның шигърияттәге уңышлары һәм уңышсызлыклары үзенә генә хас үзенчәлекләр белән бәйле булып, ул шигъри иҗатын елдан-ел активлаштыра бара. Гражданлык позициясен ачык чагылдырган, илләр язмышы турында уй-хисләрен туплаган «Европада татар шагыйрьләре», «Англия дәфтәре», «Гомер уртасыннан хатлар» кебек шигырь цикллары, «Тел ачкычлары», «Ирләр булыйк», «Чакыру» исемле лирик китаплары шагыйрьнең нжат принциплары елдан-ел җитдиләнә, фикри яктан үсә-тирәнәя баруын һәм, традицияләргә тугры калган хәлдә, яңача эзләнүләргә таба йөз тотуын күрсәтәләр.

1973 елда шагыйрьнең Мәскәүдә «Советская Россия» нәшриятында «Друзья моих друзей» һәм 1985 елда «Современник» нәшриятында «Сороковая весна» исемле русча җыентыклары басыла. Шулай ук аның аерым шигырьләре башкорт, казакъ, каракалпак, әзәрбайҗан, осетин, латыш һәм литва телләренә дә тәрҗемә ителгән. 1982 елда Р. Гатауллинга Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Р. Гатауллин— 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Гөлләр су сорый: Шигырьләр. [С. Хәким ред. һәм кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1966.—64 б. 3 500. Рец.: Антонов а Е. Хисләргә мул китап.— Татарстан яшьләре, 1966, 8 дек.; Гәрәй Р. Юлда туган хисләр.— Татарстан яшьләре, 1966, 9 авг.; Хөсни Ф. Шагыйрь белән очраштым.— Соц. Татарстан, 1966, 24 июль.
Кояшлы утраулар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 46 б., портр. 4000. Рец.: X ә к и м җ а н о в Р. Күңел диңгезләренә сәяхәт.— Кызыл таң, 1967, 26 авг.; Маликов 3.—Казан утлары, 1968, № 9, 117—118 б.
Диңгез эзлим: (Шигырьләр).— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 69 б. 6500. Рец.: Макаев Ф —Казан утлары, 1969, № 1, 175—176 б.
Юл җырлары: (Исемсез йолдызлар): Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—64 б. 5000.
Күңел ташлары: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—127 б., портр, 3000.
Балачак иле: (Шигырьләр).—Казан: Таткитнәшр., 1971.—63 б. 6000.
Тел ачкычлары: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—125 б. 2500.
Йолдыз җиле: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—127 б. 4000. Рец.: Сафин Ф. Йолдыз җиле исә...—Татарстан яшьләре, 1976, 24 июнь; Моратов Г. һаман юлда...—Казан утлары, 1977, № 8, 171— 173 б.
Ирләр булыйк: Лирика.—Казан: Таткитнәшр., 1978.—160 б., портр. 7000. Рец.: Гайнетдинова Д.— Соц. Татарстан, 1978, 30 апр.; Моратов Г. Йолдыздан да заман җиле исә.—Казан утлары, 1978, № 12, 162—163 б.; Ә х м ә т җ а н о в Р. Иҗат яктысы.— Татарстан яшьләре, 1978, 5 авг.
Чакыру: Шигырьләр. [Ә. Баян кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 191 б. Портр. 3000. Рец.: Зөлкарнәев Ф. Максатка ни илтә?— Казан утлары, 1981, № 5, 175—177 б.; Маннапов С. Юлы җиңелләрдән көнләшмик.— Казан утлары, 1981, № 5, 177—179 б.
Йөрәк сөйли: Шигырьләр, кечкенә поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1982.— 96 б. 5000. Рец.: Зөлфәт. Ак буранда туган шигърият.—Казан утлары, 1985, № 4, 160—162 б.
Гомер уртасыннан хатлар: Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—128 б. 8000.
Друзья моих друзей: Стихи (Пер. с татар. В. Кузнецова. [Вступ. слово р. Мустафина].— М.: Сов. Россия, 1973.—88 с. 10 000.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Туфан X. Сокландыра да, шатландыра да.—Казан утлары, 1967 № 2 114—115 б. Миңнуллин Р. Шагыйрьнең офыгы.—Татарстан яшьләре, 1973, 18 окт. Гаффаров А. Крылья для полета.— Сов. Татария, 1973, 25 ноября. Комиссаров Т. Это было с каждым.—Лит. Россия, 1975, 14 февр с. 17.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»