поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАРЗАВИНА АЛЛА

Алла (Алевтина) Викторовна Гарзавина 1936 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Берникадәр вакыттан соң әти-әниләре Үзбәкстанның Бохара шәһәренә китәләр һәм анда берничә ел яшиләр. Әтисе Виктор Петрович Гарзавин 1943 елда Ватан сугышында һәлак булганнан соң, аларның гаиләсе кире Казанга әйләнеп кайта.

Казанда урта мәктәпне тәмамлагач, А.Гарзавина 1953 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1958 елда укуын тәмамлый. Ул шушы елларда ук Казанның тарихи үткәне, һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары белән кызыксына башлый.

1959–1969 елларда Татарстанның Дәүләт музеенда эшли. Анда эшләү чорында фәнгә, тарихка кагылышлы материаллар туплау, экспозицион һәм күргәзмәгә куелган әйберләрнең нечкәлекләрен өйрәнү А.Гарзавинада белемен укучыга әдәби телдә җиткерү теләге тудыра. Аның беренче мәкаләсе 1959 елда дөнья күрә, аннан соң бер-бер артлы Казанның архитектурасына, фән һәм мәдәният эшлеклеләренә багышланган мәкаләләре басыла. Казанның истәлекле урыннары турында язылган материалга нигезләнеп, 1968, 1984 һәм 2000 елларда берничә юл күрсәткеч (брошюра) төзеп нәшер итә.

1969 елдан А.Гарзавина Казан сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында эшли башлый, 1972–1979 елларда аның директоры була. Ул җитәкләгән Казан бюросы илдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешә. Биредә эшләү тәҗрибәсен ул берничә брошюрага җыеп бастырып чыгара.

1979–1991 елларда Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә, Алла Гарзавина төбәк тарихын өйрәнү белән ныклап торып шөгыльләнә башлый. Төпле белеме, армый-талмый эзләнүләре һәм бай иҗади күзаллавы аңа нәфис-документаль жанрда мавыктыргыч әсәрләр язарга ярдәм итә. 1984 елда басылган «В Казань, профессору К.Ф.Фуксу...» китабында галимнең тормышы һәм эшчәнлеге ХIХ гасырның беренче яртысында Казандагы әһәмиятле вакыйгалар фонында яктыртыла. 1990 елда басылган «...Отчизне посвятим души прекрасные порывы!» китабында республикабыз белән бәйле декабристлар турында сөйләнә. Бу китаплар укучыларда җылы фикерләр уята.

А.А.Гарзавина иҗатында «Знаменитые люди о Казанском крае» җыентыклары (күренекле шәхесләрнең әсәрләреннән алынган өзекләр, очерклар белән гаҗәп дәрәҗәдә тәңгәл килүе) авторның үзенчәлекле жанрда эшләвен күрсәтә. Аларның икесе 1987, 1990 елларда басылып чыга. 1999 елда нәшер ителгән китап «Знаменитые люди о Казани и Казанском крае» дип атала.

1990 еллар ахырында автор Ватан тарихында әһәмиятле роль уйнаган һәм Россия тарихын төптән үзгәрткән шәхесләрнең эшчәнлеген яңача бәяләп очерклар яза.

Казан университетының 200 еллыгына багышланган «Карл Фукс Казан турында», «Лев Толстойның Казан чоры» һ.б. хезмәтләре әнә шундыйлардан.

1992 елдан бүгенге көнгә кадәр А.Гарзавина – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында эшли: 2002 елга кадәр баш әдәби редактор, соңрак фәнни-методик эшләр һәм контроль бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр.

А.Гарзавина иҗаттагы уңышлы хезмәтләре өчен 1990 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. 1984 елда ул Журналистлар берлегенә кабул ителә, 2002 елдан – «Казань» журналы редколлегия әгъзасы.

А.Гарзавина – 1992 елдан Татарстан, 2003 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Моя Казань: исторический и архитектурно-художественный облик / соавт. И.А.Новицкая. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 192 с. – 32000 экз.
...В Казань, профессору К.Ф.Фуксу...: художественно-докум. жанр. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 240 с. – 6500 экз.
Знаменитые люди о Казанском крае: научно-популярные очерки (автор-составитель). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 184 с. – 11000 экз.
...Отчизне посвятим души прекрасные порывы! (Декабристы и Казань): художественно-документальный жанр. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 199 с. – 10000 экз.
Знаменитые люди о Казанском крае: научно-популярные очерки / автор-составитель, соавт. И.А.Новицкая. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 221 с. – 10000 экз.
Знаменитые люди о Казани и Казанском крае: научно-популярные очерки / соавт. И.А.Новицкая. – Казань: Изд-во «Казань», 1999. – 424 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ефремов А. Почему скучает турист? // Сов. культура. – 1979. – 24 апр.
Аристов В. Вначале был поиск. Размышления о жанре // Сов. Татария. – 1987. – 2 авг.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»