|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ГАРИФУЛЛИНА РӘСИМӘШагыйрә Рәсимә Әхмәтзәки кызы Гарифуллина 1957 елның 24 июнендә (рәсми документларда 1958 елның 1 апрелендә) Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Шәҗәрәсе буенча электә җир-сулар биләп торган, мал-мөлкәтле байлар нәселеннән. Совет чорында нәсел варислары, төрле җәбер-золымнар кичереп, ахырда гади авыл крәстияне хәлендә яшәргә мәҗбүр ителгәннәр. |
Иң күп укылган
|