поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАРИФУЛЛИНА РӘСИМӘ

Шагыйрә Рәсимә Әхмәтзәки кызы Гарифуллина 1957 елның 24 июнендә (рәсми документларда 1958 елның 1 апрелендә) Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Шәҗәрәсе буенча электә җир-сулар биләп торган, мал-мөлкәтле байлар нәселеннән. Совет чорында нәсел варислары, төрле җәбер-золымнар кичереп, ахырда гади авыл крәстияне хәлендә яшәргә мәҗбүр ителгәннәр.

Рәсимә, Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә укып урта белем алгач, Пермь шәһәренә китеп, ике ел заводта эшли. 1957-1982 елларда ул — Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты. Укуын тәмамлагач, туган якларына кайтып, 1989 елга кадәр Балык Бистәсендә чыга торган төбәк газетасы «Авыл офыклары» редакциясендә хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Бер үк вакытта газета редакциясе каршында эшләп килгән «Кама таңнары» дигән әдәби берләшмәгә җитәкчелек итә. 1989-1991 елларда Саратов шәһәрендә Идел буе иҗтимагый-сәяси институтында белемен арттырып кайткач та, ул ун елдан артык «Авыл офыклары» газетасындагы журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: редакциянең иҗтимагый-сәяси бүлеген җитәкли. 2003 елның августыннан исә Рәсимә Гарифуллина Балык Бистәсе районы хакимиятенең Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкара.

Ул — 2001-2005 еллар арасында Казан нәшриятларында басылып чыккан өч шигъри китап авторы: «Бүген ярат!» (2001), «Яшәү мәңгелек» (2004), «Минем куллар — синең кулда» (2004). Ул, нигездә, лирик шагыйрә, иҗатының төп өлешен мәхәббәт, күңел кичерешләрен яктырткан шигырьләр, җырлар били. Табигать манзараларына, тарихи темаларга багышланган лирик-фәлсәфи яңгырашлы шигырьләре дә байтак. Алар арасында «Чулпы җыры», «Ак Сарайда серләр бар» исемле поэмалары шагыйрәнең үз нәселе шәҗәрәсе риваятьләренә таянып, үткәндәге тарихи вакыйгаларны сәнгатьчә шактый оста тасвирлап бирүе белән кызыклы.Р.Гарифуллина — 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бүген ярат! шигырьләр / кереш сүз авт. В.Фатыйхов. — Казан: Идел-Пресс, 2001. — 1286. —1000 д.
Яшәү мәңгелек: кыйссалар, очерклар. — Казан: Идел-Пресс, 2004. — 80 б. — 1000 д.Минем куллар — синең кулда: шигырьләр, поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 95 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәли-Барҗылы М. Васыятькә тугрылык // Мәдәни җомга. — 2006. — 24 март.


© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Беркем кагылмаган

Офыкларда якты кояш уйный,
Сүнәр өчен шәфәкъ кабынмаган.
Үләннәрдә энҗе чык җемелди,
Мөлдерәмә, беркем кагылмаган.
Зәңгәр һаваларда рәшә уйный,
Арыш башаклары серкәләнә.
Басу өсләрендә ак томаннар
Рәшәләргә кунып иркәләнә.
һаваларны ярып аккош уйный,
Каерылмас микән бер канаты?
Аккош кебек ап-ак күңелләрдә
Сүнмәс өчен туа чын ярату.


Казан утлары № 12, 2004

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»