|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ГАРИФ НУРУЛЛАЯзучы, техника белгече Нурулла Гариф (Нурулла Гыйматдин улы Гарипов) 1960 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында элекке байлар нәселеннән килгән крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне – туган авылы, урта белемне күрше Шомбыт авылы рус мәктәбендә ала. Мәктәптән соң бер ел төзелеш-һөнәр мәктәбендә укый. Шуннан соңгы тормыш юлы Казан шәһәре белән бәйле. 1978–1980 елларда Германиядә Совет Армиясе сафларында танк командиры булып хезмәт итә. 1980–1982 елларда Казан радиотехника мәктәбендә һәм 1982–1988 елларда Казан дәүләт университетында гыйлем эстәп, инженер-радиотехник һәм радиоастроном-инженер белгечлегенә ия була. 1988 елдан башлап Биектау районы Дача (Учхоз) бистәсендәге урта мәктәптә балаларга информатика, физика һәм математка фәннәрен укыта. |
Иң күп укылган
|