|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ГАРИФ НУРУЛЛАГариф Нурулла Гыйматдин улы (Нурулла ГАРИФ) 1960 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында туган. Башлангыч белемне Яңа Сала, урта белемне Шомбыт авылы мәктәбендә алган. Шуннан соңгы тормыш юлы Казан шәһәре белән бәйле. 1978-80 нче елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1980-82 нче елларда Казан шәһәрендәге радиотехник мәктәпне тәмамлый. 1982-88 нче елларда Казан Дәүләт Университетын тәмамлап, инженер-радиотехник һәм радиоастроном белгечлегенә ия була. 1988 елдан хәзерге вакыткача Биектау районы, Дача бистәсе мәктәбендә балаларга информатика, физика һәм математика фәннәрен өйрәтә. 2000 елда Татарстан фәннәр Академиясенең, Тарих институтына аспирантурага керә һәм Казан ханлыгы дәверенә бәйле “КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА ЧАЛЛЫ ОЛЫСЫ (Алтын Урдадан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тәҗрибәсе) дип аталучы диссертация өстендә эшли. 2004 елда аспирантураны уңышлы тәмамлап, 2006 елның 20 гыйнварында тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен яклый. Нурулла Гариф 2002 елдан Татарстан язучылары берлеге сафларында. Аның иҗатында тарихи чорлар, фәнни һәм фәлсәфи язмалар, гыйбрәтле хикәятләр һәм публицистика өстенлек итә. |
Иң күп укылган
|