|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ГАНИЕВ АЗАТЯзучы-прозаик Азат Ганиев (Азат Вәли улы Мөхәммәтганиев) 1942 елның 1 маенда Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында укытучылар гаиләсендә туа. Азат туып ике ай үтәр-үтмәс, аның әтисен сугышка озаталар. 1942 елгы авыр сугышлар вакытында ул, чолганышта калып, немецларга әсир төшә һәм туган якларына сугыш беткәннән соң гына кайта. Анда да озак тормый, хакимият оешмаларының әсирлектә булган кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәтен, аерым алганда, хатыны белән үзен төп һөнәрләре укытучылык эшенә рөхсәт итмәүләрен күргәч, Вәли агай гаиләсе белән Үзбәкстанга күчеп китә. Анда берничә ел укытучы булып эшлиләр, аннары 1949 елда янә Татарстанга әйләнеп кайталар. Вәли агай нефтьразведка оешмасында эшли башлый, шунлыктан гаиләгә бер төбәктән икенче төбәккә гел күченеп йөрергә туры килә. Шул сәбәпле Азат беренче-икенче сыйныфларны әле татар, әле рус, әле чуаш мәктәбендә укый. Ниһаять, алты җаннан торган Мөхәммәтганиевләр гаиләсе 1954 елда Әлмәт районының Габдрахман авылында төпләнеп яши башлый. Азат шул авыл мәктәбендә урта белем ала. |
Иң күп укылган
|