поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАМБӘР НАИС

(1947–2005)

Шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Наис Гамбәр (Наис Гыймран улы Гамбәров) 1947 елның 25 августында Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Үрәзмәт авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1966 елдан Мөслим район үзәгендә чыга торган «Авыл утлары» исемле төбәк газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Газетада өч елга якын эшләү яшь журналистның каләмен шактый чарлый: шул дәвердә ул авыл кешеләре тормышы һәм хезмәте турында кызыклы гына әдәби язмаларын, очеркларын, мәкаләләрен бастыра. Мәктәпнең югары сыйныфларында ук Казаннан килеп бер ел үзләренә әдәбият укыткан яшь романтик шагыйрь Рәдиф Гатауллиннан (Гаташтан) «шигырь җене» кагылып калган Наис бу елларда шигырь бабында да үзенең каләм тибрәтүен дәвам иттерә.

Әдәбиятка, шигырьгә мәхәббәт 1969 елда Наисне Казанга, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, яшь белгечнең матбугат өлкәсендәге дәвамлы һәм бәрәкәтле хезмәт юлы башлана. 1974–1978 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли, иң башлап шунда әдәби әсәрләрне басмага әзерләү эшенең серләренә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Аның мөхәррирлегендә «Татар халык иҗаты» күптомлыгының беренче дүрт китабы, Таҗи Гыйззәт әсәрләренең өч томлыгы, Мөхәммәт Гайнуллинның XIX йөз татар язучыларына багышланган тарихи-публицистик китабы кебек җитди эчтәлекле, катлаулы басмалар дөнья күрә. Алга таба мөхәррирлек эше көндәлек матбугатның башка төрләре кысасында барса да, Н.Гамбәр китапчылык эшен гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам иттерә килә: килешү тәртибендә шул ук Татарстан китап нәшрияты һәм «Рухият», «Милли китап» кебек хосусый нәшриятлар белән хезмәттәшлек итеп, алар чыгарасы күптомлыкларның, шигырь һәм проза җыентыкларының текстларын редакцияләү, басмаларын югары сыйфатлы итү юнәлешендә зур иҗади ярдәм күрсәтә. Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Нур Әхмәдиевләрнең күптомлыклары – шулар җөмләсеннән. Наис Гамбәр үзе редакцияләгән басмаларга еш кына кыскача кереш сүз яки китап авторының тулаем иҗатын анализлаган тәфсилле кереш мәкаләләр дә яза. Аның Равил Фәйзуллин биштомлыгының өченче томына урнаштырылган «Шигъри дөньяга сәяхәт, яки Өчтомлык фонында иҗади портретка штрихлар» дигән мәкаләсе киң әдәби җәмәгатьчелек фикеренчә дә, Р.Фәйзуллинның үзенең карашынча да шагыйрь иҗатына багышланган иң әтрафлы һәм фәнни-нәзари эчтәлекле хезмәт буларак бәяләнә.

Узган гасырның туксанынчы еллары башында берникадәр вакыт яңартылган «Татарстан» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшләп алганнан соң, Н.Гамбәр 1993 елның апрелендә «Казан утлары» журналына эшкә күчә. Ул анда әүвәл җаваплы секретарь вазифаларын башкара, аннары редакциянең фән һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

Наис Гамбәр күпмедер дәрәҗәдә остазлары Дәрдемәнд, Хәсән Туфаннарның шигъри традицияләре кысасында иҗат итүче дип әйтергә була. Кыскасы, ул – гавами шагыйрь булудан битәр кеше күңелендә рухи җәүһәрләр эзләүче «камерный» шагыйрь иде.

Иҗатта һәм мөхәррирлек хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен Наис Гамбәр 2000 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул 2005 елның 4 маенда Казанда кинәт вафат була һәм туган авылы Бүләк зиратында җирләнә.

Н.Гамбәр – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Баш очымда – Кояш: шигырьләр / кереш сүз авт. Зөлфәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 72 б. – 3000 д.
Көзләрем яфрак коя: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 128 б. – 2000 д.
Ачык калган тәрәзәм...: шигырьләр. – Казан: Рухият, 2006. – 208 б. – 1000 д.
Яшәү тамыры: шигырьләр, эссе-хикәяләр, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 351 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хөснияр З. Шигырь яза егетләр // Соц.Татарстан. – 1992. – 17 гыйнв.
Зөлфәт. Уйный йөрәк... // Казан утлары. – 1997. – № 8. – 133 б.
Мәҗитов З. Үзең була белү // Шәһри Казан. – 1998. – 14 гыйнв.
Сафин Ф. Күңелнең аяз тәрәзәләре // Мәдәни җомга. – 1998. – 17 апр.
Батулла Р. Качакның хәле ничек? // Мәдәни җомга. – 2001. – 21 сент.
Сафина Н. Аңлашылмас ташкын бу // Ватаным Татарстан. – 2002. – 12 апр.
Нигъмәти И. Төнге сулар агышы // Шәһри Казан. – 2002. – 6 сент.
Заһидуллина Д. Гомер чигеп кенә яши кеше... // Мәдәни җомга. – 2004. – 14 май.
Садриев Ф. Җаным сездә кала... // Мәдәни җомга. – 2006. – 28 июль.
Гали М. Сентябрь малае // Мәйдан. – 2007. – № 7. – 119–120 б.
Шамсутова А. Гомернең һәр көне бер бөек көрәш... // Мәдәни җомга. – 2007. – 31 авг.
Нигъмәти И. Кабатланачакмы бу кичә? // Шәһри Казан. – 2007. – 16 нояб.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»