|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Галиябану (Хәйдәр Бигичев)Татар халык җыры
Тәрәзәдән карыйсың ла,
Карап кемне таныйсың?
Карап күзең талдырганчы,
Галиябану, сылуым иркәм,
Ник чакырып алмыйсың?
Тәрәзәңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кистең син?
Кара кашым, карлыгачым,
Галиябану, сылуым иркәм,.
Кем бәхетенә үстең син?
Тәрәзә төбем каты бал,
Ашыйсың килсә, ватып ал;
Сөюләрең чыннан булса,
Галиябану, сылуым иркәм,
Тәрәзәдән тартып ал. |
Иң күп укылган
|