поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛИЕВА ГӨЛЧӘЧӘК

Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева (Яхина) 1928 елның 5 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык һәм Арча педагогия училищесында урта педагогик белем ала. Читтән торып укып, 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. 1946–1952 елларда туган авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта. Шул елларда авыл Советы депутаты, җәмәгать тәртибендә үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе һәм авыл яшьләренең комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да башкара. 1952 елдан Г.Галиева Казанда төпләнеп яши. Әүвәл шәһәрнең 26 нчы һәм 89 нчы мәктәпләрендә пионер вожатые, 22 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли, 1963 елдан Идел буе районының 18 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә унбиш ел директор хезмәтендә була.

Бала чактан әдәбиятка, туган телгә гашыйк Гөлчәчәк Галиева мәктәптә эшләгән елларында ук балаларга үзенең төп белгечлеге булган тарих фәненнән тирән белем бирү вазифасы белән генә канәгатьләнмичә, балалар күңелендә матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уяту юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. Тора-бара үзе дә кулына каләм алып, көндәлек матбугатта әдәби язмалары, бигрәк тә аерым әдәби әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлегенә, теленә кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән катнаша башлый. Аның узган гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында дөнья күргән «Татар хикәясе ни хәлдә?», «Без белгән Бакый агамы?», «Сөяркә булу гөнаһмы?», «Язучы кем өчен яза?», «Каләм алдым кулыма», «Милләт каһарманы», «Чын сәнгать әсәре булсын», Рәфикъ Юныс иҗатына багышланган «Шагыйрь, публицист...» кебек иҗат портретлары һәм тәнкыйть мәкаләләре, аерым караш-фикерләре әдәби җәмәгатьчелекнең бер өлешендә кайнар бәхәсләр кузгату белән бергә авторның каләмдәше Фәнис Яруллин әйткәнчә, «Үткенлеге, төпле дәлилләргә бай булуы, кешенең кемлегенә карап тормыйча, бары тик әдәбиятыбыз үсешен генә кайгыртып язылуы белән кызыклы». Г.Галиева көндәлек матбугатта әледән-әле күренә килгән «Сөенечләр бүлештек», «Күп укыган – күп белгән», «Туган телнең ләззәте», «Буыннарның көмеш чылбыры», «Мәйдан тоткан егетләрдә өмет», «Ул былбылы иде милләтнең», «Мае беткән шәм шикелле», «Утларыгыз яктырак балкысын», «Сабада алган тәэсирләр», «Юксындырасың, бик тә юксындырасың, Гариф абый» кебек истәлек һәм публицистик язмалары белән дә укучыларга яхшы таныш.

Бер-берсен яратышып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә матур, бизәкле тел белән һәм психологик тирәнлектә тасвирлаган «Тулгак» повесте Гөлчәчәк Галиевага аеруча популярлык китерә. «Ел китабы – 2001» конкурсында II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән бу әсәр буенча күп кенә җирләрдә – Арча, Апас, Балтач, Саба районнарында, Казан китапханәләрендә, гимназияләрдә, мәктәпләрдә һәм музейларда укучылар конференцияләре уза, матбугатта повестьның идея-фикер эчтәлеген, әдәби-сәнгати сыйфатларын анализлаган күпсанлы уңай мәкаләләр басыла.

2003 елда әдибәнең «Тулгак» әсәрен һәм бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә акча, байлык, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Өзелгән өмет» исемле яңа повестен, хикәяләрен, мәкаләләрен, истәлек язмаларын үз эченә алган икенче китабы басылып чыга.

Г.Галиева – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тулгак: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 255 б. – 2000 д.
Өзелгән өмет: повестьлар, хикәяләр, мәкаләләр. – Казан: Идел-Пресс, 2003. – 335 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бакиров М. Авыртмас башка тимер таяк // Шәһри Казан. – 1997. – 20 июнь.
Галиуллин Т. Яла теле еланнан яман // Шәһри Казан. – 1997. – 12 сент.
Хисамов Н. Мин дә укучы // Шәһри Казан. – 1998. – 30 гыйнв.
Галиуллин Т. Мин-минлек белән мин беләмлек бәласе // Шәһри Казан. – 1998. – 3 апр.
Ихсанова Л. «Тулгак»ның тулганган дөньясы // Шәһри Казан. – 1998. – 13 окт.
Фәизов Р. «Тулгак» тоткан чакта // Мәдәни җомга. – 2000. – 27 окт.
Әхмәтҗанова Н. Ургылыплар чыкты бу чишмә // Шәһри Казан. – 2001. – 30 март.
Әхмәтҗанов М. «Тулгак» китабына карата фикерләрем // Татар иле. – 2001. – 18 июнь.
Галимуллина Г. Нәрсә соң ул тормыш? // Шәһри Казан. – 2001. – 10 авг.
Хисмәтулла Р. Сикереп ага кар суы... // Шәһри Казан. – 2002. – 4 гыйнв.
Хәкимова С. Һәркемнең үз аты // Мәдәни җомга. – 2003. – 28 март.
Болгарская Ф. Юк өметләр өзелмәсен иде шул! // Казан утлары. – 2003. – № 10. – 185 б.
Җәләлиева М. Үкенечле тәкъдирләр уйландыра // Мәйдан. – 2004. – № 9. – 103 б. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»