поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛИЕВ ФӘНӘВИЛ

Драматург, Татарстанның атказанган артисты Фәнәвил Әхми улы Галиев 1960 елның 4 гыйнварында Арча районының Әзәк авылында туа. 1977 елда Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1978–1982 елларда Казан дәүләт мәдәният институтының театр режиссерлары бүлегендә һөнәри югары белем ала. 1982–1984 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, сигез ел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист һәм режиссер булып эшли. 1992 елдан ул – Казан Татар яшь тамашачылар театры артисты хезмәтендә.

Драматург буларак, Фәнәвил Галиевнең беренче сәхнә әсәре – «Элмәктәге язмыш» пьесасы 1987 елда языла һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә куела. Театр коллективы 1988 елда яшь авторның «Хыялый гашыйк» исемле комедиясен дә тамашачыга күрсәтә. Озакламый башка театрлар да Ф.Галиев иҗаты белән кызыксына башлыйлар. 1989–2003 еллар арасында Чаллы драма театрында драматургның өч әсәре («Су буенда учак яна», «Мияубәк һәм Чичиетта», «Корт»), Казан Татар яшь тамашачылар театрында янә өч («Хыялдагы дөнья», «Мисс Убырлы», «Узма, яшьлек, заяга») һәм Туймазы Татар театрында «Мәхәббәт өчпочмагы» дигән бер пьесасы сәхнәләштерелә. 2004 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында авторның «Тутык кыңгырау» исемле пьесасы Салават Фәтхетдиновның махсус бүләгенә лаек була.
Ф.Галиев тәрҗемә пьесалар, шаян хикәяләр һәм инсценировкалар авторы буларак та билгеле. Аерым алганда Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» исемле мәгълүм документаль повесте буенча эшләгән инсценировкасы 1998 елда Казан Татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә уңыш казана.

Ф.Галиев – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сәгъди Р. Арча ягы егете // Арча хәбәрләре. – 1999. – 17 нояб.
Тарханова Ф. Көлеп карыйк, ичмасам // Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 1 апр.
Таңчулпан. Мин хыялда яшим // Шәһри Казан. – 1997. – 31 март.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»