поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛӘҮ МӘХМҮТ

(1886–1938)

ХХ йөз татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, нашир, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) 1886 елның 8 сентябрендә Казан губернасының Арча өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Ташкичү авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Тумышы һәм нәсел шәҗәрәсе белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, дин һәм тарих галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә якын кардәш туры килә. Әдипнең бабасы – Ш.Мәрҗанинең бертуган энесе. Большевиклар инкыйлабына кадәр Мәхмүт Галәү үзе дә, әдип һәм журналист буларак, язган әсәрләрен «Мәрҗани» имзасы белән бастыра.

Туган авылында әтисе Галәветдин хәлфәдән укып – башлангыч мәктәпне, аннары Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, унҗиде яшьлек егет 1903 елда үз көнен үзе күрергә дип Әстерхан шәһәренә юл тота һәм шундагы татар мәктәпләренең берсендә мөгаллим булып эшли башлый. Әстерханда М.Галәү 1907 елның ахырларына кадәр яши. Өч-дүрт ел дәвамында шәһәрнең хөр фикерле зыялы шәхесләре белән даими аралашып яшәү, төбәктәге демократик рухлы мөселман яшьләре оештырган төрле милли-мәдәни чараларга, әдәбият-сәнгать кичәләренә һәм театр тамашаларына катнашу яшь егетнең дөньяга карашы, иҗтимагый-сәяси омтылышларының билгеле бер юнәлештә формалашуына ярдәм итә. Моның өстенә Баку шәһәрендә чыга торган «Шәркый рус» һәм 1906 елдан Әстерханда нәшер ителә башлаган «Борһанел тәрәкъкый» газеталарына мәкаләләр язып, 1907 елда исә «Туп» исемле көлке журналын оештыру һәм чыгарышуга якыннан катнашып, М.Галәү журналистика бабында да зур тәҗрибә туплый.

Милли-мәдәни җәмгыятьләр һәм сул юнәлештәге яшерен оешмалар белән элемтәдә торганы, бигрәк тә беренче саныннан ук шик астына алынган һәм өченче саныннан бөтенләй туктатылган «Туп» журналын чыгаруга катнашканы өчен М.Галәү Әстерхан охранкасы тарафыннан эзәрлекләнә башлый һәм даими күзәтү астына алына; тора-бара охранка аны мәктәптә балалар укыту хокукыннан да мәхрүм итүгә ирешә. Тормышны алып бару өчен зарури соңгы матди чыганак урыныннан – мөгаллимлек эшеннән дә куылган М.Галәү, ниһаять, 1907 елның ахырларында Әстерханны ташлап Оренбург шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була.

Оренбург чоры (1907–1918) – М.Галәү гомеренең тышкы яктан иң тыныч-хәвефсез, эш һәм иҗаты өчен шактый киң мәйдан, мөмкинлекләр ачылган еллар.

Башта ул биредә «Кәримев-Хөсәеневләр китап басу вә сәүдә ширкәте»нең матбагасында хәреф җыючы һәм корректор булып эшли. Соңрак, 1909–1913 еллар арасында, шул ук ширкәтнең китап кибетендә хезмәт итә, ә 1914 елда «Белек» исемендә хосусый нәшрият ачып, 1918 елга кадәр аның эшенә җитәкчелек итә; шул нәшриятта үз мөхәррирлегендә 1914 елдан «Кармак» исемле юмор-сатира журналы чыгара; популяр характердагы фәнни рисаләләр, уку-укыту кулланмалары, дәреслекләр бастыруны җәелдереп җибәрә. Алар арасында аның үзе төзеп чыгарганнары да бар («Төрки сарыфы» дәреслеге, «Төрки уку» китабы һ.б.).

Бу чордагы әдип иҗат эшчәнлегенең тагын бер тармагы – тәрҗемәдер. Ул рус классикасыннан Л.Толстойның атаклы «Хаҗи Морат»ы белән «Крейцер сонатасы»н, А.Пушкин, К.Батюшков, М.Лермонтовларның аерым шигъри әсәрләрен тәрҗемә итә. Шигъри тәрҗемәләре, М.Галәүнең үз шигырьләре белән бергә тупланып, 1912 елны Оренбургта «Ник язылганнар?» исеме астында аерым җыентык булып басылып чыга.

Җыеп әйткәндә, Мәхмүт Галәүнең 1917 елга кадәрге иҗтимагый-мәдәни һәм әдәби эшчәнлеге күп тармаклар буенча бара. Бу чорда ул татар әдәби-мәдәни фикер дөньясының алгы сызыгыннан атлаган талантлы журналист һәм публицист, тәҗрибәле нашир вә матбага белгече, оста оештыручы һәм халыкка аң-белем таратучы мәгърифәтче булып таныла.

Ниһаять, зилзиләле, табигый агышындагы тормыш тәртипләрен пыран-заран китергән 1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары башлана. Иҗтимагый-сәяси тормыштагы бу кискен үзгәрешне, кыйблалар алышуны М.Галәү ничек кабул иткән соң? Җайланган тормыш тәртипләренең кисәк кенә бозылып куюы, 1914 елдан бирле уңышлы эшләп килгән «Белек» нәшриятының яңа хакимият тарафыннан конфискацияләнеп дәүләт кулына күчүе, үз наширлегендә вә мөхәррирлегендә чыгып килгән, ул вакытта болай да бердәнбер татарча көлке журналы булып калган «Кармак»ның туктатылуы – болар, әлбәттә, әдипнең рухи халәтенә тәэсир итмичә калмаган. Әмма, намусы чиста кеше буларак, аннан да бигрәк яңа хакимият вәгъдә иткән «якты киләчәк»кә өмет баглап, шулай ук егерменче еллар башында милли сәясәттә, милли дәүләтчелек юлында ирешелгән кайбер уңай үзгәрешләрне дә күреп, М.Галәү ихластан яңа, «якты тормыш төзүчеләр» сафына басарга омтыла.

1919 елда ул Башкортстан Мәгариф комиссариатының кантон бүлегендә хезмәт итсә, 1920 елны Оренбург губернасында һәм Мәскәүдә мәгариф-нәшрият системасында эшләп ала, 1921 дә бөтенләй эшсез калып, янә Оренбургка кайта, 1922–1923 елларда төрле хосусый ширкәтләрдә хезмәт итә, алар таратылгач, бер ел тәмам эшсез йөреп, 1925 елны кабат Мәскәүгә бара, анда берникадәр вакыт СССР халыкларының Мәркәз нәшриятында һәм үзе оештырышкан хәреф җыючылар (наборщиклар) мәктәбендә эшли. 1930 елда югары даирәләргә язган бер шикаять хатында ул: «1926 елдан алып бүгенге көнгәчә мин тагын эшсез. Ничек кирәк алай, ярым ач хәлдә көн кичерәмен», – дип билгеләп үтә.

Ләкин иң гаҗәбе шунда: «ярым ач хәлдә көн кичерүенә» карамастан, М.Галәүнең матур әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге нәкъ менә шушы елларга туры килә. Ул илдәге социаль үзгәрешләргә бәйле кешеләр аңында, психологиясендә барган үтә катлаулы, каршылыклы процессларны чагылдырган дистәдән артык хикәя, татар авылына инкыйлаб алып килгән үзгәрешләр-болганышлар фонында төрле катлау кешеләре арасындагы киеренке мөнәсәбәтләрне психологик планда яктырткан «Кабулсай» дигән романын, «Саламторханнар», «Курчак туе» исемле сатирик комедияләрен һәм «Пугачев явы» дигән тарихи пьесасын яза. Барыннан да бигрәк шушы елларда әдип үзенең күңеле түрендә күптәннән йөрткән иҗади хыялын – татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Әдип алдан һәр китапның киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. Беренче китапта XIX гасыр татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын, икенче китапта 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүе, өченче китапта рус-япон сугышы һәм 1905 елгы беренче инкыйлаб чоры һәм, ниһаять, «Өермәләр» дип исемләнгән соңгы дүртенче томда большевиклар инкыйлабы елларындагы давыллы вакыйгаларны гәүдәләндерү күздә тотылган була. Ләкин, язучының фаҗигале язмышына бәйле рәвештә, роман-эпопеяның беренче ике китабы гына язып тәмамлана, өченче, дүртенче кисәкләре, каралама хәлендә әзер булсалар да, әдипнең кулъязма архивы һәм беренче ике кисәгенең асыл нөсхәләре белән бергә юкка чыгалар. Беренче ике кисәген тәшкил иткән «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары да безгә 1930–1934 елларда Мәскәүдә русча тәрҗемәдә чыккан басмалары буенча гына билгеле.

Ә менә әсәрләрен оригиналында бастыру мәсьәләсендә әдип Татарстандагы нәшрият җитәкчелеге белән берничек тә уртак тел таба алмый. Кулъязмалары нәшриятка кат-кат тәкъдим ителсә дә, субъектив тәнкыйтькә яки, әдипнең үз тәгъбиренчә, «чиктән ашкан саклык күрсәтү»гә очрап, һәр юлы «төзәтү өчен» авторга кире кайтарыла. Соңгы мәртәбә нәшрият җитәкчелеге «Мөһаҗирләр» романының татарча кулъязмасын рецензентлар таләп иткәнчә «төзәтү өчен» 1936 елның ахырларында кире кайтара. Бу хакта нәшриятның язма рәвештә теркәлгән рәсми боерыгы сакланган.

Замандашларының истәлекләренә караганда, Мәхмүт Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр өчен Казанга китерәләр. Махсус коллегия (ОСО) утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була. НКВД биргән белешмә кәгазе буенча әдипнең вафаты (атып үтерелүе?) 1938 елның 12 ноябрендә дип фараз кылына.

Тоталитар режим булмаган җинаятьләр кылуда гаепләп әдипне зинданга яба һәм шунда гомерен кисә, тик, никадәр тырышса да, язучының абруйлы исемен һәм әдәби мирасын бөтенләе белән тарихтан сызып калдыра алмый. Узган гасырның алтмышынчы елларында әдипнең русча тәрҗемәдә генә сакланып калган «Болганчык еллар» белән «Мөһаҗирләр» романнары, кабаттан татар теленә тәрҗемә ителеп һәм кат-кат матбугатта басылып, егерменче йөз татар әдәбияты хәзинәсендә үзләренә лаек урынны ала.

М.Галәү – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ник язылганнар?: төрле вакытта төрле мөнәсәбәт илә мәнзум парчалар мәҗмугасы. – Нашире Хөсәен Хөсәенев. – Оренбург, 1912.
Төрки уку: ибтидаи мәктәпләрдә Әлифбадан соң укытыр өчен кыйраәт. – 1 җөзьэ. – 4 басма. – Оренбург: Белек. – 1918. – 80 б.
Пугач явы: XVIII гасырның соңгы яртысында булып узган вакыйгадан. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1926. – 143 б. – 3000 д.
Саламторханнар: пьеса: җәмәгатьчелек тарихыннан бер кисәк. – М.: Нәшрият, 1926. – 91 б. – 5000 д.
Каяу: хикәяләр. – Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1927. – 38 б. – 3000 д.
Төеннәр: хикәяләр. – Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1928. – 75 б. – 3000 д.
Чүлмәк тулгач: «Канлы тамгалар» атлы тарихи романнан өземтәләр. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929. – 79 б. – 3000 д.
Күпнең берсе: хикәя. – М.: Центриздат, 1931. – 46 б. – 5000 д.
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр: романнар / тәрҗ. Я.Халитов, Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 536 б. – 15000 д.
Болганчык еллар: тарихи роман. – 2 басма / тәрҗ. Я.Халитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 215 б. – 15000 д.
Мөһаҗирләр: тарихи роман. – 2 басма / тәрҗ. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 319 б. – 15000 д.
Төеннәр: хикәяләр, пьесалар, истәлек / төз., искәрмәләр һәм ахыр сүз авт. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит нәшр., 1986. – 352 б. – 5500 д.
Мөһаҗирләр: тарихи роман. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 303 б. – 5000 д.
Сайланма әсәрләр: – Казан: Хәтер (ТаРИХ), 2002. – 576 б. – 20000 д.

* * *
Муть: роман / пер. с татар. Г. Шариповой; предисл. И.Бороздина. – М.-Л.: ГИЗ, 1930. – 238 с.
Мухаджиры: роман / пер. с татар. автора. Лит. обраб. С.Быстрицкой. – М.: Сов. литература, 1934. – 256 с. – 7000 экз.
Кабулсай: роман / пер. с татар. автора. Лит. обраб. С.Сапожниковой. – М.: Моск. тов-во писателей, 1934. – 280 с. – 5200 экз.
Муть. Мухаджиры: романы / послесл. Г.Кашшафа. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1959. – 456 с. – 15000 экз.
Муть. Мухаджиры: романы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 448 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Җәләл С. Матур әдәбиятыбызда 1897 елгы перепись чуалышлары // Яңалиф. – 1929. – № 11. – 13–17 б.
Бакир Г. Болганчык еллар шәүләсе // Соц. Татарстан. – 1967. – 28 нояб.
Гыйльманова Ф. Язучы, журналист һәм публицист // Казан утлары. –1968. – № 7. – 57–59 б.
Ганиева Ф. Мәхмүт Галәүнең «Канлы тамгалар» дилогиясенең сюжет үзенчәлекләре // Ф.Ганиева. Татар әдәбияты мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 160–168 б.
Фәйзи Ә. Мәхмүт Галәү // Ә.Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 113–118 б.
Җәлил М. М.Галәүнең «Болганчык еллар» дигән китабы // М.Җәлил. Әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 69–73 б.
Ганиева Ф. Йөз яшьлекләр буыныннан Мәхмүт Галәү // Казан утлары. – 1987. – № 9. – 184–186 б.
Даутов Р. Әдипнең фаҗигасе // Казан утлары. – 1996. – № 9. – 170–176 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»