поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАЛӘҮ МӘХМҮТ

(1886-1938)

Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) — XX йөздәге татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче — 1886 елның сентябрь аенда Казан губернасының Арча өязе (хәзерге Татарстан АССРның Арча районы) Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туган. Авылда, әтисендә укып, башлангыч белем алгач, 1897 елда унбер яшьлек малайны Казанның бер кадими мәдрәсәсенә укырга кертәләр. Анда алты-җиде ел мөдәррисләр биргән һәм тормыш үзе өйрәткән белемнәрне үзләштереп, мәдрәсәне тәмамлап чыккач, ул 1904 елда Әстерханга юл тота һәм шундагы бер татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Әстерханда 1907 елның ахырларына кадәр яши. Шушы өч ел эчендә шәһәр татар яшьләренең мәдәни-сәнгать эшләрендә актив катнаша, Бакуда чыга торган «Шәркый рус» һәм Әстерхандагы «Борһане тәрәкъкый» газеталарында кечкен-кечкенә мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елның 2 мартыннан Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (ул өч саны чыккач туктатыла) анда секретарь вазифасын үти.

1907 елда М. Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. Шуның өстенә ул, шәһәрдәге революцион хәрәкәттә катнашканы һәм Әстерхандагы большевистик оешмалар белән бәйләнештә торганы өчен, полиция күзәтүе астына алына. Бу эзәрлекләүләрдән котылу максаты белән, ул 1907 елның ахырында Әстерханны бөтенләй ташлап китә һәм, Оренбургка барып, «Кәримев — Хөсәеневләр» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 1909—1913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә.

Әстерханда башланган журналистлык һәм публицистик эшчәнлеген М. Галәү Оренбургта да дәвам иттерә: иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган публицистик мәкаләләр, брошюралар иҗат итә, үзе редактор-мөхәррир булган «Кармак» исемле көлке журналында (1914—1918) фанатик руханилар, халык байлыгын талап кесә калынайтучы алпавытлар-мирзалар, искелеккә ябышып ятучы мөгаллимнәр һәм башка «милләт Хадимнәре» өстеннән ачы көлеп язган күп санлы фельетоннарын, сатирик язмаларын бастыра.

М. Галәүнең бу чорда тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул рус классикларыннан А. Пушкинның «Буран» хикәясен, Л. Толстойның «Хаҗи-Морат» повесте белән «Крейцер сонатасы» хикәясен һәм поэзиядән А. Пушкин, М. Лермонтов шигырьләрен, аерым алганда, М. Лермонтовның атаклы «Пушкин үлеменә» исемле шигырен тәрҗемә итә. Шигъри тәрҗемәләр һәм авторның үз шигырьләре, бергә тупланып, 1912 елда Оренбургта аерым китап булып басылып чыга.

Нашир һәм журнал редакторы буларак, М. Галәү татар халкы арасында аң-белем тарату, популяр характердагы фәнни брошюралар, уку-укыту кулланмалары, дәреслекләр бастырып чыгару эшенә күп көч куя, журнал редакциясенә талантлы яшь язучыларны туплый. Ул үзе дә төрле уку әсбаплары төзү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 1911 елда ул беренче сыйныф (класс) балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һөнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра.

Бөек Октябрь революциясен М. Галәү Оренбургта каршылый һәм беренче көннәрдән үк Совет властена хезмәткә күчә. 1919 елда ул Башкортстан Халык мәгарифенең кантон бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире булып эшли, 1920 елда Оренбург губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли, ә 1921 елда, нәшрият белгече буларак Мәскәүгә чакырылып, анда ПУРның «Шәрекъ» («Восток») бүлегенә әдәбият бастыру эшләре начальнигы итеп билгеләнә. 1922—1924 елларда М. Галәү Оренбургта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә, ә 1925 елда аны яңадан Мәскәүгә чакыралар. Ул Үзәк нәшрият (Центриздат) каршындагы наборщиклар мәктәбен оештырыша һәм соңыннан аның мөдир урынбасары булып эшли.

Мәскәүдә яшәгән елларында М. Галәү җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул язучыларның Мәскәү комитеты члены, ревизия комиссиясе әгъзасы, Үзәк әдәби кабинетта консультант һәм башкалада татарча чыга торган «Коммунист» («Эшче»нең дәвамы) газетасы каршында әдәби тел түгәрәгенең җитәкчесе була. Гомеренең соңгы елларында (М. Галәү 1938 елның 12 ноябрендә вафат була) ул СССР Язучылар союзы каршындагы тәнкыйть-библиография бүлегендә эшли.

М. Галәүнең нәфис әдәбият өлкәсендәге актив эшчәнлеге егерменче еллардан башлана. Бу чорда язылган күп санлы очеркларында, хикәяләрендә язучы илдә барган социаль үзгәрешләрне, шуңа бәйле рәвештә кешеләр аңындагы, психологиясендәге каршылыклы, дәвамлы һәм үтә катлаулы яңарыш процессларын күрсәтергә омтыла. Аларда яңа кеше проблемасы, искелек белән яңалык көрәше, шәһәр белән авыл мөнәсәбәте кебек гаять әһәмиятле, актуаль мәсьәләләр күтәрелә («Каяу», «Күкеле сәгать», «Күпнең берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һ. б. хикәяләр). Язучы үзенең каләмен драматургия жанрында да сынап карый. 1924 елда, Оренбургта яшәгәндә, ул бер-бер артлы «Салам-торханнар», «Курчак туе» һәм «Пугач явы» исемле пьесалар иҗат итә. Болардан аеруча соңгысы, «Пугач явы» исемле тарихи пьесасы игътибарга лаеклы. Бу әсәрдә автор, тарихи фактларга хилаф китермичә, сәнгатьчә формада халык рухының җиңелмәс бөеклеген, дәвамлылыгын күрсәтү юлында уңышлы адымнар ясый.

Егерменче еллар ахырында М. Галәү үзенең күңеле түрендә йөрткән күптәнге иҗади хыялын — татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Автор алдан һәр китапның киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. Беренче китап революциягә кадәрге татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын тасвирлый һәм «Ил тыныч чакта» да исемләнә. Икенче китап 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төкиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. «Сабак» исемле өченче китап рус-япон сугышы һәм 1905 елгы Беренче рус революциясе чоры вакыйгаларына, ә «Өермәләр» исемле соңгы дүртенче том Октябрь революциясе еллары вакыйгаларына нисбәт ителергә тиеш була.

Ләкин эпопеяның беренче ике китабы гына язылып тәмамлана, өченче һәм дүртенче кисәкләрен язарга автор өлгерми кала. Беренче ике кисәге, русчага тәрҗемә ителеп, 1931 һәм 1933 елларда Мәскәүдә «Муть» һәм «Мухаджиры» исемнәре белән аерым китап булып басыла. Татарча оригиналлары исә, шул заманның әдәбият белемендәге вульгар-социологизм тәнкыйтенә дучар булып, автор исән чагында басмага кабул ителмиләр, иң аянычлысы, 1937 елларда бу оригиналларның кулъязмалары да юкка чыга. Бары тик җитмешенче еллар башында гына бу ике роман, русчадан кабат тәрҗемә ителеп (тәрҗемәчеләре — Я. Халитов һәм Р. Даутов), татар телендә беренче мәртәбә дөнья күрә.

«Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта»), «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романнары, язмышлары никадәр генә аянычлы булмасын, вакыт сынавын үтеп, бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар.

М. Галәүнең революциядән соңгы авылда яңа тормыш кору, шул юлда кешеләр арасындагы сыйнфый каршылыкларны психологик планда сурәтләгән «Кабылсай» (1933) исемле романы да бар. Бу әсәр дә, төп оригиналында басылмыйча, заманында русча тәрҗемәдә генә дөнья күргән.

М. Галәү 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены була.

БИБЛИОГРАФИЯ

Төрки уку. Ибтидаи мәкт. Әлифбадан соң укытыр өчен кыйраәт. 1-җөзә.— Үзгәр., арттыр. 4-басма.— Оренбург: Белек, 1918.— 80 б.
Пугач явы: (18 нче гасырның соңгы яртысында булып узган вакыйгадан.—-М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1926.—143 б. 3000.
Салам-торханнар: Пьеса 3 пәрдәдә, 4 күренештә. Җәмәгатьчелек тарихыннан бер кисәк.—М.: Нәшрият, 1926.—91 б. 5000.
Каяу: (Хикәяләр).—Казан: Татарстан дәүл. нәшр., 1927.—38 б. 3000.
Күпнең берсе: Хикәя.—М: Центриздат, 1931.—46 б. 5000. Төеинәр: Хикәяләр җыентыгы.— Казан: Татарстан дәүл. нәшр., 1928.— 75 б. 3000.
Чүлмәк тулгач: «Канлы тамгалар» атлы тарихи романнан өземтәләр.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.— 79 б. 3000.
Болганчык еллар; Мөһаҗирләр: Роман (Рус теленнән Я. Халитов һәм Р. Даутов тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 536 б., 1 б. портр. 15 000.
Болганчык еллар: Роман.— 2-басма/Рус теленнән Я. Халитов тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—215 б. 15 000.
Мөһаҗирләр: Роман (Р. Даутов тәрҗ. 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1977.—319 б. 15 000. Рец.: Ахунҗанов Г. Тәрҗемә практикасында үзенчәлекле бер уңыш.—Казан утлары, 1969, № 12, 161—163 б.; Бакир Г. Болганчык еллар шәүләсе.— Соц. Татарстан, 1969, 31 авг.; Ганиева Ф. Мәхмүт Галәүнең «Канлы тамгалар дилогиясенең сюжет үзенчәлекләре.— Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. Казан, 1972, 160— 168 б.
Муть: Роман/Пер. с татар. Г. Шариповой. Предисл. И. Бороздина.— М.—Л.: ГИЗ, 1930.-238 с.
Мухаджиры: Роман/С татар. пер. автора. Лит. обраб. О. Д. Быстриц-Кей.— М.: Сов. лит., 1934 — 256 с. 7000.
Кабулсай: Роман/С татар. пер. автора. Лит. обраб. С. Сапожниковой.- М.: Моск. т-во писателей, 1934.— 280 с. 5 200.
Муть. Мухаджиры: Романы. [Послесл. Г. Кашшафа].— Казань: Таткнигоиздат, 1959.—456 с. 15 000.
Муть. Мухаджиры: Романы/Пер. с татар. Г. Шариповой.— Казань, Тат-книгоиздат, 1982.— 448 с. 100 000 (Б-ка татар, романа). Рец.: Беляев Г. Романы М. Галяу.— Сов. Татария, 1960, 12 февр.; Мустафин Р. Страницы жизни народной.— Дружба народов, 1960, № 9, с. 250—252.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Фәйзи Ә. Мәхмүт Галәү.— Кит.: Фәйзи Ә. Әдипнең эрудициясе: (Публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекләр, хатлар). Казан, 1973, 113—118 б.
Гыйльманова Ф. Язучы, журналист һәм публицист.— Казан утлары, 1968, №7, 57—59 б. Ганиева Ф. Әдип гомере: (Мәхмүт Галәүнең тууына 90 ел).— Казаң утлары, 1976, №9, 133—144 б.
Гильманова Ф. Яркий, самобытный художник.— Сов. Татария, 1967,, 28 нояб.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»