поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАФУРИ МӘҖИТ

(1880–1934)

Татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы – күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 20 июлендә (яңа стиль – 1 август) Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Гафури районы) Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшенә җиткәч, аны авыл мәктәбенә укырга бирәләр, берничә елдан ул күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә. Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе, әнисе үлә, һәм унбер-унике яшьлек шәкертнең мәдрәсә тормышы чиктән тыш авырлаша. Ул тамак ялы өчен баерак шәкертләргә самавыр куеп, ашларын пешереп, кулъязма китаплар күчереп укырга мәҗбүр була.

1896 елның көзендә М.Гафури, укуын берәр зуррак мәдрәсәдә дәвам иттерү теләге белән, җәяүләп Уфага китә, ләкин ярлы булуы аркасында кала мәдрәсәләренең берсенә дә керә алмый. Ике ел чамасы төрле урыннарда көнлекче, кара эшче, авыл мәктәбендә мөгаллим булып эшләп йөргәннән соң, ул, ниһаять, 1898 елда Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә («Рәсүлия») барып урнаша.

Мәдрәсәдәге иске схоластик укыту аңа әллә ни зур белем бирми, монда ул күбрәк үзлегеннән өйрәнә, К.Насыйри, Р.Фәхретдинев, Ф.Кәрими кебек мәгърифәтче язучыларның әсәрләре белән якыннан таныша. Җәйге каникул вакытларында М.Гафури, кышлык акча юнәтү өчен, төрле яллы эшләрдә йөри: кулакларга урак ура, миллионер Яушевларның – торф, Рәмиевләрнең алтын чыгару рудникларында эшли, казакълар арасына китеп балалар укыта.

М.Гафуриның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре дә Троицк мәдрәсәсе белән бәйле. 1902 елның язында ул, мәдрәсә тәртипләреннән көлеп, «Ишан шәкертләренә» дигән сатирик шигырен язып тарата, хәтта шул җирлектә хәлфәләр, карт шәкертләр белән низагка керә. Шул ук 1902 елны җәен М.Гафури үзенең «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» исемле беренче проза әсәрен, аннары, 1902–1904 еллар арасында, «Вә иннә мин әш-шигъри ди хикмәти» («Дөрестән дә, шигырьдә хикмәт бар»), «Себер тимер юлы», «Гыйлем», «Яшь гомерем», «Безнең иске мәдрәсәдә яткан чаклар» исемле дидактик поэмаларын иҗат итә. Аларда ул, унтугызынчы йөз татар мәгърифәтчелеге идеяләре рухында, халыкны аң-белемле, мәгърифәтле, һөнәрле булырга өнди, наданлыкка, ялкаулыкка нәфрәтен белдерә. Яшь әдипнең бу әсәрләре тиздән Казанда һәм Оренбургта басылып чыккан беренче җыентыкларында урын алалар («Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», Казан, 1904; «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт», Оренбург, 1904; «Яшь гомерем», 1906).

1905 елның августында М.Гафури Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. 1905 елгы октябрь көннәрен ул шунда каршылый һәм халык кузгалышының беренче тәэсире белән үк «Милләтемә шатлык шигыре»н яза һәм аны яңа чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасында бастыра.

Инкыйлаб елларында шагыйрьнең әдәби-эстетик карашлары, чынбарлыкка мөнәсәбәте революцион демократизм юнәлешендә үсә бара, әсәрләрендә сәяси азатлык, милли тигезлек һәм гражданлык хокуклары өчен көрәш мотивлары көчәя, башлангыч иҗатында өстенлек иткән үгет-нәсихәт, аң-белемгә өндәүләр сүрелеп, тормышны объектив рәвештә критик реализм позицияләреннән торып сурәтләүгә игътибар арта («Бай кеше», «1906 елдан 1907 елга васыять», «Базарга чыктым» шигырьләре, «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» хикәясе һ.б.).

1906 елны М.Гафури Уфаның «Галия» мәдрәсәсенә күчә һәм анда бер ел – рәсми шәкерт, ике ел – ирекле тыңлаучы булып укып йөргәннән соң, 1909–1912 еллар арасында фәкать язу эше белән генә шөгыльләнә. Бу чорда ул бик күп әсәрләр иҗат итә. Казан, Уфа нәшриятларында әдипнең дистәгә якын шигырь китабы, тугыз хикәя җыентыгы, газета-журналларда күп кенә публицистик мәкаләләре басыла.

1912 елның языннан алып 1917 елның октябренәчә М.Гафури Уфада Кәримевләрнең «Шәрекъ» матбагасында корректор булып хезмәт итә.

Реакция һәм империалистик сугыш елларында М.Гафуриның иҗатында пессимистик авазлар, кайгы-хәсрәт мотивлары да яңгырап ала, ләкин бөтен рухы, йөрәге белән хезмәт халкына береккән, аның мәнфәгатьләрен гомере буе яклаган шагыйрь үзенең төп иҗат юнәлеше булган реализм принципларыннан беркайчан да читкә тайпылмый. Аның реакция елларында язылган күп кенә әсәрләрендә, бигрәк тә мәсәлләрендә, социаль гаделсезлек фаш ителә, кыю иҗтимагый фикерләр әйтелә.

Февраль инкыйлабын шагыйрь «Хөррият иртәсе», «Азатлык хөрмәтенә», «Курыкмагыз!», «Кызыл байрак» кебек азатлык каһарманнарын – эшчеләрне данлаган шигырьләре белән каршылый. Октябрьгә инде ул турыдан-туры пролетариат интересларын җырлаучы шагыйрь-гражданин булып керә.

Совет чорында М.Гафури иҗаты яңа темалар белән байый. Совет патриотизмы, халыклар дуслыгы, социалистик хезмәт аның иҗатында үзәк урыннарны ала. Шул ук вакытта ул хезмәт халкының революциягә кадәрге тормышын яңа, социалистик реализм позицияләреннән торып сурәтләгән әсәрләр, башлыча проза әсәрләре язуга да күп көч сала. «Эшче» (1920) исемле поэма, балалар өчен язылган «Ялчы» (1921), «Безнең әйберләрне сатканда» (1927) хикәяләре, атаклы «Кара йөзләр» повесте (1926), «Тормыш баскычлары» (1927), «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) кебек автобиографик характердагы күләмле проза әсәрләре егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле казанышлары булып тәкъдир ителәләр.

М.Гафури драматургиядә дә каләм көчен сынап карый. Аның социалистик тормыш шартларында аталар һәм балалар проблемасын яктырткан, егерменче еллардагы авыл хуҗалыгы коммуналары тормышын сурәтләгән «Кызыл йолдыз» пьесасы үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм Башкортстан Мәгариф халык комиссариаты оештырган конкурста беренче дәрәҗә премия белән бүләкләнә.

Октябрь революциясеннән соң М.Гафури 1928 елга кадәр типографиядә, Уфада чыккан газета-журнал редакцияләрендә эшли, аннары профессионал язучылык хезмәтенә күчә. 1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.

М.Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Совет чорында М.Гафуриның әсәрләре татар, башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басыла. 1954–1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980–1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрә.

М.Гафури – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кызыл байрак: шигырьләр. – Өфө: Шәрекъ матбагасы, 1917. – 24 б.
Солдат хатыны Хәмидә: хикәя. – Өфө: Шәрекъ матбагасы, 1917. – 60 б.
Янган йөрәк: шигырьләр. – Өфө: Борадәран Кәримовлар, 1918. – 31 б.
Ялчы: хикәя. – Өфө: 3 нче совет матбагасы, 1921. – 12 б.
Эшче: поэма. – Казан: Татар социал шуралар җөмһүриятенең дәүл. нәшр., 1922. – 36 б. – 20000 д.
Кызыл байрак: шигырьләр. – Казан: Татар социал шуралар җөмһүриятенең дәүл. нәшр., 1922. – 30 б. – 5000 д.
Ачлык тырнагында: шигырьләр. – Өфө: Башкорт. нәшр. һәм китап сәүдәсе ширкәте, 1923. – 41 б. – 2000 д.
Кызыл йолдыз: пьеса. – Өфө: Башкнига, 1925. – 71 б. – 5000 д.
Кызыл тәлгәшләр: шигырьләр. – М.: Нәшрият, 1925. – 48 б. – 5000 д.
Без бәләкәй чакларда: балалар өчен хикәяләр. – Өфө: Башкнига, 1927. – 47 б. – 2000 д.
Кара йөзләр: повесть. – Казан: Гажур, 1927. – 140 б. – 3000 д.
Төнге смена: шигырьләр. – Казан: Гажур, 1927. – 40 б. – 3000 д.
Хәзер ансат ул – элек кыен иде: балалар өчен. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1927. – 32 б. – 5000 д.
Заятүләк һәм Сусылу. – Казан: Яңалиф, 1927. – 31 б. – 3000 д.
Ачлык тырнагында: шигырьләр. – Казан, 1928. – 31 б. – 5000 д.
Тормыш баскычлары: повесть. – Өфө: Башгиз, 1930. – 102 б. – 5000 д.
Югалган Актырнак: хикәя. – Казан: Яңалиф, 1930. – 59 б. – 5000 д.
Шагыйрьнең алтын приискасында: автобиогр. повесть. – Казан: Татиздат, 1931. – 100 б. – 5000 д.
Мәҗит Гафуриның сайланма әсәрләре / кереш сүз авт. Х.Хисмәтуллин. – Казан: Татиздат, 1932. – 252 б. – 5000 д.
Хәзер ансат ул – элек кыен иде: балалар өчен. – Казан: Госиздат, 1935. – 44 б. – 10000 д.
Әсәрләр җыелмасы: 2 томда / төп оригиналлар буенча басарга әзерләүчеләр Б.Ишемгол һәм С.Кудаш. – Өфө: Башгосиздат, 1937. – 383 б. – 10200 д.
Балалар өчен хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 92 б. – 5145 д.
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. М.Җәлил. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 645 б. – 10000 д.
Мәҗит Гафури әсәрләре. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 291 б. – 6075 д.
Бал корты һәм кигәвен: шигырь. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 10 б. – 10070 д.
Балалар күңеле. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 127 б. – 10185 д.
Шигырьләр һәм мәсәлләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 59 б. – 5000 д.
Тавык белән үрдәк: шигырь. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 10 б. – 10000 д.
Әтәч белән сандугач: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 11 б. – 5065 д.
Әсәрләр җыелмасы. – 4 том. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 571 б. – 5065 д.
Без бәләкәй чакларда: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 80 б. – 5165 д.
Алмаз ташы: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 23 б. – 10000 д.
Шагыйрьнең алтын приискасында: автобиогр. повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1950. – 80 б. – 5000 д.
Кара йөзләр: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 124 б. – 5000 д.
Гөлләр бакчасында: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 122 б. – 5065 д.
Мәсәлләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 39 б. – 5065 д.
Тормыш юлым: истәлекләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 128 б. – 5065 д.
Элек шулай иде: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 44 б. – 5065 д.
Шагыйрьнең алтын приискасында: автобиогр. повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1953. – 111 б. – 10000 д.
Сайланма әсәрләр. 2 томда. – Казан: Таткнигоиздат, 1953–1954. – 10000 д.
1 т. – 428 б.
2 т. – 518 б.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр, мәсәлләр, хикәяләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 332 б. – 10000 д.
Кара йөзләр: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 139 б. – 5000 д.
Мин ватанчы: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 75 б. – 4000 д.
Сайланма әсәрләр / төз. Ә.Нигъмәтуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 355 б. – 8000 д.
Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 140 б. – 17000 д.
Кара йөзләр: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 104 б. – 15000 д.
Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980–1983. – 15000 д.
1 т.: шигырьләр, мәсәлләр (1902–1917). – 1980. – 535 б.
2 т.: шигырьләр, сәхнә әсәрләре (1917–1934). – 1980. – 598 б.
3 т.: проза, публицистика (1902–1917). – 1983. – 392 б.
4 т.: совет чоры прозасы. – 496 б.

* * *
На золотых приисках поэта: автобиогр. повесть / пер. с татар. Н.Газизова. – Уфа: Башгиз, 1936. – 133 с. – 7000 экз.
Труженик: поэма / пер. с татар. М.Светлова. – М.: Худож. лит., 1936. – 45 с. – 3000 экз.
Опозоренные: одна из миллионов жертв старого быта: повесть / пер. с татар. Х.Насибуллина. – Уфа: Башгосиздат, 1938. – 148 с. – 10000 экз.
Стихи / пер. Д.Кедрина, П.Панченко; предисл. П.Скосырева. – М.: Правда, 1940. – 48 с. – 50000 экз.
Избранные стихи / пер. с татар. – Уфа: Башкнигоиздат, 1940. – 148 с. – 3000 экз.
На золотых приисках поэта: автобиогр. повесть / пер. с татар. Н.Газизова. – Уфа: Башгиз, 1946. – 100 с. – 7000 экз.
Стихотворения / пер. с татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1947. – 52 с. – 10000 экз.
В далеком детстве: рассказы / пер. с татар. И.Заботина. – Казань: Татгосиздат, 1948. – 28 с. – 15000 экз.
Стихотворения / пер. с башкир.; вступ. статья С.Кирьянова. – М.: Сов. писатель, 1948. – 184 с. – 10000 экз.
Повести / пер. с башкир. А.Борщаговского; предисл. Г.Рамазанова. – М.: Сов. писатель, 1952. – 375 с. – 30000 экз.
Рассказы о прошлом / пер. с татар. И.Заботина. – Казань: Таткнигоиздат, 1953. – 52 с. – 8000 экз.
Избранные стихотворения / пер. с башкир.; сост. и ред. Б.Турганова. – М.: Гослитиздат, 1953. – 176 с. – 10000 экз.
Повести / пер. с башкир. А.Борщаговского. – М.: Сов. писатель, 1955. – 360 с. – 75000 экз.
Избранное: проза, стихи / пер. с башкир.; предисл. А.Кудашева. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1955. – 564 с. – 10000 экз.
Ступени жизни: повести / пер. с татар. А.Борщаговского. – М.: Сов. Россия, 1958. – 200 с. – 75000 экз.
Наше детство: рассказы / пер. с татар. З.Халитовой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1959. – 52 с. – 30000 экз.
Повести / пер. с башкир. А.Борщаговского. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1963. – 316 с. – 10000 экз.
Избранная лирика / пер.; вступ. статья П.Тычины; ред.-сост. В.А.Трубицын. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1966. – 62 с. – 50000 экз.
Я и мой народ: стихи / пер. с башкир. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1969. – 96 с. – 1000 экз.
Черноликие: повесть / пер. с татар. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1975. – 414 с. – 50000 экз.
Из прошлого: рассказы / предисл. Г.Рамазанова. – М.: Дет. лит., 1980. – 112 с. – 100000 экз.
Избранное: стихи / пер., сост. В.Ганиев; вступ. статья Г.Рамазанова. – М.: Худож. лит., 1980. – 270 с. – 10000 экз.
Утро свободы: стихи, поэма / пер. с башкир.; предисл. Р.Мустафина. – М.: Сов. Россия, 1980. – 447 с. – 25000 экз.
Стихотворения / пер.; вступ. статья Н.Зарипова. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1980. – 127 с. – 10000 экз.
Повести / пер. с башкир. А.Борщаговского; предисл. Г.Рамазанова. – М.: Сов. писатель, 1981. – 351 с. – 200000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Касыймов Г. Атаклы халык шагыйре Мәҗит Гафури. – Өфө: Башкортстан нәшр. һәм китап сәүдәсе ширкәте, 1923. – 87 б.
Халит Г. Мәҗит Гафури иҗаты: критик очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 213 б.
Гафури М. Тормыш юлым: истәлекләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 127 б.
Кудаш С. Хәтердә калган минутлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 287 б.
Нигъмәтуллин Ә. Мәҗит Гафури: иҗаты турында очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 94 б.
Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы: Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗаты турындагы очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 184 б.
Юзиев Н. Классик традицияләр дәвамчысы // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы: тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 39–47 б.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 11–23 б.

* * *
Тычина П. Патриотизм в творчестве Мажита Гафури. – Уфа: Союз сов. писателей Украины, 1942. – 44 с. – 2000 экз.
Кудашев А. Жизненный путь поэта. – Уфа: Башгосиздат, 1943. – 20 с.
Кудаш С. Навстречу весне: повесть / авториз. пер. с башкир. О.Резнина. – М.: Сов. писатель, 1952. – 240 с.
Гафури Э. Рождение гнева: рассказы о Мажите Гафури. – Уфа: Башгосиздат, 1953. – 47 с.
Башкуров Р. Маджит Гафури // Р.Башкуров. История татарской советской литературы. – М.: Наука, 1965. – С. 171–192.
Рамазанов Г. Творчество Мажита Гафури. – Уфа: Башкнигоиздат, 1970. – 303 с.
Рамазанов Г. Мажит Гафури: очерк жизни и творчества. – М.: Сов. Россия, 1980. – 160 с.
Маджит Гафури: материалы науч. конф., посвящ. 100-летию со дня рождения. – Казань, 1981. – 150 с.
Талант, отданный народу: статьи, речи о творчестве Маджита Гафури. – Уфа: Башк. кн. изд-во, 1982. – 224 с.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»