поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАФФАР ӘХӘТ

Язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) 1948 елның 23 декабрендә (рәсми документларда – 1949 елның 1 гыйнвары) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Олы Әшнәктәге сигезьеллык һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. 1971–1981 елларда Казанда республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында хәбәрче-корреспондент һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1982–1987 елларда Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына, аннан соң 1987–1990 елларда Казанда СССР (Россия) Культура фондының Татарстан Мәдәни фондына җитәкчелек итә. 1987 елдан ул янә матбугат хезмәтендә: «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Казан», «Мирас» журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын алып бара, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында әдәби мөхәррир булып эшли.

Тәҗрибәле газетачы-журналист булу өстенә Әхәт Гаффар күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да. Матур әдәбият мәйданына ул узган гасырның җитмешенче елларында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары»нда (№ 10) басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылып, журналларда һәм китапларында басылып чыккан «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981), «Яшиселәр алда иде» (1987), «Дәрья башы» (1995) кебек повестьлары, пьесалары һәм хикәя җыентыклары белән тормыш материалын үз каләменә хас психологик стильдә сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгына ия булган прозаик булып таныла. Сиксәненче еллар башында әдип, прозаның катлаулы төренә мөрәҗәгать итеп, Россиянең тоташ тарихи зилзиләләре әвәрәсендә татар авылы кичергән драматик хәлләрне гәүдәләндергән «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1983), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) исемле күләмле романнарын иҗат итә.

Ә.Гаффар әдәби эшчәнлегенең беренче чорларыннан ук сәхнә әдәбияты – драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның, нигездә, әхлакый-социаль мәсьәләләрне үзәккә алып, язу стиле буенча, прозасындагы кебек, хис, метафора, символ-киная синтезына корылган «Иртәгә улың булам» (1977), «Язлар моңы» (1978), «Җиләк вакыты бер генә» (1979), «Соңгы ләкләк» (1980), «Өч сорауга бер җавап» (1980), «Бер картлыкта, бер яшьлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары, татарның тарихи шәхесләреннән Мулланур Вахитовка багышланган «Сызылып таңнар атканда» (1984), герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы «Хөкем» (1986), «Соңгы сәгать» (1986) исемле драмалары үз вакытында татар театрлары сәхнәләрендә уңыш казаналар.

Ә.Гаффар театр сәнгате, әдәбият әһелләре, республиканың икътисади һәм мәдәни тормышы, милли мәсьәләләр турында көндәлек матбугаттагы чыгышлары һәм совет режимының ун ел буена Әфганстанда алып барган җинаятьчел сугышы турында аерым публицистик китап («771 аршын җир», 1991) авторы буларак та билгеле.

Әхәт Гаффар – М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1998) дигән мактаулы исем йөртә, Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты (2008).

Ә.Гаффар – 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әҗәт: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 127 б. – 13000 д.
Гозер: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 168 б. – 13000 д.
Бер йотым су: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 208 б. – 15000 д.
Язлар моңы: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 184 б. – 10000 д.
Су астындагы чишмә: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 125 б. – 15000 д.
Бишек: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 103 б. – 3100 д.
Бодай бөртеге һәм тегермән ташы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 239 б. – 10500 д.
Сызылып таңнар атканда: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 296 б. – 15000 д.
Яшиселәр алда иде: роман, повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 383 б.
771 аршын җир: Әфганстан сугышы: нәтиҗәләр, язмышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 110 б – 3000 д.
Әкәмәт: әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 1997. – 48 б. – 3000 д.
Богау: роман, повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 256 б. – 3000 д.
Энә күзе: хикәяләр, повестьлар, пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 286 б. – 2000 д.

* * *
Долг: повести, рассказы / пер. с татар. – М.: Современник, 1983. – 176 с. – 50000 экз. («Гозер»)
Глоток воды: повести , рассказы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1985. – 423 с. – 30000 экз. («Бер йотым су»)
Зерно и жернова: роман, повести / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1989. – 336 с. – 50000 экз. («Бодай бөртеге һәм тегермән ташы»)
Жизнь: рассказы, повесть, роман / пер. с татар. – Казань: Идел-Пресс, 2008. – 310 с. – 2000 экз. («Богау»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мостафин Р. Төптәнрәк уйлаганда // Казан утлары. – 1977. – № 1. – 157–168 б.
Гыймранова Д. Язлар моңы // Соц. Татарстан. – 1978. – 29 авг.
Вәлиев М. Яшь язучыга хат / М.Вәлиев. Яшьләр мәйданга чыга. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 59–68 б.
Сверигин Р. Төсләр һәм кешеләр // Казан утлары. – 1982. – № 7. – 165–167 б.
Яһудин Х. Төрле телләрдә // Соц. Татарстан. – 1986. – 11 май.
Егорова Н. Күр һәм хәтерлә // Татарстан яшьләре. – 1986. – 28 окт.
Төхфәтуллин Р. Сикереш алдыннан // Соц. Татарстан. – 1987. – 21 март.
Төхфәтуллин Р. Оптимистик трагедия // Соц. Татарстан. – 1988. – 2 апр.
Маликова М. Яңа агым, яңа сулыш белән // Татарстан яшьләре. – 1988. – 21 авг.
Хафизов С. Кинаяле роман // Соц. Татарстан. – 1990. – 20 май.
Хөснияр З. Яшиселәр алда әле // Шәһри Казан. – 1991. – 18 апр.
Тәхау К. Мамонт тешеннән... сөяк шулпасы // Мәдәни җомга. – 1995. – 10 нояб.
Бәдигый Х. Күңел аҗаганнары // Мәгърифәт. – 1998. – 5 дек.
Гыйльманов Г. Халыкчан иҗат иясе // Казан утлары. – 1999. – № 1. – 118 б.
Әгъләмов М. Табигать баласы // Ялкын. – 1999. – № 1. – 10–11 б.
Идрисов Р. Кече күңелле һәм горур // Ватаным Татарстан. – 1999. – 22 гыйнв.
Вәлиев М. Идел төбендәге чишмә / М.Вәлиев. Гамәл дәфтәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 223–230 б.
Нуруллин В. Талантлы әдип // Мирас. – 2004. – № 8. – 65–68 б.
Әхмәтҗанов М. Энә күзенә сыйган хәят // Мәдәни җомга. – 2006. – 1 дек.

* * *
Приставкин А. Мы – молодые: антология молодых писателей. – М.: Мол. Гвардия. – 1976. – С. 41. – 100000 экз.
Скульская Е. Мы молодые... // Сов. Эстония. – 1976. – 9 дек.
Тур В. Поиск // Сов. драматургия. – 1984. – № 2. – С. 96.
Рощектаев В. О долге и любви // Веч. Казань. – 1984. – 28 февр.
Скарлыгина Е. Долг // Лит. обозрение. – 1984. – № 7. – С. 81–82.
Стрельникова О. Вечное должно быть вечным // Сов. Татария. – 1984. – 30 сент.
Алексеева Т. С верой в человека // Лит. газета. – 1986. – 28 мая.
Кожевникова Н. По законам добра // Сов. Татария. – 1991. – 20 апр.

* * *
Vlaiv L. Grandfather’s Spring // Soviet literature. – 1985. – № 1.
Gudrun F. Erinnerung an eigene Kindheit // Neue Berliner illusrierte. – 1985. – № 46–47.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»