|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ГАФАРОВА СӨМБЕЛCөмбел Габделәхәт кызы Гаффарова 1980 елның 5 февралендә Казан шәһәрендә язучы Әхәт Гаффар һәм тарихчы-галимә Фәридә Гаффарова гаиләсендә туа. 1986 елда рус мәктәбендә укый башлап, туксанынчы еллар башында Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе ачылгач, укуын шунда дәвам иттерә. Уку дәверендә татар теленнән һәм әдәбиятыннан оештырылган олимпиадаларда, республика күләмендәге инша конкурсларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Бер үк вакытта үзе дә каләм тибрәтә башлап, «Ялкын» журналының 1989 ел гыйнвар санында «Безнең-сезнең заманда» исемле беренче әкияте басылып чыга. Тора-бара хикәя һәм әкиятләре башка журналларда, «Сабантуй» (1993), «Җәйнең җиде төсе» (2000) кебек күмәк җыентыкларда нәшер ителә, ә 1996 елда унберенче сыйныфта укучы уналты яшьлек авторның әкиятләре һәм хикәяләре тупланган «Безнең-сезнең заманда» исемендәге мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. |
Иң күп укылган
|