поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАДЕЛША ШӘҮКӘТ

Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында туган. Чаллыда эшчеләр мәктәбен тәмамлый. Аннан Казан дәүләт университетының татар теле нәм әдәбияты факультында укый. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул алты китап авторы: «Ярык мөгез» (1997), «Ядрә тигән» (1998), «Сәмән кадыйм» (2000), «Аучыҗыры» (2004), «Чоңгыл» (2006) һ.б. Хәзер Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә.

ТУГАН ЯКТА—УК АТКАНДА...

Себер диләр аны. Себер...
Бу әүвәлге исемме?
Иң борынгысы, иң чыны,
Тылсымлысы дисеңме?

Көзән тәнен җыергандай,
Тубыл суы тартыша:
Ярны ашап үзгәртсә дә,
Көче җитми тарихка...

Яшен түгел, күктә чатный
Карагайлар тамыры.
Рәхмәт инде: менә тагын
Сукмый исән калдырды.

И, Ходаем, ниемә соң
Безгә мондый игелек?
Болай да бит, тавыш-тынсыз,
Күп авыллык кимедек.

Йолдызлыкта безнең йолдыз
Бардыр, яна, дисеңме?
...Бабайлар дөрес кушканмы
Бу киңлеккә исемне?!

Черки

"Тиен күзенә тидерә алам—
Халкыма аннан ни файда?
Атка йөгән кидерә алам—
Халкыма аннан ни файда?

Аю-бүре аулый алам—
Халкыма аннан ни файда?
Төлкеләрне алдый алам—
Халкыма аннан ни файда?"—

Уйлана шулай яшь аучы,
Утырып төпкә, аланда.
"Файда булырмы халыкка?"—
Күзләре кысык һаман да.

...Ә черки? Черки шат, бик шат
Яшь аучы уйда сүнгәндә:
Иң илаһи ләззәт тоя
Ачу катыш кан эчкәндә.

Сөнге сабы

—Балта тагып билеңә,
Кая киттең бик иртә?
—Кирәк иде яшь каен
Сиртмәлеккә—бишеккә...

Күктә ничек киртләнер?—
Әйтмәдем мин дөресен:
Озак ятып чормада
Чергән сабы... сөңгенең.

И урманкай—яшел төн!
Менә тагын килдем мин.
Әүвәл—Алла, аннан—син!
Башка дусны белмим мин.

Кансыз Ермак явыннан
Бабаларны яшердең;
Ачлык, афәт килгәндә
Тере сулар эчердең.

Син булганда җир—ышык.
Син булганда без—исән.
Киметмәмме ямеңне?—
Сөңге саплык мин киссәм...

...Каеннарның тәненә
Куркам балта төртергә:
Кеше каны җылысы
Тузларыннан бөркелә.

Сөңге сабын бабайлар
Бу тирәдән кистеме;
Чормаларда черүен
Сизеп-белеп киттеме?

Чаба гына күрмә дип,
Тыз-быз килә борындык.
Бер уйласаң, ниятем—
Куркырлык шул, куркырлык.

...Минем ачу—ачумы?—
Суына ул иртәгә.
Җирнең газиз агачын
Нигә әрәм итәргә?

—Кая сиртмә? Нигә буш
Син кайтасың урманнан?
—Сайлап кына куйдым тик,
Онык әле тумаган...

Минем уй

Кичә чыбык иде, бүген—ботак.
Кичә чыпчык кунды, бүген—шонкар.
Кайчан имән булып калкыр да, ул Б
отагына давыл бәйләп куяр?

Дулана

Дулый, ярсына, чайкала,
Күрсә мине, дулана:*
Үзенә үпкә тотканга
Ошамыйм бит мин аңа.

Җансыз агачка сылтаулар
Түгел дә бит егетлек...
Дулана сынын күрүгә
Җан сызлый, кителер күк.

...Тимер көбәле явызлар
Туган якка үткәннәр.
Дуланадан бабаларым
Җәяләрен бөккәннәр.

Уклары, терәп атып та,
Ул көбәне тишмәгән:
Шул дулана үзәгенең
Көч-куәте җитмәгән...

...Кан төсе белән көзләрен
Тора балкып дулана.
Дөм чарасызлыктан гына
Бәйләнәм бит мин аңа...
________
* Дулана — дүләнә; агач исеме. Себермә, камырлык. (Боярышник.)
---------------

***
Тилгән оча һавада,
Әйләнә ул биектә.
Ук аталар малайлар
Җитә алмасын белеп тә.

Кире төшеп шул уклар
Югалалар үләндә.
Укны чукый чебешләр
Төшкән җирен күргәндә.

Ни уйлыйдыр тилгәннәр
Җәя укны типкәндә?
Ни уйлыйдыр чебешләр
Уклар "тып-тып" төшкәндә.

Ни уйлыйдыр малайлар
Җәя җебен тартканда?
...Мин дә бергә ук атам
Туган якка кайтканда.

Ачуларны йомшарта
Күккә төбәп ук ату.
Әфсен булып тоела
Укны күздән югалту.

Ни турында уйлыйм мин
Уклар очып киткәндә?
Мин куркак, әйтермен тик,
Ахырзаман җиткәндә.

Тик, татарның җирләрен
Кайтарсалар иртәгә,
Мин әзермен, буйга—ук
Атып, үлчәп китәргә.

Ничә көн ничәмә ук
Атып, эзләп барасы?!
...Түгел ул сиңа, түгел
Тилгән—чебеш арасы...

Чып-чын

Һаман да—шул Мәскәү... һаман-
Шул якларда туа ялган...

Менә бу чал урман—чып-чын.
Менә бу ак томан—чып-чын.

Себер татары да—чып-чын.
Аның хыялы да—чып-чын.

Саз буенда, сабый сыман,
Күзләремне кат-кат йомам.
Туган ягым, син дә Куан,
Җанымда юаныч тоям:
Күчем* кача белеп качкан,
Кайтыр, чыгар берәр кайчан...

Әйтер безгә Мәскәү һаман:
"Чеп-чи ялган бит бу. Ялган!"
______________
* Күчем — Себернең соңгы ханы.


Казан утлары №6, 2005
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»