поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАДЕЛ ӘХМӘТ

Шагыйрь, язучы-публицист Әхмәт Гадел (Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов) 1942 елның 2 февралендә Татарстанның Мамадыш төбәгендәге Ак Чишмә авылында туа. 1946 елда әтиләре сугыштан кайткач, гаиләсен Саба районындагы Әбде урман сәнәгате хуҗалыгына алып китә. Гомумән, Мөхәммәтһади агай, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга даими күченеп йөрергә мәҗбүр ителә, һәм Әхмәткә кечкенәдән үк төрле җир-төбәкләрдә яшәргә һәм төрле мәктәпләрдә укырга туры килә. 1959 елда Балык Бистәсе районындагы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлап, соңыннан Лубян урман техникумында урман белгече дигән һөнәри белем ала. 1962 елда гаскәри хезмәткә чакырыла.

1965 елның ахырында Ә.Гадел демобилизацияләнеп туган якларына кайта һәм комсомол юлламасы белән Түбән Кама нефть-химия заводы төзелешенә эшкә китә. Түбән Камада ул тракторчы, төзелеш компрессоры механигы, газета хәбәрчесе, радиотапшырулар редакторы булып эшли. Аннары Балык Бистәсе районының Шомырбаш авылында яшәгән авыру әнисе янына кайтып, бер ел шундагы сигезьеллык мәктәптә балалар укыта. 1967–1972 еллар арасында төрле төбәкләрдә – Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендә, Тольятти шәһәрендә, аннан янә Түбән Камада төрле хезмәт вазифалары башкара. 1973 елның җәй башында Әхмәт Гадел гаиләсе белән Казанга килеп төпләнеп, озак еллар буе шәһәрнең мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары оешмаларында: газета редакцияләрендә, радио, телевидениедә, Республика кинематографистларының дәүләт комитетында, Мәдәният министрлыгында эшли, берникадәр вакыт (1983–1984) СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып та тора.

Җитмешенче елларда Ә.Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Аның татар телендә чын-чынлап яза башлавы да шул елларга карый. Бу чорда ул заманча эчтәлекле, тормыш күзәтүләренә бай, үзенә генә хас җылы бер аһәң белән өртелгән лирик шигырьләрен яза һәм көндәлек матбугат, бигрәк тә «Казан утлары» журналы аша үзенең исемен шигырь сөючеләргә шактый нык танытып өлгерә. 1971–1985 еллар арасында аның биш шигъри җыентыгы – «Күгәрченнәр» (Ташкент, 1971), «Чам» («Нарат», кырым татар телендә, Ташкент, 1978), «Яшьлек урамы» (Казан, 1978), «Көмеш кылган җыры» (Казан, 1982), «Яшьлегем былбыллары» (Казан, 1985) исемле китаплары басылып чыга. Узган гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында дөнья күргән чираттагы шигырь тупланмалары – «Серле күпер» (1990), «Дәрт» (1992), «Йолдызлы чат» (2000), «Рух бәйрәме» (2002), «Таланган болытлар» (2003) китаплары исә Ә.Гаделне шагыйрь буларак татар шигъриятендә тәмам үз йөзен тапкан, заман ритмын тоеп яшәгән, дөнья гамен аңлауда һәм аңлатуда, халыкның тарихи, милли-рухи омтылышларын сәнгатьчә гәүдәләндерүдә үзенчәлекле шигъри алымнарга, сурәтле язу манерасына ия булган каләм остасы итеп таныта. Шагыйрьнең дистәләрчә лирик шигырьләре Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан көйгә салына. Аерым әсәрләре рус, алман, испан, төрек, гарәп, үзбәк, украин, болгар, поляк һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

Әхмәт Гадел кинодраматургия жанрында да актив иҗат итә. Аның сценарийлары буенча Татарстанның дистәләгән күренекле шәхесләре – Минтимер Шәймиев, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Мансур Хәсәнов, Мәгъсүм Насыйбуллин һәм башка бик күпләр турында документаль фильмнар эшләнде. Ул шулай ук көндәлек матбугатта әледән-әле басыла килгән әдәби язмалары, хикәяләре, татар тарихы, мәдәнияте, сәнгате турындагы мәкаләләре белән укучыларга яхшы таныш. Бу өлкәләрдәге бәрәкәтле эшчәнлеген искә алып, 1992 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ул – Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләк иясе (1999).

Ә.Гадел – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшьлегем былбыллары: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 96 б. – 2500 д.
Серле күпер: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 111 б. – 2400 д.
Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 197 б. – 10000 д.
Дәрт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 166 б. – 10000 д.
Йолдызлы чат: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 145 б. – 500 д.
Рух бәйрәме. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 207 б. – 2000 д.
Еракта, томаннар артында...: хикәяләр, нәсерләр / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 223 б. – 2000 д.

* * *
Созвездие Сююмбеки: стихи современных татарских поэтов среднего поколения. – М.: Современник, 1988. – 10000 экз. – С. 449–478.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Шагыйрь дөньясы // Соц. Татарстан. – 1992. – 1 февр.
Габиди Ә. Сәфәр күңелле, кызык булды... // Шәһри Казан. – 1992. – 14 февр.
Хисмәтулла Р. Бердәнбер // Ватаным Татарстан. – 1997. – 14 март.
Әхмәтҗанов М. Әнкәйләрдән килгән бу мәхәббәт... // Мәдәни җомга. – 1997. – 14 март.
Галиуллин Т. Яшәү сөенече // Мирас. – 2002. – № 2. – 59–64 б.
Садә Г. Каләмдәшем Әхмәт... // Мәгърифәт. – 2002. – 23 март.

 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»