поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАДЕЛ АЛЬБЕРТ

Драматург, артист-иллюзионист һәм сәхнәдә шоу-тамашалар куючы режиссер Альберт Гадел (Альберт Сафиулла улы Гаделшин) 1939 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасының Зәй районы Бигеш авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

1954 елда Яктыкүл җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, аның озак еллар дәвам иткән күчмә тормышы башланып китә. Ул әүвәл Пермь өлкәсендә заводта, Урта Азиядә комсомол төзелешләрендә һәм 1957 елда Казанга килеп, бер ел «Теплоконтроль» заводында эшли, 1958–1961 елларда Минск шәһәрендә гаскәри хезмәт мөддәтен уза.

1961 елда, армиядән кайткач, Альберт Гадел Казанда яңа гына ачылган театр училищесына укырга керә, әмма матди як авыр булу сәбәпле укуын кичектереп, «Спартак» аяк киемнәре комбинатына кабат эшкә урнашырга мәҗбүр була. Шунда эшләгәндә ВЦСПСның халык театрларына режиссерлар әзерләү өчен оештырылган икееллык курсларына йөреп һәм М.Горький исемендәге клубта сәхнә практикасын узып, режиссерлык һөнәрен үзләштерә.

1964 елдан башлап А.Гадел әүвәл Ульянов шәһәре филармониясе каршында Усман Әлмиев җитәкчелегендә оешкан татар эстрада-концерт бригадасында, аннары Татарстан дәүләт филармониясенең Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров концерт бригадаларында артист-иллюзионист буларак тамашалар күрсәтеп йөри. 1968 елдан Казан циркында эшли башлый. Аның инициативасы белән дәүләт циркында татар коллективы оешып, 1970 елның июнь аенда коллективның тамашачы алдында беренче чыгышы була. 1971 елда Альберт Гаделне Казан циркының баш режиссеры итеп билгелиләр. Бу чорда ул, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, 1978–1980 елларда исә Мәскәүдә режиссерларның Югары курсларында белемен камилләштерә. Курсларны уңышлы тәмамлагач, аны Ярославль шәһәре циркына баш режиссер итеп җибәрәләр. 1981 елдан Альберт Гадел янәдән Казан циркының баш режиссеры хезмәтендә. Бу вазифаны ул егерме елдан артык берөзлексез тартып бара. Шул дәвердә үз сценарийлары нигезендә унсигез оригиналь тамаша куя, клоуннар репертуары өчен күп кенә көлкеле диалоглар һәм репризалар иҗат итә.

Альберт Гаделнең театр сәнгате өлкәсендәге иҗат активлыгы да игътибарга лаеклы. Аның иллюзия ысулларына корылган әкият-пьесалары татар балалар-яшьләр драматургиясендә бер яңалык булып кабул ителә. «Шайтан гына өметсез» (Әлмәт театры, 1997), «Кырлай кызы Айсылу» (русча тәрҗемәдә, Казан, ТЮЗ), «Хикмәт бабай хикмәтләре» (Казан, Татар яшьләр театры, 1998), «Хикмәт бабай кәләпүше» (2000), «Бик куркыныч әкият» (2001) кебек тылсымлы әкият-пьесалары – шул төр әсәрләр җөмләсеннән. Әдипнең тормыштагы төрле драматик, фаҗигави хәлләрне яки көлкеле ситуацияләрне үзәккә алып зурлар сәхнәсе өчен язган пьесалары да бар («Бер чүлмәк алтын», «Чәчән кешесе», «Колымадан сәлам», «Кияүләр ярышы» һ.б.).

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нәбиуллина И. Әлмәт театры сәхнәсендә – шоу-әкият // Әлмәт таңнары. – 1995. – 10 окт.
Гыйльманов Р. Могҗиза // Татарстан яшьләре. – 1999. – 26 гыйнв.
Кашапова Р. Бар шундый егет // Зәй офыклары. – 2000. – 18 апр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»