Бәшир бине Габдулла XIII гасырда иҗат иткән егермегә якын татар шагыйренең берсе.
XIII гасыр татар поэзиясендә мәдхия һәм мәрсия жанрларыннан тыш, тагын газәл, касыйдә, сакыйнамә, мәснәви, робагый, фәрд, кыйтга, хикмәт, тәрҗигъбәнд һ. б. жанр әсәрләре дә иҗат ителгән. Бу жанрларның кайберләре яңа төсмерләр белән баетыла, мәсәлән, шушы чор эчендә язылган хикмәт, фәрд, тәрҗигъбәнд кебек формаларга фәлсәфи эчтәлек салынган. Бу яктан бигрәк тә шагыйрь Бәшир бине Габдулла иҗаты кызыклы. Аның хикмәтләре, шигъри мөрәҗәгатьләре, фәрд һәм тәрҗигъбәндләре фәлсәфи мәгънәгә гаять бай.
XVIII гасыр татар поэзиясендә дә урта гасыр классик фарсы поэзиясенең көчле йогынтысы дәвам итә. Кайбер татар шагыйрьләре үз әсәрләрен мәшһүр фарсы шагыйрьләре үрнәгендә иҗат итәләр. Мәсәлән, Бәшир бине Габдулланың: «Китер, сакый, шәраби би-хәзанә...»,— дип башлана торган шигырендә фарсы поэзиясендәге шәраб темасы эшкәртелә. Ул сакыйнамә жанрында язылган. Моннан тыш, шушы ук шагыйрь иҗатында Шәрекъ поэзиясенең иң катлаулы формаларыннан берсе —тәрҗигъбәнд калыбында язылган әсәрләр дә очрый: мәсәлән, «И дил, сән дөнйаның...» һәм «Мәдхеи Котлуг Мөхәммәт...»,— дип башлана торган шигырьләр һ. б.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том.