поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ГАБДРАХМАНОВА ЛАНДЫШ

Юрарга да куркам...

Минем Ландыш Габдрахманованы бер тапкыр да күргәнем юк. Без бары тик интернет аша аралашабыз. Ул Яңа Чишмә якларында туып-үскән, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанда яши. Шигырьләре моңарчы беркайда да басылмаган. Димәк, без бүген «өр-яңа» сәләтле шагыйрә белән танышабыз.


Рәмзия Габделхакова
 

Ә капкаңны кире япмадың...

Еллар аша килеп,
саксыз гына,
кактым синең
күңел капкаң.
Ә үзем бит беләм:
минем өчен
бу капканы
хуҗа күптән япкан...
Үҗәтләндем:
«Ачтырырмын барыбер!
Яшьлектәге төсле яндырырмын,
көйдерермен тагы бер!»
Ачтың... Танымадың...
«Уз», – диеп тә ялынмадың.
Ә минем бит килде
кулларыңа кагыласым,
назлы итеп,
муеныңа сарыласым...
Әрсезләндем, кактым кабат:
«Искә төшер! Хатирәңне яңарт!»
Җавап бирдең:
«Сөйдем...
Яшьлегемдә синең өчен
яндым-көйдем...
тик син...
минем белән артык мавыктың...
ә мин...
яралардан яңа савыктым...»
Үссүзләндем кабат-кабат:
«Тагын ярат! Тагын ярат!»
Елмайдың...
«Ә бу безгә кирәкме?
Кайсы өстен:
акыл? Әллә йөрәкме?»
Тынып калдым...
Кире борылдым...
Барыр сукмагымны тапмадым...
Ә син...
Карап калдың...
Ә капкаңны...
Ә капкаңны никтер япмадың...

Синсез яшәргә өйрәнәм

Нәни генә йолдыз кызы
Әй йөгерә күктә...
Яктыртмакчы була галәмне...
Кул болгыймын аңа:
«Күрәсеңме минем сәламне?»
Булышмакчы булам, үреләм...
Йолдыз нурларына күмеләм...
«Буем җитми», – димен...
Сөйләнәм...
Акрын гына...
Инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр...
Синсез яшәргә өйрәнәм...
Салават күперенең алсу төсе,
ошатмыйча үзенең урынын,
алышмакчы сары төс белән,
атламакчы алтын көз белән...
Аңлатмакчы булам... үреләм...
Төсләр дулкынына күмеләм...
«Кирәк түгел...» – димен...
Сөйләнәм...
Акрын гына...
Инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр...
Синсез яшәргә өйрәнәм...
Таң алдыннан ике чык тамчысы
Әй коена йолдыз нурында:
берсе икенчесе куенында...
Шаярмакчы булам... үреләм...
Назлы тамчыларга күмеләм...
«Сез – бәхетле!» – димен...
Сөйләнәм...
Акрын гына...
Инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр
Синсез яшәргә өйрәнәм...

Китеп барам...

Китеп барам...
Синнән... үземнән...
«Сөям!» – дигән татлы
сүзеңнән...
Гаҗизләнәм:
«Ник таммый соң яшем күземнән?»
Борылырга куркам –
нидер килә атлап эземнән...
Нәрсә соң бу?
Әллә гөнаһ, әллә тартыну...
Соңгы өмет... соңгы талпыну...
Куркам хәтта үзем үземнән,
Нидер килә атлап эземнән...
Ник таммый соң яшем күземнән?
Ник үксеми әле бу күнел?
Әйтә кебек: «Бул син, бул түзем!»
Йөрәк?
Юк... Анысы да
Минем яклы түгел!
Китеп барам синнән... үземнән...
«Сөям!» – дигән татлы сүземнән...
Көч табам да артка борылам,
Караңгыга барып сарылам...
Ник таммый, дим, яшем күземнән?..
Би-та-раф-лык атлап килә икән
Таш йөз белән минем эземнән...

* * *
Төшкә кердең бүген:
имеш,
пар чиләкләр белән коедан
су аласың.
Йөзең балкый таң нурында –
елмаясың.
Күзләреңдә чагыла икән
ай шәүләсе...
тамчылар йөгерешә...
йолдызларның шаян хәйләсе...
Мөлдерәмә парлы чиләк
безнеке ул –
сөю тирмәсе.
Уянып киттем сискәнеп...
өзелде... көтмәгәндә...
кое сиртмәсе...
Юрарга да куркам...
Шашкын хисләр безне
Харап итмәсме?

* * *
Син бит миңа беркем түгел! –
Кабул итми моны күңел...
Бергә каршылаган язлар,
Сөюләргә төргән назлар...
Оныттыңмы?!
(Әллә... башка гүзәл ярга юлыктыңмы?.)
Шатлыкларны бүлгән көннәр,
Серләр тулы сихри төннәр...
Оныттыңмы?!
(Әллә...мәхәббәтттән үзең курыктыңмы?..)
Җитәкләшеп узган юллар,
Назлап кыскан җылы куллар...
Оныттыңмы?!
(Ник тезәсең баш очыма болытларны?!.)
Ишетәсеңме –
Үрсәләнеп үкси күңел?!
Хәер... сиңа инде барыбердер...
Мин бит сиңа беркем түгел...

* * *
Аңламыйм, дисең, сине...
Ә син...
Бер генә тапкыр минем
Юлыма чыгып кара...
Бер генә тапкыр көзләргә
Ялгызың кереп кара...
Сары яфрак сагышлары
Җаныма ничек сара...
Аңламыйм, дисең, сине...
Ә син...
Бер генә тапкыр минем
Йөрәкне ачып кара...
Тол хатын күңелендә
Сулкылдый күпме яра! –
Инде алай да аңламасаң...
«Әти!» – дияргә тилмергән
Балам күзенә кара...


Идел №1, 2013.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»