|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ГАБДЕРӘШИТ МӨХӘММӘТШӘРИФГадәти көнкүреш сатирасы үрнәкләрен Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы (1834 елда үлгән) иҗатында һәм Габделҗаббар Кандалыйның «Мулла белән абыстай» шигырендә күрергә мөмкин. Мөхәммәтшәрифнең әтисе Габдерәшит морадчылар хәрәкәтенә (1771 — 1772) катнашкан. Морад кулга алынгач, Оренбург губернаторы таләбе буенча, Казандагы беренме мәчет мулласы Габдерәшитне һәм аның энесе Габделваһабны да кулга алып, башта Оренбургка, аннары барысын бергә Петербургка Сенат хөкеменә озаталар. Патша, тактик максатларны күздә тотып, аларны аклый. Шундый гаиләдә тәрбияләнеп үскән Мөхәммәтшәрифнең абызагайларга якын торганын әсәрләренә карап та билгеләргә мөмкин. Аның «Чәй бәете», «Оры ташкыны бәете», «Кече хатын», «Кәҗә бәете» кебек әсәрләре укучылар арасында танылган була. Бу әсәрләр, традицион әхлакый темалардан, олы проблемалардан читкә чыгып, көнкүреш темаларына якынлашу юнәлешендә тагын бер адым иде. Мондый темаларны ачуда автор бәет жанры традицияләренә таяна. Шундый мәгънәви үзгәрешләрне, бәетнең жанр буларак мөмкинлекләрен дөньяви әсәрләр язарга, халыкка якынлашырга омтылучы алдынгы шагыйрьләр сизеп ала. Тиздән Г. Утыз Имәни һәм башкалар язган «Чәй бәетләре,» дә халык арасында популярлык казана. Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улының «Кәҗә бәете» муллаларга сатира итеп язылган: Игътибар юк ул кәҗәнең гакылына, Инабәт юк ул кәҗәнең сакалына, — Кайда күрсәң, шунда аны тотып кыйна, Язык булмас, бәлки саваб булыр имди. Аерым строфаларда «кәҗә» сүзе «мулла» белән тиңләштерелә һәм муллалар эшчәнлегенә ишарә ясала: Әй, туганнар, кәҗә, мулла асрамаңыз, Азбарда ачык-тишек калдырмаңыз, Ач куюбән йөрәкләрен талдырмаңыз — Ач булса, хаҗ кылырга китәр имди. Автор, муллалардан көлгәндә, башлап аларның «указ» алуын, патша хезмәтенә үтүен күз алдында тота. Моны, мәсәлән, бер уңайдан, патша хезмәтендә «кыйммәтле тиреле» «асыл зат»-ка әйләнгән морзаларга да төрттереп үткән строфага карал билгеләргә мөмкин. Дәхи, «мирза», диерләр тәкәсенә, Мәһабәтле басып торыр һәммәсе дә, — Түрәмен, — дир, — куй-сарыкның барчасына! — Аларны кырдан башлап кайтыр имди. Морзаларны болай телгә алу — сыйнфый каршылыкларның феодалларга кискен социаль мөнәсәбәтнең стихияле чагылышы. Соңрак заманнарда бу шигырь мәдрәсәләрдә киң тарала, шәкертләр фольклоры әсәре булып китә. Ул Г. Фәезхановның «Хикәят вә мәкаләт» (1887) китабында фольклор әсәре дип бирелә. Басарга әзерләгәндә Г. Фәезханов шигырьдәге «мулла» сүзләрен төшереп калдыра. Шулай «төзәтелгән» рәвешендә, Г. Фәезханов китабыннан алынып, ул фольклор китапларына да кертелә. «Кәҗә бәете» авторның «Чәй бәете» кебек үк бәхетле язмышлы: татар шагыйрьләренең күбесе бу темага мөрәҗәгать итәләр. |
Иң күп укылган
|