поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАБДЕЛХАКОВА РӘМЗИЯ

Рәмзия Гайсә кызы Габделхакова (Юнысова) 1959 елның 2 ноябрендә Татарстанның Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне шул районның Түбән Кәминкә авылында тәмамлый. 1975–1979 елларда Казан кооперация техникумында укый, техник-технолог һөнәрен үзләштереп, Азнакай районына эшкә билгеләнә.

1980 елда Р.Габделхакова гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп килә. Биредә район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклану ашханәләрендә хезмәт итә. 1992 елдан ул Лениногорск җирле радиотапшырулар редакциясендә хисапчы һәм хәбәрче вазифаларын башкара, радиотапшырулар оештыруда якыннан катнаша. 1998–2004 елларда читтән торып Казан университетының журналистика факультетын тәмамлый.

Р.Габделхакова мәктәптә укыганда ук яза башлый. Беренче язмалары – шигырьләре, проза жанрындагы парчалары, нәсерләре – район газеталарында басыла. Лениногорскига күчеп килгәч, «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп каләмен чарлый, сәләтен үстерә. 1999–2004 еллар арасында бу берләшмәне үзе җитәкли. «Кар өстендә миләшләр» исемле беренче шигъри китабы 1996 елда Әлмәттә, икенчесе («Көзге яшен») Казанда «Рухият» нәшриятында дөнья күрә. Беренче җыентыгы Әлмәт Язучылар оешмасының Ш.Бикчурин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре шулай ук «Җырларымны сиңа багышлыйм» (1995), «Чишмә җыры» (1998), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001) исемле күмәк җыентыкларда урын алган. Хикәя-нәсерләре исә «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Мәйдан» журналларында, республика газеталарында даими күренә килә. 2000 елда «Мәдәни җомга» газетасы оештырган «Гасыр башы – гасыр ахыры» әдәби бәйгесендә аның «Көмеш тун» исемле хикәясе кызыксындыру бүләгенә лаек дип табыла.

2005 елда «Казан утлары» журналының 10 нчы санында Р.Габделхакованың «Зинһар, югалма...» дип аталган повесте басылып чыга.

Р.Габделхакова – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кар өстендә миләшләр: шигырьләр. – Лениногорск, 1996. – 59 б. – 500 д.
Көзге яшен: шигырьләр. – Казан: Рухият, 2005. – 224 б. – 500 д.
Көмеш тун: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 223 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гобәйдуллина Г. Шатлык булып кайтсын // Маяк. – 1996. – 3 окт.
Фәтхи Ә. Хыялый кызның тылсымлы шигырьләре // Хәзинә. – 1998. – 29 май.
Закир М. Тылсымлы көең булса! // Казан утлары. – 2002. – № 11. – 69 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»