поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ФӘЙЗУЛЛИНА МӘРЗИЯ

Балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина (Тәрҗеманова) 1930 елның 11 июнендә Татарстан Республикасының Арча районы Шушмабаш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Ишле гаиләдә үскәнлектән, яшүсмер чагыннан ук хезмәткә тартыла. 1946–1956 еллар арасында Казанда төрле оешмаларда: халык судында – сәркәтип, милиция бүлегендә – тәртип бозучы балаларны тәрбияләү эше инспекторы, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли. Узган гасырның илленче еллары башында яза башлый, 1955 елда Татарстан китап нәшриятында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кечкенә генә шигъри җыентыгы – «Салават күпере» дигән беренче китабы басылып чыга. Шуннан соң ул, нәниләр дөньясына тагын да якынрак булу өчен, 1956 елда балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә күчә. Бер үк вакытта 1957 елда урта мәктәпне читтән торып тәмамлавы турында өлгергәнлек аттестаты ала.

1956–1962 елларда әүвәл балалар бакчасында тәрбияче, аннан Казан Укытучылар йортының балалар тәрбиясе бүлеге мөдире булып эшләү чорында М.Фәйзуллинаның иҗат эшчәнлеге дә күзгә күренеп активлаша, нәниләр өчен бер-бер артлы «Чәчәкләр сәгате», «Ике көрәк», «Зур дулкыннар», «Гөлнар мәктәпкә бара» дигән шигырь җыентыклары дөнья күрә.

1958–1964 елларда М.Фәйзуллина читтән торып Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый. Шагыйрәнең иҗаты белән Мәскәү балалар нәшриятлары да кызыксына башлый, нәтиҗәдә 1963–1965 еллар арасында аның «Детгиз», «Малыш» нәшриятларында бер-бер артлы русча тәрҗемәдә «Цветочные часы», «Стихи», «Пропала кошка» дигән өч китабы басылып чыга. Тәнкыйтьче В.Дементьев, балалар язучысы С.Баруздин, күренекле балалар шагыйрәсе А.Бартоларның мәкалә һәм чыгышларында бу китаплар авторның иҗади уңышы дип бәяләнә.

«Гаилә әлифбасы» исемле китабы өчен М.Фәйзуллина 2004 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек була.

Аның шигъри иҗаты балалар поэзиясе белән генә чикләнми, ул олылар күңеленең мәхәббәткә, гаилә һәм җәмгыять тормышына кагылышлы хис-фикерләрен гәүдәләндергән лирик шигырьләр («Сугыш юлларының тузаны», «Чиккән яулык» җыентыклары), «Алмагачлар күләгәсендә» кебек поэмалар, шулай ук көндәлек матбугатта басылган публицистик мәкаләләр авторы буларак та билгеле.

Шагыйрәнең аерым әсәрләре рус теленнән тыш үзбәк, чуаш, украин һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990).

М.Фәйзуллина – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Салават күпере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1955. – 15 б. – 20000 д.
Чәчәкләр сәгате: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 20 б. – 20000 д.
Ике көрәк: шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 17 б. – 30000 д.
Зур дулкыннар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 14 б. – 20000 д.
Гөлнар мәктәпкә бара: шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 12 б. – 30000 д.
Шаян ай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 29 б. – 25000 д.
Саф мәхәббәт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 55 б. – 9000 д.
Нәни булышчы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 16 б. – 18000 д.
Энҗе чәчәк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 103 б. – 9000 д.
Уенчыклар иртәсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 32 б. – 9000 д.
Болытсыз яңгыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 126 б. – 5000 д.
Сугыш юлларының тузаны: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 110 б. – 2000 д.
Салават күпере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 24 б. – 50000 д.
Чиккән яулык: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 192 б. –10000 д.
Мияубикә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 31 б. – 10000 д.
Гаилә әлифбасы: әниләр һәм балалар өчен тәрбия китабы. – Казан: Мәгариф, 1999. – 55 б. – 2000 д.
Тик сиңа гына: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 224 б. – 1000 д.

* * *
Цветочные часы: стихи / пер. с татар. – М.: Детгиз, 1963. – 19 с. – 360000 экз.
Стихи / пер. с татар. – М.: Малыш, 1964. – 13 с. – 110000 экз.
Пропала кошка: стихи / пер. с татар. – М.: Малыш, 1965. – 20 с. – 150000 экз.
Два утенка: стихи / пер. с татар. – М.: Малыш, 1972. – 16 с. – 100000 экз.
Только для тебя: стихи и поэма / пер. с татар. – М.: Современник, 1978. – 64 с. – 10000 экз.
Радуга: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 24 с. – 10000 экз.
Спрячься, ветер, в траве: стихи, поэма / пер. с татар. – Казань (?), 2000. – 81 с. – 200 экз.
 
ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Кояш гомере һәм балалар // Азат хатын. – 1990. – № 6. – 18–19 б.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 149–152 б.
Ихсанова Л. Мәрзиянең тормыш әлифбасы // Заман-Татарстан. – 2000. – 9 июнь.

* * *
Баруздин С. Доброе начало // Лит. Россия. – 1963. – 30 авг.
Баруздин С. Об Эсфири Цурюпе. Об Иване Василенко. О Марзии Файзуллиной // Дет. лит. – 1978. – № 1. – С. 15–20.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»