|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ФӘЙЗУЛЛИНА МӘРЗИЯБалалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина (Тәрҗемәнова) 1930 елның 11 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Шушмабаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1946—1956 елларда Казанда төрле оешмаларда — халык судында секретарь, милиция бүлегендә тәртип бозучы балаларны тәрбияләү буенча инспектор, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли. Илленче елларда яза башлый. 1955 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы — «Салават күпере» дигән китабы басылып чыга. Шуннан соң ул, нәниләр дөньясына тагын да якынрак булу өчен, 1956 елда балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. 1956—1962 елларда балалар бакчасында эшләү чорында М. Фәйзуллинаның иҗаты күзгә күренеп активлаша, нәниләр өчен бер-бер артлы «Чәчәкләр сәгате», «Ике көрәк», «Зур дулкыннар», «Гөлнар мәктәпкә бара» дигән шигырь китаплары дөнья күрә. |
Иң күп укылган
|