поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ФӘЙЗИ МИРХӘЙДӘР

(1891–1928)

Татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Фәйзинең иҗаты татар әдәбияты, бигрәк тә аның драматургиясе тарихында үзенә аерым бер урын биләп тора. ХIХ гасырның соңгы чирегендә билгеләре салынган һәм XX гасыр башында тәмам формалашып беткән яңа татар әдәбиятының икенче буын язучылары вәкиле буларак, ул Г.Исхакый, Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан кебек классик әдипләребезнең иҗатларында тулы чагылыш тапкан халыкчан, демократик рухлы сүз сәнгате традицияләрен нәтиҗәле дәвам иттерүче була һәм үзенең әсәрләре белән халкыбызның рухи хәзинәсенә җуелмас өлеш кертеп калдыра.

Мирхәйдәр Фәйзи (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин) 1891 елның 1 ноябрендә элекке Оренбург губернасы Орск өязендәге Күкшел исемле татар авылында дөньяга килә. Аның әтисе Мостафа Фәйзуллин тумышы белән Татарстанның Чистай өязе Шахмай авылыннан булып, яшьли Урал якларына чыгып китә һәм шунда төпләнеп кала, озак еллар буена Оренбург байлары Хөсәеневләрнең Күкшелдәге җәйге утарында баш идарәче булып эшли. Шуңа күрә Мирхәйдәрнең унбиш яшькә кадәр балалык еллары әнә шул ишле, әмма мул тормышлы, җитеш гаиләдә һәм матур, бай табигать кочагында уза. Авыл халкының гади көнкүреше, әйләнә-тирәдәге табигатьнең матурлыгы нечкә күңелле, хисле баланың гомерлек соклану, хыял-омтылышлары кыйбласына әверелә.

Мирхәйдәр сигез-тугыз яшьләреннән абыстайга йөреп һәм өйдәге абыйлары, апалары ярдәмендә укырга-язарга өйрәнә, 1902–1904 елларда Орскидагы Габдулла хәзрәт Мәгазый мәдрәсәсендә белем ала, аннары Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Шунда укыган чагында матур әдәбият белән кызыксына башлый, мәгърифәтче язучылар К.Насыйри, Г.Исхакый әсәрләрен, төрек һәм фарсы телендә басылган китапларны яратып укый, Тукай шигырьләренә исә ул тәмам гашыйк була, шулар үрнәгендә үзе дә каләм тибрәтергә керешә: шигырьләр, бәетләр яза, ахырда, татар милли йолаларына нигезләнеп, үзенең «Татар туе» исемле беренче пьесасын иҗат итә. Болардан тыш шушы ук елларда Оренбургтагы «Чүкеч» журналында һәм Казандагы «Әлислах» газетасында аның мәдрәсә тормышына багышланган берничә мәкаләсе дә басыла.

Ләкин Мирхәйдәргә «Хөсәения»не тәмамларга насыйп булмый – тумыштан йөрәк авыруы укуын ташларга мәҗбүр итә. 1907 елны әтисе Мостафа Орск шәһәрендә үз йортын булдыргач, Мирхәйдәр кышларын – Орскида, җәйләрен Күкшел һәм Җүнәй дигән авылларда яши. Бер үк вакытта үзлегеннән белем алуын, бигрәк тә әдәбиятны тирәнрәк өйрәнүен дәвам иттерә. Кышларын Орскида яшәгән айларында татар яшьләренең мәдәни-иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашып, һәвәскәрләрдән драма труппасы оештыручыларның берсе була. Бу труппа өчен ул, русчадан файдаланып, «Ике Хәсән» (1909), «Чәчәкләр арасында» (1912) исемле пьесаларын һәм «Бизәнү» (1911), «Яшьләр алдатмыйлар» (1911) дигән оригиналь комедияләрен иҗат итә. 1910 елдан исә яшь драматургның газета-журнал битләрендә романтик рухлы, мәхәббәт һәм табигатьне данлаган лирик шигырьләре дә күренә башлый. Бераздан алар, бергә тупланып, «Минем шигырьләрем» (1912) һәм «Яшь күңел» (1913) исемендәге ике җыентыкка тупланып басылалар.

1912–1916 еллар арасында М.Фәйзи башта Орск шәһәрендә бертуган абыйсы Мортаза ачкан мануфактура кибетендә – кассир, соңыннан шул төбәктәге татар авылларында китапханәче булып эшли һәм хезмәттән тыш бөтен буш вакытын укуга вә иҗатка багышлый. Ул авыл халкының көнкүрешен якыннан торып өйрәнә, сабан туе, төрле милли бәйрәмнәр һәм туй йолалары белән кызыксына, татар һәм башкорт халыклары авыз иҗаты әсәрләрен тырышып җыя. Аның бу чордагы әдәби иҗаты «Кызганыч» (1913), «Тәкъдирнең шаяруы» (1913), «Авыл бәйрәме» (1914) кебек драмалары белән билгеле. Бу әсәрләр шул заманда ук татар җәмәгатьчелеге тарафыннан хуплап каршы алына һәм, үзешчән театр сәхнәләренә күтәрелеп, тамашачының игътибарын яулый.

Бу урында М.Фәйзигә хас мөһим бер үзенчәлекне искәртеп үтәргә кирәк: иҗат юлының башыннан ук ул төп игътибарын үзенә кадәр татар сәхнә әдәбиятында аз яктыртылган темага – авыл тормышы темасына юнәлтә; әсәрләрендә авылны, крәстиян хезмәтен һәм көнкүрешен, бигрәк тә яшьләрнең үзара мөнәсәбәт-аралашуларын, мәхәббәт кичерешләрен тасвирлауны максат итеп куя. Чөнки М.Фәйзи, бөтен тумышы-тәрбиясе, яшәеше белән чын мәгънәсендә романтик рухлы табигать баласы булып, гомере буе авылга, аның кешеләренә кайнар мәхәббәт саклый һәм, авыл тормышын тирән белгән-аңлаган хәлдә, пьесаларын кагыйдә буларак нәкъ менә чынбарлыктагы шул мохит материалына, авыл халкының борын-борыннан дәвам итеп килгән гореф-гадәтләренә, уен-җырларына, милли бәйрәмнәренә нигезләнеп, әсәр сюжетындагы вакыйгаларны, мәхәббәт коллизияләрен шулар белән табигый бәйләнештә үстереп хәл итәргә тырыша. Болар, бер яктан, XX йөз башы татар сәхнә әдәбиятына – башлыча шәһәр тормышын чагылдырган драма жанрына – тематика җәһәтеннән М.Фәйзи керткән бер яңалык булса, икенче яктан, әдип әлеге беренче тәҗрибәләре белән үзенең атаклы «Галиябану» драмасын язу өчен кирәкле җирлек тә әзерли.

«Галиябану» драмасы Мирхәйдәр Фәйзинең үз иҗат мирасында гына түгел, гомумән, бөтен татар драматургиясендә иң камил, иң халыкчан әсәрләрнең берсе булып санала.

«Галиябану» драмасының бер мөһим яңалыгы шунда, ул беренче буларак сәхнәгә җыр-музыканы менгезә һәм татар сәнгатендә яңа бер жанрга – Мирхәйдәр Фәйзигәчә булмаган музыкаль драма жанрына нигез сала. Соңыннан, узган гасырның егерменче-утызынчы елларында, «Галиябану» үрнәгендә татар сәхнәсендә күпсанлы музыкаль әсәрләр һәм ахырда бу жанрның тагын да катлаулырак, югарырак төре булган опера драматургиясе барлыкка килә.

1917 елгы большевиклар инкыйлабыннан соң илдә барган Гражданнар сугышы һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, бөтен төбәкләрдә хөкем сөргән эшсезлек, бөлгенлек шартларында әдипнең матди хәле шактый авырая. Шулай да, яшәү һәм әдәби иҗат өчен шартлар кыенлашуга карамастан, М.Фәйзи революциядән соңгы беренче елларда иҗат активлыгын киметмәскә тырыша: үзенең әдәби иҗат юнәлешенә турылыклы калып, фольклор мотивларына һәм мәхәббәт коллизияләренә корылган «Урал суы буенда» (1918), «Асылъяр» (1920), «Ак калфак» (1922), «Адашкан күңел» (1923) кебек романтик эчтәлекле, җырлы-музыкаль сәхнә әсәрләрен яза. Хәтта авылдагы сыйнфый көрәш эпизодларын, Гражданнар сугышы вакыйгаларын тасвирларга тиешле «Кызыл йолдыз» пьесасына да (1923) әдип халык уеннарын, җыр-бию тамашаларын мул кертә. Гомумән, М.Фәйзинең драматургиясе нәкъ менә шул халыкчан сыйфатлары: этнография элементларын, халык авыз иҗатын – җырларны, мәкаль-әйтемнәрне, уеннарны, сөйләмдәге тапкыр-җор сүзләрне – әсәр тукымасына, каһарманнарның эш-хәрәкәтләренә, диалогларга гаҗәеп табигый рәвештә, осталарча кертеп җибәрә белү үзенчәлекләре белән аеруча игътибарга лаеклы.

1919–1921 елларда Башкортстандагы Юлык, Тимәс авылларында, аннан Уфа шәһәрендә төрле вакытлы хезмәт вазифаларын башкарып, тормышын ничек кирәк алай җайларга тырышып караганнан соң, М.Фәйзи, күңеленә ятышрак берәр эшкә урнашып булмасмы дип, 1923 елның җәендә татар мәдәниятенең мәркәзе Казанга килә. Ләкин монда да аны кочак җәеп каршылаучы булмый. Шул ук бөлгенлек-җитешсезлек, эшсезлек, иҗтимагый тормышка большевиклар хакимияте көчләп керткән кырыс тәртипләр, сыйнфый чикләүләр... Өстәвенә М.Фәйзинең бу елларда үпкә авыруы да көчәеп китә. Шуңа күрә, берникадәр вакыт Казанның Үзәк Шәрык китапханәсендә балалар бүлеге җитәкчесе булып эшләгәннән соң, 1924 елның язында, табибларның киңәшен дә истә тотып, ул туган якларына кире әйләнеп кайта.

Гомеренең соңгы елларын М.Фәйзи Туба руднигы бистәсендә һәм Баймак шәһәрендә уздыра, шунда сәламәтлеге мөмкинлек биргәнчә китапханәләрдә хезмәт итеп йөри. Аерым шигырь үрнәкләрен, инсценировкаларын һәм берничә хикәясен, көндәлек язмаларын исәпкә алмаганда, соңгы биш ел вакыйгалары әдипнең иҗатында бөтенләй чагылмый диярлек. Ул 1928 елның 9 июлендә Баймак шәһәрендә вафат була һәм шундагы туганнар каберлегенә күмелә.

Әмма шул кыска гына гомерендә дә М.Фәйзи уналты пьеса, берничә хикәя, ике йөзгә якын шигырь язып өлгерә, җиде сәхнә әсәре тәрҗемә итә, күп кенә фольклор материаллары җыеп туплый («Ил җырлары» исемле кулъязма җыентык). Гомумән, язучының әдәби иҗаты тормыш материалын бөтен милли үзенчәлекләрендә, романтик формада гәүдәләндерүе һәм гуманистик рухы белән татар әдәбиятының якты вә кыйммәтле бер сәхифәсен тәшкил итә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Урал суы буенда: пьеса. – Уфа: Октябрьский натиск, 1919. – 79 б.
Галиябану: драма / кереш сүз. авт. Г.Ибраһимов. – Казан: Татар. ССҖ дәүл. нәшр., 1922. – 76 б. (Гарәп графикасында.)
Авыл бәйрәме: Урал буе тормышыннан ләүхәләр. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1924. – 58 б. – 2000 д. (Гарәп графикасында.)
Асылъяр: пьеса. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1924. – 94 б. – 2000 д. (Гарәп графикасында.)
Коммунага. – М.: СССР халыклары үзәк нәшр., 1925. – 20 б. – 6000 д. (Гарәп графикасында.)
Галиябану: драма. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 87 б. – 5100 д. (Латин графикасында.)
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. М.Әмир. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 215 б. – 7000 д. (Латин графикасында.)
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Х.Хәйри. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 369 б. – 10070 д.
Кызыл йолдыз: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 77 б. – 5000 д.
Пьесалар. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 240 б. – 10065 д.
Сәрвиназ: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 32 б. – 5065 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 119 б. – 10000 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда / төз. С.Фәйзуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 9000 д.
1 т.: пьесалар, шигырьләр, халык җырлары. – 402 б.
2 т.: пьесалар, шигырьләр, хикәяләр, көндәлек дәфтәреннән өзекләр. – 464 б.
Галиябану: драма. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 91 б. – 12000 д.
Галиябану: драма / ахыргы сүз авт. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 158 б. – 5000 д. (Сувенир басма.)

* * *
Татар классик драматургиясе. – 27 том. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 463 б. – 20000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәйзи М. Көндәлек дәфтәреннән // Сов. әдәбияты. – 1951. – № 11. – 79–86 б.
Чанышев С. Мирхәйдәр Фәйзи // Казан утлары. – 1972. – № 1. – 116–122 б.
Минский Г. Әдипне искә алганда // Г.Минский. Онытылмас еллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 87–95 б.
Мөлеков М. Мирхәйдәр Фәйзи – тәрҗемәче // Сов. мәктәбе. – 1975. – № 5. – 39–41 б.
Мирхәйдәр Фәйзи истәлекләреннән // Казан утлары. – 1977. – № 1. – 116–122 б.
Ибраһимов Г. «Галиябану» хакында берничә сүз // Г.Ибраһимов. Әсәрләр. – 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 301–303 б.
Әхмәдуллин А. Аның сәнгатьтә ачышлары // А.Әхмәдуллин. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 141–146 б.
Мөлеков М. Халык күңелендә калган моң // Казан утлары. – 1981. – № 10. –176–181 б.
Фәйзуллин М. Казанда Мирхәйдәр Фәйзи эзләре // Соц. Татарстан. – 1986. – 30 нояб.
Камалов Б. Мирхәйдәр Фәйзи: тормышы һәм иҗат юлы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 160 б.
Мирхәйдәр Фәйзи шәхси архивының тасвирламасы / төз. Д.Абдуллина. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1988. – 150 б.
Хәмидуллин Л. Мирхәйдәр Фәйзи эзләреннән // Казан утлары. – 1991. – № 11. – 170–174 б.
Нуриев Г. Сәхнә ачылганда уйланулар // Идел. – 1998. – № 1. – 64–65 б.
Мусин Ф. Мирхәйдәр Фәйзи һәм ХХ йөз татар әдәбияты // Шәһри Казан. – 2001. – 4 гыйнв.
Ханзафаров Н. Мирхәйдәр Фәйзи һәм инкыйлаб // Мәдәни җомга. – 2001. – 7 дек.
Шәрәфиев Р. Халыкка ул бәхет юрады // Мәдәни җомга. – 2001. – 21 дек.
Хәмидуллин Л. Әсәрләре гасырлар кичә // Л.Хәмидуллин. Ак төннәр хәтере. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 107–119 б.
Шәрәфиев Р. Гашыйклар җырчысы // Мәйдан. – 2003. – № 1. – 116–121 б.
Фәтхи Ф. Әдип юлыккан Юлык // Мәдәни җомга. – 2004. – 5 нояб.
Фәтхи Ф. Җан рәхәте кичергән мизгелләр // Татар иле. – 2005. – № 1 (гыйнв.).

* * *
Бикмухаметов Р. Традиции гуманизма // Дружба народов. – 1958. – № 7. – С. 249–250.
Кумысников Х. Вечно юная классика // Сов. Татария. – 1981. – 30 окт.
Файзуллин Д., Абдуллина Д. Мирхайдар Файзи: повествование о жизни. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 120 с.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»