поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ФӘЙЗИ МИРХӘЙДӘР

(1891-1928)

Татар классик драматургиясенең күренекле вәкиле Мирхәйдәр Фәйзи (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин) 1891 елның 1 ноябрендә Оренбург губернасының Орск өязе Күкшел авылында туган. Аның әтисе Мостафа абзый Оренбург байлары Хөсәеневләрнең Күкшелдәге утарында идарәче булып, Мирхәйдәр бала чагыннан ук мул тормышлы ишле гаиләдә һәм табигать колагында тәрбияләнеп үсә. Сигез-тугыз яшьләреннән абыстайга йөреп һәм өйдәге абыйлары, апалары ярдәмендә укырга-язарга өйрәнә, 1902—1904 елларда Орск мәдрәсәсендә белем ала, аннары Оренбургтагы «Хөсәе-ния» мәдрәсәсенә кереп укый. Шунда укыганда матур әдәбиятка мәхәббәте уянып, үзе дә каләм тибрәтергә керешә: шигырьләр, бәетләр һәм «Татар туе» исемле беренче пьесасын яза. Болардан башка, шушы ук елларда Оренбургтагы «Чүкеч» журналында һәм Казандагы «Әльислах» газетасында аның мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйть итүгә багышланган берничә мәкаләсе басылып чыга.

Ләкин Мирхәйдәргә «Хөсәения»не тәмамларга туры килми: йөрәк авыруы аны укуын ташларга мәҗбүр итә. Шуннан соң ул кышларын — Орскида атасы йортында, җәйләрен Күкшел һәм Юнәй авылларында яши. Бер үк вакытта үзлегеннән укуын дәвам иттерә һәм, Орск шәһәре татар яшьләренең культура хәрәкәтендә актив катнашып, андагы һәвәскәрләр драма түгәрәген оештыручылардан берсе була һәм бу түгәрәк өчен русчадан файдаланып «Ике Хәсән» (1909), «Чәчәкләр арасында» (1912) исемле пьесаларын Һәм «Бизәнү» (1911), «Яшьләр алдатмыйлар» (1911) дигән оригиналь комедияләрен иҗат итә. 1910 елдан исә газета-журналларда аның романтик рухлы, мәхәббәт һәм табигатьне данлаган лирик шигырьләре күренә башлый. Бераздан алар, бергә тупланып, «Минем шигырьләрем» (1912) һәм «Яшь күңел» (1913) исемендәге ике җыентыкның эчтәлеген тәшкил итәләр.

1912—1916 елларда М. Фәйзи башта Орск шәһәрендә мануфактура кибетендә кассир, соңыннан шул төбәктәге авылларда китапханәче булып эшли һәм хезмәттән тыш бөтен буш вакытын укуга һәм иҗатка багышлый. Ул авыл халкының көнкүрешен якыннан торып өйрәнә, сабан туе, төрле бәйрәмнәр һәм туй йолалары белән кызыксына, халык авыз иҗаты әсәрләрен тырышып җыя. Аның бу чордагы әдәби иҗаты «Кызганыч» (1913), «Тәкъдирнең шаяруы» (1913), «Авыл бәйрәме» (1914) кебек драмалары белән билгеле. Бу әсәрләр шул заманда ук җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм, театр сәхнәләренә күтәрелеп, тамашачының игътибарын яулый.

1916 елда Мирхәйдәр Фәйзи үзенең иҗатында гына түгел, гомумән бөтен татар драматургиясендә иң камил, иң халыкчан әсәрләрнең берсе булган мәшһүр «Галиябану» (беренче исеме — «Сәгадәтбану») драмасын иҗат итә. Әсәр беренче тапкыр 1917 елның 19 мартында Оренбургтагы профессиональ театр труппасы «Нур» тарафыннан сәхнәдә уйнала һәм шул беренче куелышында ук зур уңыш казана. Шуннан соң инде аның бүгенге көннәргә кадәр сүрелмичә дәвам иткән озын гомерле сәхнә тормышы башлана.

Драма дөнья әдәбиятында мәңгелек исәпләнгән темага — ике яшь кешенең саф-керсез мәхәббәте һәм бу мәхәббәтнең конкрет тормыш шартларындагы фаҗигале язмышын күрсәтүгә багышланган. Бер-берсен үлеп яратучы, гаделлек законнары буенча тиздән кавышырга тиешле егет белән кыз һәм аларның бу табигый теләкләренә аяк чалырга тырышучы явыз көндәш — менә шушы гадәти сюжет-композиция рамкалары эчендә М. Фәйзинең язучылык таланты гаять үзенчәлекле, проблемасы белән тирән социаль һәм тарихи мәгънәгә ия булган, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан югары дәрәҗәдә торган классик сәхнә әсәре тудыра. Автор үз әсәрендә революциягә кадәрге татар авылы тормышының җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра һәм һәркайсы социаль тип дәрәҗәсенә күтәрелердәй, үзенчәлекле сыйфатларга, мөстәкыйль характерга ия булган тулы канлы, реалистик образлар галереясын иҗат итә.

«Галиябану» әсәренең татар драма әдәбиятына өстәгән яңалыгы тагың шунда: ул беренче буларак сәхнәгә җыр-музыка алып менә һәм татар сәнгатендә яңа бер жанрга — Мирхәйдәр Фәйзигәчә булмаган — музыкаль драма жанрына нигез сала. Соңыннан, Октябрь революциясеннән соң, «Галиябану» үрнәгендә татар сәхнәсендә күп санлы музыкаль әсәрләр һәм ахырда бу жанрның тагы да катлаулырак, югарырак төре булган опера үсеп чыга.

Бөек Октябрь революциясен Мирхәйдәр Фәйзи шатланып каршы ала һәм, сәламәтлеге начар булуга карамастан, үзенең бөтен көч-сәләтен яңа тормыш төзү эшенә җигә: башта туган якларында, ә 1919—1921 елларда Башкортстанның Бөрҗән-Тангаур кантоны Юлык исемле татар авылында культура-агарту эшләре алып бара, ахырда кантон үзәге Тимәстә драмтүгәрәк режиссеры һәм «Кызыл Урал» газетасы хезмәткәре вазифаларын башкара. 1923 елда М. Фәйзи берникадәр вакыт Казанда Үзәк шәрекъ китапханәсенең балалар бүлегенә җитәкчелек итә, аннары, докторлар кушуы буенча янәдән Башкортстанга кайтып, Тубинск руднигы эшчеләре клубы китапханәсендә, аннары Баймак китапханәсендә мөдир булып эшли.

Бу елларда драматург, яңа тормыш төзү идеаллары белән илһамланып, иҗат эшен тагы да ныграк җәелдереп җибәрә һәм гомеренең соңгы көннәренәчә (Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Баймакта вафат була) әсәрләр язуын дәвам иттерә. Аның бу чорда иҗат иткән «Урал суы буенда» (1918), «Асылъяр» (1920), «Ак калфак» (1922), «Адашкан күңел» (1923) кебек романтик эчтәлекле сәхнә әсәрләре, Октябрьдән соң авылда барган социаль үзгәрешләрне тасвирлаган «Кызыл Йолдыз» (1923) исемле мәгълүм драмасы һәм төрле характердагы инсценировкалары, хикәяләре, шигырьләре нәкъ менә шул иҗади активлык турында сөйлиләр. Гомумән, кыска гына иҗат гомерендә ул уналты оригиналь пьеса, берничә хикәя, ике йөзгә якын шигырь язып өлгерә, рус теленнән җиде сәхнә әсәре тәрҗемә итә, күп кенә фольклор материаллары җыеп бастыра. Мирхәйдәр Фәйзинең әдәби иҗаты тормыш материалын үзенчәлекле романтик формада гәүдәләндерүе һәм гомуми гуманистик рухы белән татар әдәбиятының якты һәм кыйммәтле бер сәхифәсе булып тора.

БИБЛИОГРАФИЯ


Сайланма әсәрләр. [М. Әмир сүз башы белән].— Казан: Татгосиздат, 1937.—215 б. 7000.
Сайланма әсәрләр. [X. Хәйри кереш сүзе белән].— Казан: Татгосиздат, 1941.—369 б., портр. 10070.
Сайланма әсәрләр: Урта һәм олы яшьтәге балалар өчен.— Казан: Татгос-издат, 1953.—119 б.—(Мәкт. сериясе). 10000.
Сайланма әсәрләр. 2 томда. Т. 1, 2.—Казан: Таткитнәшр., 1957. Т. 1. [С. Фәйзуллин кереш сүзе]. 402 б., портр. 9000. Т. 2. 464 б., портр. 9000.
Галиябану: Драма 4 пәрдәдә, 5 картинада [Г. Ибраһимов мәкаләсе белән].—Казан: Татар Совет Социал Җөмһүрияте дәүләт нәшр., 1922.—76 б. 5000.
Шул ук: Драма 4 пәрдәдә, 5 картинада/— Казан: Татгосиздат, 1935.— 87 б. 5100.
Шул ук: Драма. — Казан: Татгосиздат, 1953.—91 б.—(Масса к-ханәсе). 12000.
Шул ук. [Р. Даутов сүз ахыры белән].—Казан: Таткитнәшр., 1981.— 158 б., ил. 5000. Рец.: Ибраһимов Г. «Галиябану» хакында бер-ике сүз.— Кит.: Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960, 141—143 б.; Ә х м әдуллин А. Аның сәнгатьтә ачышлары.— Кит.: Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980, 141—146 б.; Халит Г. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы.— Сов. әдәбияты, 1939, № 5, 59— 73 б.; Камалов Б. М. Фәйзинең иҗат лабораториясеннән. [«Галия-1 бану» драмасының язылу тарихы].—Сов. әдәбияты, 1956, № 12, 70—76 б. Мөлеков М. «Галиябану» ничек язылган.— Казан утлары, 1974, №819167—1716.
Авыл бәйрәме: (Урал буе тормышыннан ләүхәләр). 2 пәрдәдә.—Казан: Тятар матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1924.—58 б. Кит. авт.: Фәйзи М. Хәйдәр. 2000.
Асылъяр: Пьеса 5 пәрдәдә, 6 картинада.—Казан: Татар, матбугат-нәшр. «гпмбинаты, 1924.—94 б. Кит. авт.: Фәйзи М. Хәйдәр. 2000.
Кызыл йолдыз: Пьеса 4 пәрдәдә, 5 карт. 1921—1923 елларда язылган.— Казан- Татгосиздат, 1950.—77 б.—(Мәкт. к-ханәсе). 5000.
Пьесалар.—Казан: Татгосиздат, 1951.—240 б., портр. 10065.
Сәрвиназ: [Еламыйм; Аның белән мин; Хикәяләр].—Казан: Татгосиздат, 1952.-47 б. 10065.
Ак калфак: [Драма 3 пәрдәдә].—Казан: Татгосиздат, 1952.—47 б. 10065. Рец.: Әхмәдуллин А. «Ак калфак».—Кит.: Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980, 293—296 б.
Галиябану: [Пьесалар. Б. Камал кереш сүзе белән].—Казан: Таткитнәшр., 1962.—344 б. 15 000.

Аның турында


Н.Ханзафаров. Мирхәйдәр Фәйзи. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 421-435 б. Казан, 1986. Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Мирхәйдәр Фәйзи: Тормышы һәм иҗаты —Кит.: Гайнуллин М., Вәзи Фәйзи М. Көндәлек дәфтәреннән.—Сов. әдәбияты, 1951, № 11, 79— Мирхәйдәр Фәйзи истәлекләреннән.— Казан утлары, 1977, № 1, 116—1226. Чанышев С. Мирхәйдәр Фәйзи: (Истәлекләр).—Казан утлары, 1972, № 3, 184—188 б. Фәйзуллин И. Шодадагы көннәремнең таҗы: Истәлек.—Казан утлары, 1981, № 10, 181—183 б. Хәйри X. Талантлы драматург.—Кит.: Хәйри X. Эзләнүләр. Казан, 1941, 3—37 б. Ку туй Г. Хәйдәр Фәйзи (М. Фәйзи).—Кит.: Кутуй Г. Публицистика. Казан, 1957, 213—215 б. Минский Г. Әдипне искә алганда.—Кит.: Минский Г. Онытылмас очрашулар. Казан, 1973, 87—95 б. Гобәйдуллин. Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 75 ел.— Казан утлары, 1966, № 11, 139—140 б. Камалов Б. Драматургиябез горурлыгы.—Казан утлары, 1971, № 10, 179—181 б. Мөлеков М. Мирхәйдәр Фәйзи — тәрҗемәче.— Сов. мәктәбе, 1975, № 5, 39—41 б. Мөлеков М. Халык күңелендә калган моң.—Казан утлары, 1981, № 10, 176—181 б. Гаделлек һәм ирек җырчысы: Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 90 ел: Мәкаләләр.— Соц. Татарстан, 1981, 1 ноябрь. Ахмадуллин А. Лейтмотив — гуманизм.—В кн.: Ахмадуллин А. Горизонты татарской драматургии: (Лит.-критич. статьи). Казань, 1980, с. 189—192. Бикмухаметов Р. Традиңии гуманизма.—Дружба народов, 1958, № 7, с. 249—250. О пьесе «Галиябану». Глузберг 3. Диалектика движения.—Театр, 1972, № 12, с. 144—145. О той же пьесе. Ахмадуллин А. Лейтмотив — гуманизм.—Сов, Татария, 1971, 2 ноя-бря. Кумысников X. Вечно юная классика.—Сов. Татария, 1981, 1 ноября. Ханзафаров Н. Поет жаворонок в Казани.—Веч. Казань, 1981, 30 окт.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»