поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ФӘТХЕТДИНОВА ЛӘЙСӘН

ЫШАНАМ

Ләйсән Фәтхетдинованың зур шагыйрь булырга мөмкинлекләре бар. Ходай аңа табигый сәләтне мул итеп биргән. Дөньяны шагыйрь-рәссамнарча күреп, танып белергә, һәм шул чынбарлыкны күңеле аша үткәреп, Үз Дөньясын булдырырга сәләтле кыз бала ул. Нечкә тоемы, образлы күзаллавы, тел байлыгы булмаса, билгеле, моңа ирешү мөмкин түгел.

Ләйсән әле яшь: ул 2008 елны урта мәктәпне тәмамлап, Казанга килде, журналистлыкка укырга керде. Дөресрәге, яшь каләм ияләренең республика күләм төрле әдәби ярышларда җиңүләр, шул исәптән Гран-прилар яулап, Казан университетына имтиханнарсыз гына үтә алды. Димәк, максатчанлык, тырышлык җитәрлек бу кызда!

Ләйсән Фәтхетдинованың язганнары (иҗаты дип тә әйтү ярыйдыр) белән байтактан танышмын. Аның шигырьләрен матбугатта инде биш-алты ел буе күзәтеп киләбез. Алар башта Балык Бистәсендә чыга торган «Авыл офыклары» газетасында басылды. Төрле конкурсларда призлы урыннар алды. Хәзер инде Ләйсәннең тезмә һәм чәчмә язмалары чыкмаган басмалар Республикада юктыр да. Халкыбызның төп әдәби журналы булган «Казан утлары»нда да аның шигырь цикллары берничә мәртәбә дөнья күрде.

Үз гомеремдә байтак кешеләрнең иҗатлары турында матбугатта сүз әйтергә туры килде миңа: төрле кәеф, төрле теләк белән язылды алар; кирәк өчен дип, азапланыбрак язган чаклар да булмады түгел. Ә бу кечкенә генә кереш сүзне язу миңа рәхәт! Теләп, өмет-ышаныч белән язам. Талантлы яшь кеше турында фикер әйтү бит бу. Өстәвенә, Ләйсән минем якташым да бит әле. Хәтта мәктәптәшем дә.

Соңгы елларда, шөкер, әдәбиятыбызга күзгә күренерлек яшь көчләр килә. Берара буыннар өзеклеге килеп чыгу куркынычы да бар иде. Бүгенге унсигез-егерме яшьлек каләм ияләре – 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш шытымнары алар. Ләйсән дә шулар рәтеннән. Бу яшьтә, гадәттә, мәхәббәт-сөю, ашкыну-сагыну, кавышу-аерылышу, ягъни, күбрәк шәхси интим тойгылар турында язалар. Моны гаепләп тә булмый. Табигый хәл, һәммәбезнең диярлек башыннан кичкән хәлләр. Шуңа күрә дә андый шәхси хисләрнең бүтәннәр өчен кызыклыгы да чамалы. Ләйсән бу яктан аерылып тора. Шәхси кичерешләр белән бергә, аның ил-халык язмышы турында уйланулары да җитәрлек. Ил агасындагы кебек фәлсәфи фикерләре бар аның кайбер шигырьләрендә. Тарихи хәтерне җуймаган кыз бала ул дияр идем мин аны. Каян килә бу сыйфат? Әлбәттә, туган туфрактан, шул җирнең рухыннан. Ләйсән – Котлы-Бөкәш кызы. Борынгы Чаллы (КамАЗлы Чаллы түгел) якларыннан ул. Бу төбәктә Чаллы исемен йөрткән биш-алты борынгы авыл әле дә бар. Казан ханлыгы егылгач та, байтак дистә еллар буе, кирмән-ныгытмалар корып, баскыннарга каршы көрәшкән әле безнең бабаларыбыз. Тарихи хәтер, мөгаен, шул геннардандыр...

Азатлык – бәхетең.
Хәтерең – тәхетең.
Җитезлек – өметең...
Шунда син – бербөтен!

– дип яза Ләйсән үзенең бер шигырендә.

Ләйсән төрле жанрларда каләмен чарлый. Шигырьләрдән тыш, кыска хикәя-кыйссалар иҗат итә, аналитик характердагы публицистик мәкалә-язмаларда да үзен сыный. Колачны киңрәк алгач, «иҗат кишәрлеген» чабып чыгарга көче җитәрме? Нәтиҗәсе ничегрәк булыр, дияр кемдер. Унсигез яшьлектәгеләргә нәтиҗәләр турында сорау бирү кыен. Ышанырга кала. Ә моның өчен нигез бар. Мин үзем Ләйсәннең иҗади киләчәгенә ышанам.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН Татарстанның халык шагыйре


Тарих

Җир. Туфрак. Сөяк. Чүлмәк.
Ир. Адым. Сөңге. Күлмәк.

Чүл. Болын. Урман. Басу.
Күл. Елга. Диңгез. Ташу.

Таң. Кояш. Болыт. Һава.
Чаң. Үлем. Кайгы. Дәва.

Җир. Сугыш. Халык. Җиңү.
Чир. Талаш. Туу. Шиңү.

Көн. Атна. Гасыр. Вакыт.
Өн. Тарих. Китап. Факт...

***

Икеләнә күңел, икеләнә.
Җиде чатның җиде юлы үзенә дәшә.
Үлем белән яшәү арасында калсаң...
Яшә!

Үпкәләрем ертылмаса, сулый алсам
Бу төтенне, агуланган бу һаваны,
Яшәп калыйм, кыя үренә кызыгып...
Хәерлегә генә булсын бу дәвамым.

Сайлау мөмкинлеге булу – бәхет микән?
Бер юл булса, шуннан гына атлап китәм.
Ә каршыда сигез юлның сигез үре.
Бүлгәләнде эчке “мин” дә, ә күңелдә
Сигез төрле улый бирә сигез бүре.

Кыйпылчыклар чәчелгәндә тирә-якка,
Тик шайтаннар торыр микән инде сакта?
Ике юлның берсен дөрес сайлар өчен
Җитәр микән сытылган ихтыяр көчем?

Икеләнә күңел, икеләнә!
Бер яшь ага, бер ут чәчри ике күздән.
Кан акса да сорау тишкән яралардан,
Түзәм...

КҮККӘ ТИДЕ ТҮБӘМ

Күккә тигән түбәм бүген,
Канат чыгарган йөрәк...
Акыл теше сызлавына
Усал сүзләрне төбәп,
Утырыйк та бер йолдызга
Очыйкмы әллә тиздән?
Аерып булмас, дисеңме,
Авыр гәүдәне җирдән?

Күккә тигән түбәм бүген,
Җан сикерә биеккә.
Кан тамыры шартлагандыр:
Булмый күзгә тиеп тә...
Күрсә күрер күңел күзе,
Аптырама, утыр, кил!
Мин гамәлдә, мин – галәмгә...
Колакта сызгыра җил...

Күккә тигән түбәм бүген,
Аяктан тарта язмыш.
Күңелеңне дә тыймагач,
Ничек кылмассың ялгыш?
Сыймаса җан тән эченә,
Хыялыңда бар канат:
Кайтмаса тик көн җиленнән
Сынып, кайрылып, канап...

Күккә тигән түбәм бүген,
Кәеф тә бик шәп иде.
Кемгә генә ярамадым,
Кем елмаюга тиде?
Акыл теше сызлавына
Түзәм инде, тырышам.
Фәлсәфә сатасың, диеп,
Күңел генә карыша...

ИДЕЛ ЙОРТЫМ – ТУГАН ҖИР

Идел-Җаек киңлегендә
Ярсып чапкан тулпар ат ул.
Күк белән Җирне иңләгән
Алтын сүзле хәтер-хат ул.

Гасырларда дастан булып
Мәңге яшәр Туган ягым.
Йөрәгемне бирер идем
Халкым өчен, дигән чагым...

***

Җил очырды акылымны...
Күңелдә таш, җанда боз.
Әйдә, бетсен, калмасын ут,
Син дә кәефемне боз!

Көн үтерде хыялымны,
Ә җәзасы – газапсыз.
Син биргән сораулар гына
Йә тозсыз, йә җавапсыз.

Төн кылычын кадаганда
Йокы яткан бишеккә,
Җан сыкраган авазларны
Йөрәк кенә ишетте.

...Матур итеп ясап куйган
Чәчләргә җил төкерде.
Каһәр хәтер! Менә дигән
Кәефемне үтерде!

Юк

Сау кешенең чире юк,
Камиллекнең чиге юк.
Теләгәнне әйтеп булмый,
Ә авызның биге юк.

Тол хатынның ире юк,
Мөһаҗирнең җире юк.
Үз кырын үзе урмагач,
Байның хезмәт тире юк.

Урманнарда бүре юк,
Авылларның үре юк.
Өстәлләр түгәрәк хәзер,
Урыны бар, түре юк.

***

Тулыр-тулмас бер гасырны
Мәңгелек, дип уйлыйбыз да
Яшибез бер типтереп!
Бәхет кенә, кайвакытта,
(Сатылмый да, каһәр суккан!)
Тилмерткәли көттереп.

Чиге булмас күк тоелган
Гомернең җиткәч ахыры,
Яшисе килә кабат...
Ә син, дустым, һәр көнеңне,
Үз төсләре, үз хисләре,
Үз моңы белән ярат!

Мәңгелеккә китәр өчен,
Мәңгелектә күк яшибез
Бер гасыр – тулыр-тулмас.
Син изгелек кылам дигән
Иртәгәң генә, дускаем,
(Үзең әле белмисең дә!)
Яңа таң булып тумас.

Илем барда үзем бар
Җир астында серләре бар,
Байлыгы бар илемнең.
...Имән кебек нык тамырлы
Чәчкә булып күрендең...

Күк эчендә җаннары бар
Изге Туган ягымның.
...Әй, күңелем, нигә шулай
Югарыга кагындың?

Тарихта бөекләре бар
Батыр газиз халкымның.
...Син – үзәге, иң кайнары
Дөрләп янган ялкынның!..

Үткәне бар, бүгене бар
Киләчәкле илемнең.
...Галәм аша баккан идем,
Йолдыз булып күрендең...


Казан утлары
№ 12  

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»