|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ФӘРХЕТДИНОВ ШАМИЛ
Шамил Тимергали улы Фәрхетдинов 1971 елның 18 августында Татарстан Республикасының Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа.
Шамил 1978–1989 елларда профессор М.Габдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбендә укый. Мәктәп һәм авыл үзешчән театр түгәрәкләрендә актив катнаша.
Урта мәктәпне тәмамлагач, 1989–1993 елларда Казан театр училищесында укый. Училищены тәмамлап, 1993 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист буларак эшкә чакырыла. Хәзерге вакытта шунда хезмәт куя.
Ш.Фәрхетдинов дөнья, рус, милли классик һәм заман драматургиясе әсәрләрендә кырыктан артык роль башкара. Болар: Равил (Г.Зәйнашева. «Җаным жәл түгел сиңа»), Марат (Х.Вахит. «Яңадан мәхәббәт турында»), Надир мәхдүм (К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар»), Ламб (Б.Брехт. «Кураж ана һәм аның балалары»), Мортаза (К.Тинчурин. «Хикмәтле доклад»), Әхмәт (М.Әмир. «Гөлшаян»), Зиннәт (Н.Гыйматдинова. «Бер тамчы ярату») һ.б.
Надир мәхдүм роле өчен «Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы» номинациясендә К.Тинчурин исемендәге V Республика театр фестивале (Казан, 1999) һәм төрки халыкларның «Нәүрүз» III Халыкара театр фестивальләрендә (Өфө, 2000) төп бүләкләренә лаек була.
1993 елда, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарихында тәүге балалар спектакле буларак, Шамил Фәрхетдиновның «Әкият турында әкият» исемле әкият-пьесасы дөнья күрә. Республика театрларында, телевидениедә уннан артык әсәре куела. Болар: «Алтын алма», «Мыгырдык», «Гали баба һәм өч карак», «Саламторхан, яки Бәхет гөле», «Әптери солдат маҗаралары» һ.б. «Шифалы су» пьесасы «Татар пьесасы-88» конкурсында өченче урынны яулый.
1998 елдан бирле Шамил актерлык хезмәте белән бергә театрның әдәби бүлек мөдире вазифасын да башкара. Әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә.
Ул – 2001 елдан Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
2003 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.
2005 елда балалар өчен «Әкият турында әкият» исемле әкият-пьесалар җыентыгы нәшер ителә.
Ш.Фәрхетдинов – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАБЫ
Әкият турында әкият: әкият-пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 240 б. – 3000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Мөхәммәтова Р. Исмәгыйль белән Мәхдүм // Ватаным Татарстан. – 2000. – 28 гыйнв.
Гыйматдинова Н. Кемгә уен, кемгә яшәү // Идел. – 2000. – № 10. – 10–11 б.
Хәмидуллина Р. Балачактан сәхнә сихерләгән // Шәһри Казан. – 2001. – 26 окт.
Хәйруллина Л. «Мин реалист хыялый...» // Татарстан яшьләре. – 2003. – 27 сент.
Татар драматурглары / төз. Ф.Ганиева, Р.Яруллина, А.Саттарова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 239–240 б.
* * *
Иванычева О. Цветок счастья растет в душе каждого // Казанские ведомости. – 2001. – 18 нояб.
Зиганшина А. Огонь бичующей сатиры // Веч. Казань. – 2003. – 1 окт.
Творчество Ш.Фархутдинова // Гордость города Казани. – М.: Авангард, 2005. – С. 208–209.
|
|