поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ФӘРХЕТДИНОВ ШАМИЛ

Шамил Тимергали улы Фәрхетдинов 1971 елның 18 августында Татарстан Республикасының Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа.

Шамил 1978-1989 елларда профессор М.Габдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбендә укый. Мәктәп һәм авыл үзешчән театр түгәрәкләрендә актив катнаша. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1989-1993 елларда Казан театр училищесында укый. Училищены тәмамлап, 1993 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист буларак эшкә чакырыла. Хәзерге вакытта шунда хезмәт куя.

Ш.Фәрхетдинов дөнья, рус, милли классик һәм заман драматургиясе әсәрләрендә кырыктан артык роль башкара. Болар: Равил (Г.Зәйнашева. «Җаным жәл түгел сиңа»), Марат (Х.Вахит. «Яңадан мәхәббәт турында»), Надир мәхдүм (К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар»), Ламб (Б.Брехт. «Кураж ана һәм аның балалары»), Мортаза (К.Тинчурин. «Хикмәтле доклад»), Әхмәт (М.Әмир. «Гөлшаян»), Зиннәт (Н.Гыйматдинова. «Бер тамчы ярату») һ.б.

Надир мәхдүм роле өчен «Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы» номинациясендә К.Тинчурин исемендәге V Республика театр фестивале (Казан, 1999) һәм төрки халыкларның «Нәүрүз» III Халыкара театр фестивальләрендә (Өфө, 2000) төп бүләкләренә лаек була.

1993 елда, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарихында тәүге балалар спектакле буларак, Шамил Фәрхетдиновның «Әкият турында әкият» исемле әкият-пьесасы дөнья күрә. Республика театрларында, телевидениедә уннан артык әсәре куела. Болар: «Алтын алма», «Мыгырдык», «Гали баба һәм өч карак», «Саламторхан, яки Бәхет гөле», «Әптери солдат маҗаралары» һ.б. «Шифалы су» пьесасы «Татар пьесасы-88» конкурсында өченче урынны яулый.

1998 елдан бирле Шамил актерлык хезмәте белән бергә театрның әдәби бүлек мөдире вазифасын да башкара. Әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә.

Ул — 2001 елдан Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

2003 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. 2005 елда балалар өчен «Әкият турында әкият» исемле әкият-пьесалар җыентыгы нәшер ителә.

Ш.Фәрхетдинов — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ


Әкият турында әкият: әкият-пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 240 б. — 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Мөхәммәтова Р. Исмәгыйль белән Мәхдүм //Ватаным Татарстан. — 2000. — Гыйматдинова Н. Кемгә уен, кемгә яшәү // Идел. — 2000. — № 10.
Хәмидуллина Р. Балачактан сәхнә сихерләгән // Шәһри Казан. — 2001. — 26 окт.
Хәйруллина Л. «Мин реалист хыялый...» // Татарстан яшьләре. — 2003. — 27 сент.
Татар драматурглары / төз. Ф.Ганиева, Р.Яруллина, А.Саттарова. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2007. — 239-240 б.
Иванычева О. Цветок счастья растет в душе каҗдого // Казанские ведомос-ти. — 2001. — 18 нояб.
Зиганшина А. Огонь бичующей сатиры // Веч. Казань. — 2003. — 1 окт. Творчество Ш.Фархутдинова // Гордость города Казани. — М.: Авангард, 2005. — С. 208-209.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Уйнар сәхнәң булу – бәхет

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бу көннәрдә, ниһаять, Казан тамашачысын да сөендерде. Алар Камал театры бинасында иң уңышлы спектакльләрен күрсәттеләр. Тамашачы исә һәр спектакльгә зал тутырып йөрде, спектакль тәмамланганнан соң да артистларны җибәрергә теләмичә, алкышлар белән кат-кат чакырып рәхмәтләрен җиткерде.

Моның сере дә, сәбәбе дә бер генә, ул да булса – ихлас уенлы тинчуринлыларны сагыну икән. Ә минем диккатьне Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов җәлеп итте. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ында шөкәтсез, бөкре, әмма йөрәгендә олы мәхәббәт утын кабызган Надир мәхдүмне уйнап, Кәрим Тинчурин исемендәге республика театр фестиваленең бишенчесендә беренче премиягә ия булган, ә инде “Туганлык” дип аталган төрки телле халыкларның халыкара театр фестивалендә “Иң яхшы ир-ат роле”н башкаручы буларак төп премияне алган талант иясе бит ул. Күз уңыннан җуеп торган арада башкару осталыгы ни дәрәҗәгә җитте, ничек үзгәрде икән? Хәер, бер мин генә түгел, һәр тамашачы тинчуринлыларның һәрберсен әнә шулай сынады бугай. Ә алар, шөкер, сынатмады.

Шамил Фәрхетдинов тудырган Марат (Хәй Вахит, “Яңадан мәхәббәт турында”), Мортаза (К.Тинчурин, “Хикмәтле доклад”), Мирзанур (Т. Миңнуллин, “Ай булмаса, йолдыз бар”), Зиннәт (Н. Гыйматдинова, “Бер тамчы ярату”), Әхмәт (“Гөлшаян”, Мирсәй Әмир) образлары истә кала торган. Моның хикмәте, артистның үз сүзләре белән әйткәндә, йөрәк аша үткәреп уйнауда икән. Әллә шуңамы, аның икенчел пландагы каһарманнары да тамашаның “кабыргасы”на әйләнә. “Бер тамчы ярату” спектаклендәге тиле Зиннәт роле дә әнә шундыйлардан иде. Аның белән әңгәмәбез исә, артистлык – һөнәрме, әллә тумыштан килгән сәләтме, дигән сораудан башланды.

– Артистлык тумыштан киләдер дип саныйм. Аңа укып кына ирешеп булмый. Әмма сәләтнең ачылмаган якларын уку йортларында ачып, камилләштереп була. Әнә шулай табигый сәләтеңнең ашар ипиеңә әйләнүе – менә бусы һөнәр була.

– Артистлык һөнәрен үзләштерегә теләвегезне әти-әниегез ничек кабул итте?

– Мин тумышым белән Аксубайның Яңа Ибрай авылыннан. Бишенче сыйныфларда укыганда микән, әти әдәбият белән тәмам җенләндерде. Ул һөнәре буенча механизатор, ә бабабыз данлыклы балта остасы булган. Әти дә кулында ут уйната иде. Үзебезгә генә дә ике йорт җиткергән кеше ул. Без алты бала үстек. Әти исә, үзенә ярдәмче кирәк булганда, күбрәк мине ияртә иде. Эштән бушаган арада китап укырга хирысландым. Безнең әти үзе дә китап белән җенләнгән кеше. Ә газета-журналлар почта әрҗәсенә сыеша алмый иде. Безгә Татарстан матбугаты гына түгел, Мәскәү басмалары, Башкортстан журналлары да килә. Әти төнлә кырдан эшләп кайткач, арыганлыгын да онытып, шуларны укый иде. Эш арасында да, шундый язучы бар, ул болай дип язган, дип гыйбрәтле юлларын сөйләп күрсәтә, читтә яшәгән апаларга хат язганда китаптан уйландырырлык вакыйгаларны күчереп яза, яисә, кызларым, менә боларга игътибар итегез әле, дип газета киселмәләрен юллый. Тегеләреннән исә үз чиратында, ярар, әти, аңладык, дигән җавап килеп төшә. Тора-бара мин аның белән ярыша-ярыша укый башладым. Миңа инде өйдәге китаплар гына җитми, китапханәгә дә сукмак салдым. Менә шул әдәбият белән җенләнү театр сәнгате юлына алып кереп китте. Әти-әнием исә моңа каршы булмадылар.

– Беренче уйнаган ролегезне хәтерлисезме?

– “Беренче театр”да Вәли роле иде ул. Мәктәптә бу рольгә кеше таба алмагач, әдәбият укытучыбыз, китапханә юлында еш күренгәнлектән, миңа игътибар иткән. Шуннан авыл яшьләре, укытучылар белән еш “театр уйнап” йөрдем. Аннан Казан театр училищесында Татарстанның атказанган артисты Шамил абый Бариев курсында уку, соңыннан Тинчурин театрына юллану. Бүген дә төп иҗат йортым ул.

– Артистланып тамак туйдырып буламы?

– Кызганыч, бүген бер артистлык белән генә тамак туйдыруы кыен. Еш кына сүз иярә сүз китеп, безнең кесә ягын капшап карарга теләүчеләр күпме хезмәт хакы алуыбыз белән кызыксына. Әгәр чын хакны әйтсәң, ышанмыйлар, ничарадан бичара хәйлә юлына басасың. Безгә яшькә карап түлиләр: мәсәлән кырык яшьлекләр – кырык мең, алтмыш яшьлекләр – алтмышны, яңа уку бетереп килгән кешеләргә генә читенрәк, алар 19 меңнән башлый, диясең. Ә иң кызыгы шунда: матди ягы күпкә кайтыш булса да, әдәбият, сәнгать юлыннан китүчеләрнең тормышы күпкә матуррак. Чөнки ул тормыш ваклыкларыннан өстен кала белә, күңелендә гел өмет, максат белән яши. Янә өстәп, артист ул – фанат дияргә була. Ул уйнар сәхнәсе, тамашачысы булганда бәхетле.

– Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, Тинчурин театры артистлары бик озак төрле сәхнәләрдә уйнап йөрде. Бу сезгә ничек тәэсир итте?

– Төрле сәхнәләрдә уйнау күпмедер дәрәҗәдә театрга тискәре тәэсир итә. Дөрес, чит төбәктә яшәүче тамашачыбыз Казанга килеп спектакль караудан мәхрүм. Бу ара ераклыгы, физик, финанс һәм башка мөмкинлекләргә бәйле. Менә бу җәһәттән Тинчурин театры аларга аралашу мөмкинлеге, яңа сәнгать әсәрләре белән танышу мөмкинлеге тудырды. Ләкин бертуктамый тәгәрмәч өстендә йөрү театрга да зыян сала. Беренчедән, сәхнә мәйданчыклары төрле. Авыл, район сәхнәләре ут кую, декорация кору мөмкинлекләрен чикли. Бер көнне бер, икенче көнне бөтенләй башка сәхнәгә чыгу артист өчен дә уңайсызлыклар тудыра, ә болар барысы да спектакльнең сыйфатына хилафлык китерә. Анысы үз чиратында спектакльнең вакытыннан алда тузып-таушалып бетүенә сәбәпче була ала. Иң авыры артистка төшә, билгеле. Аны да туктаусыз юлда йөрү бик талчыктыра. Шуннан чыгып, театр стационар булганда гына үсә, дип саныйм мин.

– Пьесаларны кайчан яза башладыгыз?

– Әле училищеда укыганда ук Шамил абый безнең фантазияне арттыру максатыннан төрле кызык хәлләр, кечкенә хикәяләр яздыра иде. Бу миңа ошап китте. Акрынлап газета битләрендә юмористик хикәяләрем күренә башлады. Ә театрда эшли башлагач, сәхнә һәм каләм тибрәтү үрелеп барды. Моңа баш режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин сәбәпче булды. Беркөнне ул, алтмыш яшьлек театрыбызда балалар репертуарына кытлык, дип сүз катты. Нәтиҗәдә без яшь тамашачыны тәрбияләүдә читтә калырга тиеш түгелбез дигән уртак фикергә килдек. Ә режиссерыбыз мине драматургия серләренә төшендерде. Аның фатихасы һәм ярдәме белән 1993 елда “Әкият турында әкият” дигән балалар өчен пьеса туды. Аңа Тинчурин театры тарихына беренче әкият булып кереп калырга насыйп булды. Дөрестән дә, ул вакытта балалар драматургиясендә кытлык сизелә иде. Ә “Әкият турында әкият” театрда бик озак еллар барды. Хәтта, без бирегә әкият карарга килә идек, хәзер зурлар өчен спектакльләр карарга йөрибез, дип әйтүчеләр дә булды.

– Казан тамашачысы бу көннәрдә сезнең әсәр буенча куелган “Бәйрәм белән, кызлар”, “Мәхәббәт баскычы” спектакльләрен дә зур канәгатьлек белән карады.

– Әлеге комедияләрне Рәшит Заһидуллин белән берлектә иҗат иттек. Мондый үрнәкләр дөнья тарихында да шактый. Әйтик, Эмиль Брагинский белән Эльдар Рязановның бергәләп иҗат итүе бик матур нәфис фильмнар тууга сәбәпче булды. “Ирония судьбы, или С легким паром”, “Служебный роман” әнә шундыйлардан. Чыннан да, режиссер белән драматург бергә иҗат иткәндә, камил әсәр тууга җирлек бар. Монда артистларның уен мөмкинлеге дә исәпкә алына, әсәрдә режиссер гына сизеп ала торган җитешсезлекләр дә калмый. Хәер, сәхнәгә куелыр алдыннан бик күп әсәрләр болай да режиссер тарафыннан үзгәртелә, хәтта ки яңадан языла. Безнең комедия жанрына мөрәҗәгать итү юкка түгел. Татар драматургиясендә заманча комедияләргә мохтаҗлык бар кебек. Гомумән, зәвыклы юмор белән халыкны көлдерү җиңелләрдән түгел. “Мәхәббәт баскычы”на килгәндә, ул үзенчәлекле сюжетка, тормыштан алынган вакыйгаларны көлкеле, калку итеп сурәтләүгә корылды. Каһарманнарның исемнәре дә артистларның исемнәре белән тәңгәл килүе янә әсәрнең бармактан суырып язылмавына ишарә.

– Үзен драматик рольләрдә генә күрүче артистлар бар яисә, киресенчә, комик образларны оста башкаручылар. Ә сезгә шуларның кайсысы якынрак?

– Алдан күбрәк көлкеле рольләрне уйный идем. Аннан соң Гөлшат Зәйнашева иҗат иткән “Җаным жәл түгел сиңа” дигән әсәрдә ярым көлкеле, ярым драматик роль уйнадым. Шуннан акрынлап драматик планга күчә башладым. Хәзер исә һәртөрле рольләрне дә бердәй яратып башкарам.

– Артистның абруе хакында уйланасызмы?

– Ул күп нәрсәгә бәйле инде... Әүвәл матди якка барып тоташа. Җаның биреп уйнаган ролең яисә язган әсәрең өчен әҗерен аз алсаң, күңел төшә, билгеле. Ә бу исә рухи бөтенлекнең какшавына китерергә мөмкин. Икенче яктан сәнгать әһелләренең иҗатын тулы канлы, тиешенчә яктыртып та абруйны күтәреп була. Бу уңайдан чын рецензия, тәнкыйть мәкаләләре ярдәм итәр иде. Әмма тәнкыйтьли белүчеләр дә юк дәрәҗәсендә бүген. Чөнки тырнак астыннан кер эзләү, талантлы кешене күрмәмешкә салышу, аның хезмәтен идәнгә салып таптау тәнкыйть түгел әле ул. Тәнкыйть ул иҗатчыга ярдәм итәргә тиеш, киресенчә түгел. Тагын бер нәрсә бар: үз эшенә чын-чынлап табынган талантлы режиссер, артист, гомумән сәнгать кешесенең үзен, иҗатын рекламалап йөрергә вакыты да, теләге дә юк бит аның. Чөнки эш, иҗат белән мәшгуль. Кыскасы, игътибар кирәк һәм моңа укытучы, табиб кебек һөнәр ияләре дә мохтаҗ.


ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА.
"Ватаным Татарстан". "Идел", 02.07.2012 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»