|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ФӘЛӘХ АМУРБезнең каршыбызда яшь каләм иясе, яңа талант Амур ФӘЛӘХ. 1965 елның 10 сентябрендә Мамадыш районы Яңа Комазан авылында туган Амурны без элегрәк уяу журналист, матур гына шигырьләр, шаян хикәяләр язучы иҗатташ буларак кына белә идек. Менә аның беренче повесте. Бүген Россия дигән держава кичергән ике афәт — дәүләт өчен дә, гади халык өчен дә бөтенләй гадел булмаган Чечен сугышы һәм яшь буынның өчтән бер өлеше кереп баткан наркомания атлы төпсез сазлык турында бу әсәр. Повесть әллә ни зур булмаса да, Рәсәйне чолгап алган әлеге афәт күз алдыбызда төгәл җанлана. Бүгенге Рәсәй хакимиятенең, армиясенең, гомумән, системасының чын йөзен күрәсең килә икән, ач та укы. Иң мөһиме: яшь каләм иясенең шундый җитди темаларга курыкмыйча тотынуын күреп сөенәсең. Чөнки башкалада яшәүчеләр ничек кенә күкрәк сукмасыннар, алар арасында Чечендагы гаделсез суеш яки наркомания афәте турында язарга атлыгып торучылар юк бит әле. Бу темада да, иң беренче булып, Чаллыда яшәүче язучылар буразна салып бара. |
Иң күп укылган
|