|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ФЛЭШКАМәгълүмат саклау чаралары буларак компакт-дисклар һәм дискетларны күпләп саталар, алар белән һәр компьютерчы файдалана. Әмма бу җиһазларга әкрен-әкрен яңа алмаш килде. Ул да булса флэш-дисклар. Флэш-дисклар гадәттә бик кечкенә була. Каләмнең яртысы хәтле генә. Ә менә мәгълүмат сыйдырышлыгы төрлесенең төрлечә. 8, 16, 32 гигабайтлы флэш-дисклар киң таралган. Яшьләр арасында аны элек муенда асып йөрү модада иде. Шушы җиһазга яздырылган мәгълүмат белән без өйдә дә, эштә дә, укуда да файдалана алабыз. USB-порт, ягъни флэш-диск куела торган тишек, һәр компьютерда диярлек бар. Булмаса, шул бик иске төрләрендә генә юктыр. Флэш-дискны компьютерга тоташтыруыбыз була, операцион система шунда ук аны яңа диск буларак таный һәм андагы мәгълүмат белән эшләргә мөмкинлек бирә. Флэш-дискның дискет һәм компакт-дисктан өстен яклары күп. Беренчедән, андагы мәгълүмат бозылыр яки югалыр дип курыкмыйсың. Диск һәм дискетларда исә мондый хәлләр бик еш күзәтелә. Икенчедән, флэш-дискка мәгълүмат күпкә тизрәк яздырыла. Өченчедән, «Nero», «Win on CD» ише программалар кирәк түгел. Компакт-дискка әйбер яздырганда исә тиешле софт (ягъни программалар) кирәк. Озын сүзнең кыскасы, флэш-дисктагы мәгълүмат белән эшләү винчестердагы мәгълүмат белән эшләү кебек үк. |
Иң күп укылган
|