Гарәф Фәхретдинов 1920 елны Бөгелмә өязе, Карабаш авылында туып үскән. Аның әтисе Кашафетдин агай, бөтен гаиләсен алып, 1937 елда Урта Азия якларына күченеп китә. Гарәф Фәхретдинов шуннан хәрби хезмәткә алына. Сугыш башлангач, Киев чолганышында каты яралана. Әсир төшеп, нимесләрнең нинди генә лагерьларын күрергә туры килми аңа. Кыю йөрәкле егет берничә тапкыр кача, тагын тотыла.
Идел-Урал легионында ул Муса Җәлил, Гайнан Кормашлар белән аралаша. Татар халкын мөстәкыйль дәүләтле итеп күзләгән Шәфи Алмаз белән дә таныша. Соңыннан ул француз партизаннары сафында фашистлардан Францияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Италия, Мисыр, Төркия аша ул, татлы өметләр белән, туган илгә кайтып егыла. Әмма монда да аның кешелеген изеп, гомер буе рәхәт күрсәтмиләр.
Гарәф аганы мин бер генә тапкыр күреп калдым. Журналист халкы белән очрашырга дип хәзерге “Идел-Пресс” нәшриятына килгән иде. Чибәр кыяфәтле, аз сүзле, әгәр язмышы тыныч-табигый елларга эләксә, менә дигән артист буласы кеше иде ул. Башыннан кичкәннәрен кәгазьгә төшереп, ул Казанга, редакцияләрнең берсенә юллаган булган. Ләм-мим хәбәр килмәгән үзенә. Кулъязма да эзсез югалган. Бәлки “югалтырга” теләүчеләр табылгандыр. Гарәф ага берничә ел көткән дә язмасының тагын бер нөсхәсен Казанга җибәргән. Нәшриятта ремонт вакытында, гадәттә, кулъязмалар кабинетлардан коридорга чыгарып торыла. Менә шундый мәхшәр чорында, мин, коридордан үтеп барышлый, аяк астында аунап яткан бер кулъязмага юлыктым. Кулъязманың башында авторның адресы һәм җибәрү датасы күрсәтелгән иде (90 нчы еллар бу). Ике ел буена җавапсыз яткан бу кәгазь бәйләменең акшар-тузаннарын коеп, битләрен актара башлагач, шаккатып калдым. Мондый кешегә карата нигә болай битарафлык күрсәткәннәр? Аның кыю фикерләреннән куркумы бу? Ни булса шул булгандыр, әмма мин кулыма эләккән бу кулъязмага битараф кала алмадым: Гарәф аганың “Кайда минем илем?” дигән аянычлы хатирәләрен әдәби эшкәртеп, әмма үземнән вакыйгалар өстәмичә, фәкать тел җәһәтеннән, сюжетын җыйнакландыру ягыннан гына каләм кертеп, бастырып чыгарган идем. Кызганыч, шундый кызыклы якташым белән очрашып, сөйләшергә туры килмәде. Хәзер мәрхүм инде ул.
Бу әсәр – сугыш тудырган мәхшәрдә нинди кыенлыклар кичереп тә, кешелегеңне, рухыңны саклап калу фидакарьлеге хакында.
Марсель Галиев