поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ФӘХРЕТДИНОВ РИЗАЭТДИН

(1859–1936)

Танылган мәгърифәтче, галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин улы Фәхретдинов 1859 елның 12 гыйнварында Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә белем алганнан соң – имам-хатиб, 1891 елдан Уфада Диния нәзарәтендә казый булып тора, 1906 елдан Оренбургта «Хөсәения»дә укыта, 1908–1918 елларда «Шура» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1922 елдан вафатына чаклы ул Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы – мөфти вазифаларын башкара.

Мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланып, ул үзе дә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Аның «Сәлимә, яки Гыйффәт» романы 1899 елда – Казанда, «Әсма, яки Гамәл вә җәза» романы 1903 елда Оренбургта басыла.

Соңгы елларда Р.Фәхретдиновның тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә игътибар бермә-бер артып, аның турында матбугатта күп кенә материаллар басыла, бай иҗат мирасыннан аерым хезмәтләр, сөземтәләр журнал битләрендә дөнья күрә, 1993 елда исә галимнең болгар-татар тарихына, мәдәни-дини үткәнебезгә багышланган әсәрләренең бер өлеше аерым китап булып чыга.

Ләкин болар галим иҗат мирасының бик кечкенә бер кисәге генә, аны тулаем барлау-тикшерү һәм матбугатка әзерләү, галим-голәмәнең киләчәктәге эше.

Р.Фәхретдинов 1936 елда Уфада вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Рихләтел-Мәрҗани: Ш.Мәрҗанинең хаҗ сәфәрендә язган юл истәлеге. – Казан, 1898. – 30 б.
Сәлимә, яки Гыйффәт: хикәя. – Казан, 1898. – 80 б.
Сәлимә, яки Гыйффәт: хикәя. – Казан, 1904.
Асәр: татар дөньясында исемнәре мәшһүр булган шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре: 15 кисәктә. – 1900–1908.
Коръән вә тәбагат: Коръән басмалары турында публицистик хезмәт. – Казан, 1900. – 44 б.
Әсма, яхуд Гамәл вә җәза: хикәя. – Оренбург, 1903.
Исмәгыйль сәяхәте. – Казан, 1903. – 32 б.
Мәшһүр хатыннар: биографик очерклар. – Оренбург, 1903. – 448 б.
Ибне Рөшд. – Казан, 1905. – 51 б.
Русия мөселманнары ихтыяҗлары. – Оренбург, 1906. – 44 б.
Ислам хакында хөкүмәт тәдбирләре: 2 кисәктә. – Оренбург, 1907–1909.
1 кисәк. – 1907. – 90 б.
2 кисәк. – 1909. – 90 б.
Әбү Галә әл-Мәгарри. – Оренбург, 1908.
Тел ярышы. – Оренбург, 1910. – 195 б.
Имам Газали. – Оренбург, 1910. – 96 б.
Ибне Таймия. – Оренбург, 1911. – 148 б.
Рәхмәте илаһия мәсьәләсе: дини фәлсәфә. – Оренбург, 1911. – 16 б.
Әхмәд бай: Оренбург миллионеры-меценаты Әхмәд Хөсәеневнең тәрҗемәи хәле һәм эшчәнлеге турында. – Оренбург, 1910. – 54 б.
Ибне Гарәби. – Оренбург, 1912. – 248 б.
Мөхәммәд пәйгамбәр. – Оренбург, 1912. – 64 б.
Әхмәд Мидхәт. – Оренбург, 1912. – 144 б.
Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр. – Оренбург, 1914. – 208 б.
Җәвамигъ әл-кәлям шәрхе. – Оренбург, 1916. – 552 б.
Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте. – Оренбург, 1917. – 48 б.
Шәйхе Зәйнулла хәзрәт. – Оренбург, 1917. – 106 б.
Болгар вә Казан төрекләре / төз. һәм хәзерге әдәби телгә күчерүче, кереш сүз авт. Ә.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 287 б. – 2500 д.
Казан ханнары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 190 б. – 10000 д.
Асар. – Казан: Иман, 2003. – 137 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Риза Фәхретдинов // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 319–334 б.
Ризаэтдин Фәхретдин: фәнни-биографик җыентык. – Казан: Рухият, 1999. – 223 б.
Татар энциклопедиясе сүзлеге. – Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2002. – 704 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»