поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ФАЗЫЛ РИЗА

Кырымтатар язучысы Риза Фазыл алты китап нәшер итте

Бу китаплар төрле авторларның китаплары, ләкин аларны нәшергә әзерләү мәшәкатьләрен язучы Риза Фазыл үз өстенә алган. Нәшер ителгән китаплар арасында ике тапкыр Советлар герое, очучы Әмәт-Хан Солтантурындагы “Амет-Хан – гордость Крыма”, мәрхүм язучы Чыңгыз Дагҗының “Севдигим Ялта”, быел тууына йөз ел тулган күренекле җырчы Сәбри Әрәдҗәпованың “Минем мәшәкатьле гомер юлларым”, мәрхүмә шагыйрә Зәйнәп Абассованың шигырьләр җыентыгы бар. Азатлык хәбәрчесе Риза Фазыл белән күрешеп сөйләште.

– Ни өчен бу китапларны сайлап алдыгыз?

– Мин гомерем буе китапларын чыгарырга омтылган кешеләргә ярдәм итеп килдем. Бу юлы мин мәрхүм авторларның китапларын, бер яшь аспирантның һәм китабын чыгара алмаган шагыйрь Шукри Аппазов китапларын әзерләдем. Нәшер ителгән китаплар арасында “Амет-Хан Султан - гордость Крыма” китабы аеруча зур урын тота. Бу китап махсус рус телле укучылар өчен әзерләнде. Аның йөз нөсхәсе Кырым Югары Радасы депутатларына тәкъдим ителде. Бу китапта каһарман очучыбызның бөтен тәрҗемәи хәле, аңа багышланган китаплар, шигырьләр, куелган һәйкелләр, кыскасы, тулы бер мәгълүмат бар.

Тагын бер китап – җырчы Сәбри Әрәдҗәпова китабы. Бу китапның кулъязмасы Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский китапханәсендә саклана. Ул гарәп хәрефләре белән язылган. Кырымтар музыка сәнгате, сугыш еллары Кырымда ничек булды, кырымтатар ашлары хакында шактый бай мәгълүматлар бар бу китапта. Риза Фазыл бу китап хакында да сөйләде, "мин Сәбри Әрәдҗәпованың кырымтатар ашлары рецептлары хакында брошюрасын да әзерләдем, ул да чыгачак", диде.

– Бу китапларны чыгарганда нинди кыенлыкларга очрадыгыз?

– Әлбәттә, бу минем китапларым түгел, аларны утырып карарга кирәк, редакцияләргә кирәк.

Лондонда яшәп 92 яшендә вафат булган танылган кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2011 елда Кырымга кайтарып җирләнгән иде. Дагҗы үзен зур роман язучы итеп танытты, ә беренче адымнарын ул шигырьләрдән башлаган иде. Менә шул сәбәптән Риза Фазыл аның шигырьләр җыентыгын әзерләп чыгарган.

– Мин хәзер тагын дүрт авторның китапларын нәшриятка әзерлим. Мин бу эшләрне бушлай эшлим. Быел дәүләт хисабына кырымтатар телендә тик биш китап чыгачак.

– Гомумән, кырымтатар әдәбиятын яшәтәчәк әсәрләр языламы?

– Андый әсәрләр бар, ләкин күп түгел.

– Картларны алмаштырачак яшь буын язучылар киләме әдәбиятыбызга?

– Шигърияттә Әминә Усәин, нәсер жанрында 23 яшьлек Гөлнара Ильясова бар.

– Бүгенге көндә кырымтатар әдәбиятының дәрәҗәсе нинди?​​– Халкыбызның вазгыяте ничек булса, әдәбиятыбызның хәле дә шундый. Язучыларга гонорар түләнми, дәүләт ягыннан игътибар юк.

– Әсәрләр тик акча өчен язылмый бит, андый әдәбият бәлки чын әдәбият та була алмас. Акча рус, украин телле язучыларга да түләнмәгәнгә ошаган. Бәлки без сүзебезне чын талантлар хакында алып барырга тиешбездер? Менә кем әдәбиятны яшәтте һәм яшәтәчәк?

– Әлбәттә, әдәбият тик акча өчен яратылмый, тик бу мәсьәлә дә мөһим.

– Соңгы тапкыр кырымтатар язучылары берлегенә җиде яңа әгъза кабул ителде. Аларның уртача яшьләре – 60 яшь. Бу язучыларның әдәбиятка бирәчәк җимешләре инде күп булмаска ошаган. Бу вазгыятьне үзгәртү өчен нәрсә эшләргә тиешбез?

– Милли мәктәпләрдә, матбугатта әдәбиятны пропаганда итәргә кирәк, дәүләт ягыннан язучыларга, әдәбиятка игътибар ителсә, болар комплекслы рәвештә эшләнсә, әдәбиятыбыз да бер юлга басар иде.

– Соңгы елларда чыккан кырымтатар язучыларының кайсы китапларны искә алыр идегез?

– Урие Эдемованың «Айдын геджеде» (в Светлую ночь) романы, Шерьян Алининның «Хатыралар юкю» публицистика очеркларын, Иса Абдураманның шигырь җыентыгын.

– Сез әзерләгән китаплар арасында иң кирәкле китап - кайсы китап?

– Әмәт-Хан Солтан хакындагы китап.


Дилявер Осман
www.Azatliq.org 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»