|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ФАЗЛЫЕВА НӘСИМӘ1960 елның 2 апрелендә Азнакай районы Урсай-Ключ авылында туганмын (хәзер инде ул авыл юк). Авыл һавасын сулап, чишмә суларын эчеп, кошлар җырын тыңлап үскәнгәме, мин кечкенәдән үк табигатькә гашыйк. Менә яз җитә, бар тереклек кояшка үрелә, ә кышын агачлар ал-ак күлмәген киеп куя. Мин - беркатлы кечкенә кызчык, шуларга сокланып карап торам. Шул турыда язасым, кешеләргә җиткерәсем килә. Киләчәк тормышым һәм һөнәрем дә мине язудан, күңелдәге хисләрне кешеләргә җиткерү бәхетеннән мәхрүм итмәде. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, Азнакай район газетасы "Маяк"та эшли башлавыма да 10 ел вакыт узган. Журналист буларак, язам да язам... Йөрәгем аша күпме кеше язмышлары уза! Күңелдән шигъри дулкыннар ургыла. Язмыш минем өчен бераз кырысрак булды. Әмма толлык ачысын ике балам - ике канатым, яраткан эшем оныттыра һәм шигырьләремдә җаныма шифа табам.
. |
Иң күп укылган
|