поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ФАТЫЙХОВА ЭЛЬВИРА

Җирәнгеч татарлар?!

20 сентябрьдә кинотеатрларда «Орда» фильмы күрсәтелә башлады. Ул зур экраннарга чыкканчы ук, сюжетын азмы-күпме күзаллый ала идек, чөнки фильм тирәсендә ыгы-зыгы күп булды. Әле менә узган атнада гына шул фильмга ике билет бүләк иттеләр дә, ниһаять, мин дә «Орда»ны карап, татарлар турында шактый «мәгълүмат» туплап кайттым.

Сюжет әллә ни катлаулы түгел. Вакыйгалар Алтын Урда башкаласы Сарай-Бату шәһәрендә бара. Җанибәк Тайдулла ханның әнисе тик торганда сукырая һәм булган бар шаманнар, дәвачылар, табиблар аны дәвалап карыйлар, ләкин бар да – нәтиҗәсез. Алтын Урдага Мәскәү митрополиты Алексий могҗизалары турында сүзләр килеп ишетелә. Мәскәүгә вәкил булып килгән татарлар, Мәскәүгә яу килү белән куркытып, Алексийны үзләренә алып китәләр. Ул урысларны саклап калу өчен генә (мәрхәмәтле җан диясе килә – авт.) юлга кузгалырга мәҗбүр була. Алексийны Федька исемле егет озата бара…

Сюжет сызыгы булса да, бу фильмны төшерүчеләр аңа мәгънә салырга оныткан, ахры. Әллә соң аның мәгънәсе милләтләрне бүлеп күрсәтү, татарларны мыскыл итү, түбәнсетү булды микән?! Шулай булгандыр, мөгаен. «Провославная энциклопедия» киностудиясе төшергән бу фильмга урыс дәүләте юктан гына 12 миллион доллар бүлеп бирмәгәндер. Ә ул акчаны урыс дәүләте кайдан алган? Казнага җыелган сезнең һәм безнең салымнардан билгеле.

Кинотеатрдан чыкканда, урыслар минем татар булуымны абайлап алып, берәр почмакка алып кереп үтереп калдырмасын, шулай итеп ата-бабалары өчен миннән үч алмасын дигән уйлар да өйгә кайтып җиткәнче артымнан калмады… Үч алырлыклары да бар шул. Фильмда татарлар бик күп төрле яктан ачыла һәм аларга каршы нәфрәттән башка хис була да алмый.

Беренчедән, фильмдагы татарлар бик вәхши. Тиктомал кеше сую – татарлар өчен иң вак әйбер. Тоткын итеп алып кайткан урысларны алар зур бер агач тәгәрмәч янына бастырып карый да, җилкәсе шул тәгәрмәчтән чыгып торса, шунда ук башын чаба. Зур экранда, башы бер якта, гәүдәсе икенче якта яткан һәм муеныннан сиптереп кан аккан урыс кешесе мәете зур планда күрсәтелә. Ә калган тоткыннарны алар эт урынына да күрмичә, ашатмыйча-эчертмичә, коточкыч шартларда эшләтәләр. «Монда өч атнадан артык яшәгән кеше юк әле», – ди бер урыс кешесе, фильмдагы диалог барышында. Әле җитмәсә, татарлар ул тоткыннарны узып барышлый гына да суеп китәргә мөмкин. Кызыктан… Атның муенына пычак тыгып алып, шуннан сиптереп торган канны да касәгә җыеп эчә бу кансызлар.

Шулай ук тәхетне дә бик җайлы гына бүлешәләр, аларда гаделлек һәм вәхшилек төшенчәсе – бер үк мәгънәне белдерә. Кем көчлерәк, шул килеп ханны буып яки суеп үтерә дә, үзе шуның урынына менеп утыра.

Икенчедән, татарлар бик пычрак халык. Аларның тәннәре һәрдаим шакшы (юынмыйлар да, ахры). Битләре майлы, куллары кара… Ап-ак тәнле, чиста-пөхтә урыслар янында алар галәмәт дәрәҗәдә булдыксыз, кыргый җан ияләре булып күренә. Киемнәре дә мактанырлык түгел. Бер кызның кар өстеннән дә яланаяк чабып йөрүен күреп, тәмам аптырашта калдым.

Өченчедән, без, татарлар, урысларны аракы эчәргә өйрәткәнбез икән. Алексийны Мәскәүгә китергәндә юлчылар ялга туктый, шул чакта татарлар Федорны кыстый-кыстый, аннары мәҗбүриләп аракы эчертеп, исертеп бетерәләр. Әле урысларны тиз исерүдә гаепләп көләләр дә. Фильм барышында хан да һәрдаим исерткеч эчемлек куллана.

Дүртенчедән, татарлар гел ит кенә ашый. Урамда йөргәндә дә кулларына бәрән аягы тотып, шуны кимереп йөрүләре дисеңме, өстәл артында дисеңме… Авызларыннан май агып тора. Шуны җиңнәре белән сөртәләр. Хан исә, май агып торган кулын кемнеңдер башына сөртеп куярга да күп уйлап тормый.

Бишенчедән, татарлар әллә нинди мәгарәләрдә, комнан төзелгән биналарда яши. Кыргыйлар, кыскасы.

Алтынчыдан, аларның хатыннары да шул дәрәҗәдә кансыз һәм хиссезләр, хәтта ки үз бармакларын да бер тавыш-тын чыгармый гына балта белән чабып төшерергә, утка атарга мөмкиннәр.

Җиденчедән, «Орда»да татарларны «поганые» дип атау очраклары да күзәтелә. Ә урыслар бик буйсынучан, сабыр, акыллы һәм укымышлылар. Әле җитмәсә, Алексий: «Түбәнсетелгән кеше күтәрелер, түбәнсеткән кеше үзе шундый көнгә калыр», – дигән сүзләр әйтә. Менә бит алар нинди мескен булган, ничек тилмереп яшәгән икән.

Болары – минем истә калган мизгелләр генә. Махсус эзләп утырсаң, фильм аша үз милләттәшләребез тарихы турында тагын бик күпне белергә булыр иде.

Тарих дигәннән… Бу фильмны интернетта бик күп җирдә нәкъ менә «тарихи фильм» дип язалар. Алтын Урда чорының археология белгече, тарих фәннәре кандидаты Вадим Рудаков – шушы фильмны оештыру барышында катнашкан белгечләрнең берсе. Ул, инде фильм экраннарга чыкканчы ук, сценарийдагы бик күп элементларның тарихка бөтенләй туры килмәвен матбугат чараларына сөйләгән иде. Шуның аркасында Вадим кино төшерүчеләр белән эш барышында ук хезмәттәшлектән баш тарткан булган. Фильмның татарларга ошамаячагын да ул алдан ук әйтте.

Соңгы арада мөселман фильмнарын экстремистлыкта гаепләү, Ислам китапларын тыю очраклары артты. Миңа калса, беренче чиратта нәкъ менә «Орда» фильмы экстремистик дип танылырга һәм экраннарга чыгарылмаска тиеш иде. Татарстанда бу фильмны күрсәтеп акча җыеп яту түгел, аны безнең республика чигенә якын да китерәсе түгел иде. Хәзер менә борын төбендә, безнең үк акчага төшерелгән фильмны безгә күрсәтеп, тагын безне мыскыл итәләр, ә без янә дәшми утырабыз. Түләгез, татарлар, салымны, күбрәк түләгез, сайлауларга да 105% итеп килегез, дип эчтән генә көлемсерәп, безне ни әйтер дип күзәтәләрдер кебек миңа. Шушы ук фильмның Мәскәүдә узган халыкара кинофестивальдә иң яхшы хатын-кыз роле һәм иң яхшы режиссер номинацияләрендә бүләкләнүен дә билгеләп үтәргә кирәк монда. Урыслар бөеклеген күрсәтүче шундый яхшы фильмны ничек бүләкләмисең ди инде?!

Әле генә Чечня республикасында суд аша «Невинность мусульман» фильмын тыйдылар. АКШта төшерелгән Исламга каршы бу фильмда Мөхәммәд пәйгамбәр никахсыз туган, ахмак бер ир итеп сурәтләнә. Чечен халкы шунда ук тимерне кызуында сукты, үз сүзен әйтә алды. Хәзер бу фильмны бөтен Русиядә тыймакчылар… Ә безнең Татарстанда «Орда»га каршы ник бер кеше бер сүз әйтсен…


"Безнең гәҗит" 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»