поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЕНИКИ ӘМИРХАН

(1909–2000)

Күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев) 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.

Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Ә.Еники 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.

1927–1933 еллар арасында Ә.Еники Донбасста – ликбез курсларында укытучы, Казан мех фабрикасында – сортировщик, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул Ватан сугышына кадәр Казандагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934–1935), кинофикация трестында инструктор (1935–1936), «Азеркино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936–1937), Казанның 2 нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937–1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомумбелем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941–1945 елларда әдип – Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларында рядовой солдат булып хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Ә.Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар бүлеге мөхәррире булып эшли, 1950–1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта. 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

Аерым журналистик язмалары һәм «Дус кеше» (1929), «Пожар» (1929), «Никуличева һәм аның иптәшләре» (1934), «Көзнең бер кичендә» (1939) шикелле повесть, хикәяләре белән сугышка кадәр үк матбугатта исеме күренгәләсә дә, Ә.Еники үзенчәлекле язучы-художник буларак, нигездә, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда формалаша. Аның «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944), «Кунакчыл дошман» (1945), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады» (1956) кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып саналырга хаклы. Аларда дәһшәтле сугыш шартларында гади совет кешесенең рухи чыдамлыгы, тыйнаклыгы, юлындагы авырлык-кыенлыкларны батырлык белән кичерүе һәм тормышка, яшәүгә булган тирән ышанычы сәнгатьчә калку итеп сурәтләнә. Әдип барыннан да элек сугыш чынбарлыгының кеше рухында, табигате-холкында чагылышын анализлый һәм көндәлек тормыш вакыйгалары, детальләре аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик төгәллек белән, тәэсирле итеп ачуга ирешә.

Тормыш күренешләрен һәм кеше характерларын анализлауда психологик тирәнлеккә омтылу илленче-җитмешенче еллар арасында әдипкә тагы да зуррак иҗади уңышлар алып килә. Язучының «Рәхмәт, иптәшләр!» (1951–1952), «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөҗдан» (1968), «Без дә солдатлар идек» (1971), «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) исемле повестьлары, «Ялгызлык» (1957), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964), «Төнге тамчылар» (1964), «Коръән хафиз» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Курай» (1970), «Тынычлану» (1978) кебек хикәяләре, кешеләр арасындагы төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне реалистик рухта яктыртуы һәм заманны борчыган әхлакый-этик проблемаларны кыю рәвештә күтәрүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнүләре җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаеклар. Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернең фәлсәфи үткенлеге һәм драматик киеренкелеге, форманың пөхтә һәм җентекле эшләнүе, тел-сурәтләү чараларының төрле стилистик буяуларга, образлы фикерләүдәге милли үзенчәлекләргә бай булуы – болар Ә.Еники талантының төп сыйфатларын тәшкил итәләр.

Ә.Еники иҗатында юмор-сатира, әдәби тәнкыйть, очерк, публицистика, мемуар жанры әсәрләре һәм әдәби тәрҗемәләр дә зур урын били. «Күсия ханым», «Күңелсез мәҗлес», «Кунакта», «Бөке», «Сыбызгы» кебек кыска хикәяләрендә («Чәнечкеле хикәяләр» җыентыгы) ул үткен-җор тел, оста тотып алынган тормыш детальләре ярдәмендә җәмгыятебездә очрый торган кире типларның гомумиләштерелгән сатирик портретларын күз алдына китереп бастыра. Гомумән, юмор-сатира Ә.Еники язу стиленең мөһим хасиятләреннән берсе булып, аның элементлары теге яки бу күләмдә язучының һәрбер әсәрендә диярлек очрый.

Ә.Еникинең иҗтимагый тормыштагы актуаль мәсьәләләргә багышланган публицистик мәкаләләре, очерклары, әдәбият-сәнгать турындагы уйланулары һәм истәлек язмалары, бергә тупланып, 1983 елда аерым китап булып чыга. Сиксәненче еллар башында исә «Казан утлары» журналы битләрендә (1981, № 10, 11; 1982, № 12; 1985, № 1, 2) әдипнең яңа әсәре – автобиографик материалларга нигезләнеп язылган «Соңгы китап» исемле документаль повесте дөнья күрә.

Ә.Еники – әдәби тәрҗемә остасы. Ул украин язучысы О.Гончарның «Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр», 1951) романын, А.Островскийның «Без вины виноватые» («Гаепсез гаеплеләр», 1953) драмасын, М.Бубенновның «Белая береза» («Аккаен», 2 нче кисәк, 1954) романын, К.Паустовскийның «Летние дни» («Җәй көннәре», 1960) исемле хикәяләр җыентыгын, Э.Казакевичның «Синяя тетрадь» («Зәңгәр дәфтәр», 1964), Ч.Айтматовның «Беренче мөгаллим» (1965) повестьларын һәм күп кенә СССР халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аның үзенең дә төп әсәрләре рус теленә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.

Ә.Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнә. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1985 ел, 14 гыйнвар Указы нигезендә ТАССР Югары Советы Президиумының мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдипкә 1989 елда «Татарстанның халык язучысы» дигән исем бирелә.

2000 елның 16 февралендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.

Ә.Еники – 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дус кеше: хикәя. – Казан: Татиздат, 1929. – 64 б. – 3000 д.
Хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 128 б. – 10165 д.
Кояшлы иртә: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 72 б. – 5065 д.
Егет кунакка кайтты: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 130 б. – 5000 д.
Рәхмәт, иптәшләр!: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 124 б. – 5000 д.
Саз чәчәге: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 96 б. – 8000 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 468 б. – 8000 д.
Ялгыз каз: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 15 б. – 9000 д.
Йөрәк сере: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 110 б. – 10000 д.
Ике матур: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 84 б. – 6000 д.
Чәнечкеле хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 142 б. – 9000 д.
Өч повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 376 б. – 15000 д.
Салават күпере: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 235 б. – 15000 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970–1971. – 12000 д.
1 т.: хикәяләр, очерклар, повестьлар / кереш сүз авт. Г.Халит. – 556 б.
2 т.: повесть, хикәяләр, юмор, сатира. – 512 б.
Без дә солдатлар идек: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 216 б. – 15000 д.
Гөләндәм туташ хатирәсе: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 184 б. – 30000 д.
Юлчы: хикәяләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 480 б. – 15000 д.
Хәтердәге төеннәр: мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 224 б. – 10000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990–1991. – 15000 д.
1 т.: повестьлар. – 463 б.
2 т.: повестьлар. – 316 б.
3 т.: хикәяләр. – 416 б.
Җиз кыңгырау: сайланма хикәяләр җыентыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 224 б.
Әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000–2004. – 5000 д.
1 т.. хикәяләр. – 447 б.
2 т.: повестьлар. – 447 б.
3 т.: повестьлар. – 400 б.
4 т.: истәлекләр. – 479 б.
5 т.: публицистик язмалар, мәкаләләр. – 479 б.

* * *
Йөрәк сере: повестьлар, хикәяләр. – Өфө: Китап, 1963. – 303 б. – 6000 д. (Башкорт телендә.)
Вөҗдан: повестьлар. – Өфө: Китап, 1996. – 432 б. – 5000 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Спасибо, товарищи!: повести, рассказы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1955. – 259 с. – 15000 экз.
Сердце знает: повесть, рассказы. – М.: Сов. писатель, 1963. – 144 с. – 30000 экз.
Шило в мешке: рассказы, фельетоны / пер. с татар. З.Халитовой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 83 с. – 30000 экз.
Марево: повесть, рассказы / вступ. статья Р.Мустафина. – М.: Худож. лит., 1968. – 186 с. – 50000 экз.
Глядя на горы: рассказы, повесть. – М.: Современник, 1974. – 380 с. – 150000 экз.
Одно лишь слово: повести, рассказы / пер. с татар. А.Богданова. – М.: Современник, 1977. – 272 с. – 100000 экз.
Гуляндам: роман / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 176 с. – 10000 экз.
Повести и рассказы / пер. с татар. А.Бадюгиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 256 с. – 50000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хатипов Ф. Себердән хат // Сов. Татарстаны. – 1956. – 13 март.
Әмирхан Еникигә илле яшь // Сов. әдәбияты. – 1959. – № 3. – 81 б.
Халит Г. Таләпчән һәм эзләнүчән талант // Казан утлары. – 1969. – № 3. – 112–128 б.
Гыйззәтуллин Н. Әмирхан Еники повестьларының сюжет-композиция үзенчәлекләре // Татар совет әдәбиятының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 191–208 б.
Миңнуллин Ф. Әдәби герой диалектикасы // Ф.Миңнуллин. Якты юллар: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 12–25 б.
Халит Г. Кешеләр һәм язмышлар // Г.Халит. Кешегә һәм чынбарлыкка мәхәббәт белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 116–148 б.
Низамиев Р. Әмирхан Еники янында // Идел альманахы. – 1977. – № 8. – 56–59 б.
Сверигин Р., Хатипов Ф. Тормыш моңын тоеп // Казан утлары. – 1978. – №1. – 128–132 б.
Сверигин Р. Фатих Хөсни һәм Әмирхан Еники прозасында сурәтләү чаралары: татар әдәбияты мәсьәләләре. – 8 җыентык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 16–29 б.
Вәлиев М. Халык күңеленә илткән юл // Ялкын. – 1979. – №3. – 22–23 б.
Сафиуллина Ф. Рухи матурлык җырчысы // Казан утлары. – 1979. – №3. – 122–127 б.
Вәлиев М. Иҗатчы бәхете // М.Вәлиев. Табарга һәм югалтмаска: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 69–76 б.
Мөхәммәдиев Р. Тынгысызлыкка чакыру // Р.Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 124–129 б.
Вәлиев М. Еники дәресләре // Татарстан яшьләре. – 1989. – 18 февр.
Каләмдәшебез турында // Соц. Татарстан. – 1989. – 25 март.
Бәшир Ф. Галиҗәнап сүз остасы // Казан утлары. – 1992. – № 2. – 167–173 б.
Президент Минтимер Шәймиевтән язучы Әмирхан Еникигә ачык хат // Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 6 авг.
Миргазиян Ю. Акъәбинең кабере янында // Казан утлары. – 1998. – № 9. – 163–172 б.
Камалетдинова Р. Милли рухыбыз җырчысы // Сөембикә. – 1999. – № 2. – 30–35 б.
Галимуллин Ф. Ил агасы фатихасы // Мәдәни җомга. – 1999. – 26 февр.
Олуг әдибебез бар // Казан утлары. – 1999. – № 3. – 48–53 б.
Хатипов Ф., Сверигин Р. Рәшәле дөнья // Мирас. – 1999. – № 3. – 45–60 б.
Садә Г. Үз туксаны туксан // Шәһри Казан. – 1999. – 16 февр.
Миңнуллин Р. Татар прозасының шагыйре Әмирхан Еникигә – 90 // Татарстан яшьләре. – 1999. – 4 март.
Батулла Р. Әдип // Ватаным Татарстан. – 1999. – 18 июнь.
Юнысова А. Җанга якын җаннар китә тора // Ватаным Татарстан. – 2000. – 19 февр.
Хәлиуллин И. Татар әдәбиятының әхлакый вөҗданы // Татарские новости. – 2004. – № 3. – 13 б.
Вәлиев Н., Салихов Р. Әмирхан Еники // Н.Вәлиев, Р.Салихов. Әдәби Алабуга. – Алабуга: АДПУ, 2005. – 141–147 б.
Идрисов Р., Идрисова В. Әмирхан Еники һәм хәзерге әдәби процесс // Р.Идрисов, В.Идрисова. Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләре. – Казан: Казан дәүләт ун-ты, 2006. – 95–98 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»