|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ЭЛЕКТРОН ВИЗИТКАКүргәнегез бардыр, эшлекле кешеләр, очрашкач, бер-берсенә визит карточкалары биреп калдыралар. Анда, гадәттә, телефон, факс номерлары, адрес, исем-фамилия, кешенең һөнәре язылган була. Тормышыбызда компьютерларның киң таралуы шушы визиткалар алмашу культурасын югарырак дәрәҗәгә күтәрде. Кәгазь визиткаларга алмашка электрон визиткалар килде. Дөрес, алар киң таралыш таба алмады. Электрон визитканы компакт-дискның кече туганы дисәң дә була. Аны һәр компьютерның CD ROM җайланмасы кабул итә. Әмма компакт-диск 700—800 мегабайт мәгълүмат сыйдыра алса, электрон визиткада урын әзрәк. Мәсәлән, үземнең кулыма эләккән визиткалар 16 мегабайтлы гына. 16 мегабайтлы визит карточкасына шактый гына текст, фотолар, хәтта фильм да яздырып була. Визитка хуҗасының ни белән шөгыльләнгәненә карап инде. Күп очракта визитканың эчтәлеге теге яки бу интернет сайтныкы белән аваздаш була. Бу технология бигрәк тә сату-алу, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче кешеләр өчен бик уңайлы. Күп санлы каталоглар, прайслар, реклама китапчыклары ташыйсы юк. Интернетка чыгу да кирәкми. Визиткаңны бирдең дә, вәссәлам. Синең һәм фирмаң турындагы бөтен кирәкле мәгълүмат — кош теле хәтле пластик карточкада. |
Иң күп укылган
|