поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ДУНАЙ ФАЯЗ

(1936–2007)

Публицист, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, шигъри әсәрләр авторы Фаяз Дунай (Фәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллин) 1936 елның 15 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Алпар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәптә укыган елларында ук хезмәт юлын башлый: колхозда комбайнчы ярдәмчесе, комбайнчы, диспетчер булып эшли. Алпар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1954–1957 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый, аннары, укуын бүлеп, Мөслим, Кайбыч, Балык Бистәсе район газеталарында мөхәррирлек тәҗрибәсе туплый. Университетта укуын ул татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам итеп, 1967 елда югары белем алып чыга.

1970 елдан Фаяз Дунай – КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешендә: балта остасы һөнәреннән башлап Төзелеш идарәсенең кадрларга техник белем бирү, оператор-диспетчер хезмәте күрсәтү бүлекләре башлыгы вазифаларын башкара, Чаллы елга портында җитәкче урыннарда эшли.

Көндәлек матбугатта Фаяз Дунай узган гасырның илленче елларыннан бирле языша. Ул – әдәби хәрәкәткә, иҗтимагый-мәдәни һәм милли яшәешкә кагылышлы җитди проблемаларны кыю күтәргән күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, тәнкыйди язмалар, эсселар, памфлет һәм фельетоннар авторы. Аның «Язмышлар дәрьясы», «Экранда күрсәк икән» кебек әдәби-тәнкыйди очерклары, «Зая гомер» памфлеты, «Иманнар какшаган дәвер», «Шаукым», «Көрәшми азатлык килми», «Ялганның киләчәге юк» кебек сәяси-публицистик мәкаләләре, Мирсәет Солтангалиев шәхесенә багышланган «Алданган пәйгамбәр» исемле күләмле эссе-мәкаләсе, КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелеше чорында шәһәр хакимиятен җитәкләгән Рәис Беляев турындагы хатирәи язмалары («Онытылмас Рәис») укучылар арасында һәм җәмәгатьчелектә киң яңгыраш табалар. Әдипнең бу төр әсәрләренең бер өлеше аның «Белеп язуга ни җитә» (1990), «Таңнарның кадерен белик» (1990) исемле җыентыкларында урын ала.

Фаяз Дунай – поэзия, драматургия, прозаның эрерәк жанрларында да үзенең каләм көчен сынап караган әдип. 1996 елда аның Чаллыда шигъри әсәрләре тупланган җыентыгы басыла («Җанымның әрнүләре»). «Сөюнең сынаулары бар» исемле драмасы исә 1987 елда ук драматургларның Бөтенсоюз семинарында белгечләрнең югары бәясен ала.

Фаяз Дунай 1994 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Ул 2007 елда Яр Чаллы шәһәрендә вафат була.

Ф.Дунай – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Белеп язуга ни җитә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 100 б. – 2700 д.
Таңнарның кадерен белик: әдәби очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 187 б. – 1000 д.
Җанымның әрнүләре: чәчмә, тезмә шигырьләр, драма / кереш сүз авт. Р.Хисмәтулла. – Чаллы: КамАЗ, 1995. – 176 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маннапов Ш. Бунтарь рухлы әдип // Шәһри Казан. – 1996. – 13 гыйнв.
Журналның Фаяз Дунай иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2002. – № 10. – 59–208 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»